Внеклассная работа по теме1 сентябрь-Белем бэйрэме (1-4сыйныфлар очен)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче сентябрь -

Белем бәйрәме

(2- 4 сыйныфлар өчен )

Внеклассная работа по теме1 сентябрь-Белем бэйрэме(1-4сыйныфлар очен)

Тема: 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме

Голнур Нуриева, Кукмара районы Каенсар башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: 1. Укучыланы белем иле- мәктәпкә туплау, аларда мәктәпкә уңай позицияләр формалаштыру; 2. Сораулар, табышмаклар аша укучыларның белемнәрен тикшерү, кызыксынучанлыкларын арттыру; 3. Өлкәннәрне, иптәшләрен хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: «Исәнме, мәктәп, исәнме!», «Мәктәбем- белем учагы», «1 нче сентябрь- Белем бәйрәме» плакатлары, бизәлгән кыңгырау, компьютер.

Зал кәгазьдән кисеп буялган көзге яфраклар, чәчәкләр, шарлар белән бизәлә. Мәктәп директоры яңа уку елы белән укучыларны, килгән кунакларны котлап бәйрәмне ачып җибәрә.

Алып баручы.

Исәнмесез, бәйрәмдә катнашучы хөрмәтле дусларыбыз-укучылар, әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм Беренче сентябрь-Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Һәр яңа көн алып килсен сезгә

Шатлыкларның бары яңасын.

Сөенечләр юлдаш булсын сезгә,

Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.

Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

1 нче укучы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда.

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче укучы. Тыңладым әкрен генә

Искәндә бәйрәм көн җилен.

Анысы да сөйли тагын:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

3 нче укучы. Бүген олы бәйрәм бездә:

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен.

4 нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

5 нче укучы. Мәктәп безнең төп йортыбыз.

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

6 нчы укучы. Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнне

Түземсезләнеп көттек.

7 нче укучы. Белем иле кайчак миңа

Никтер серле урман кебек.

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

Сукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек.

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

Атлыйм белем сукмагыннан

Тормышка юл салган кебек.

Әллә шуңа дөнья миңа

Гел яктыра барган кебек.

Күмәк җыр. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

8 нче укучы. Чәчәкләр тотып кулларга

Без чыктык озын юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

9 нчы укучы. Исәнме, саумы, сентябрь-

Безнең яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

10 нчы укучы. Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

11 нче укучы. Җәй буена без үскәнбез

Мәктәбебез дә бизәлгән.

Эченә кергәч, исем китте:

Бар нәрсә дә үзгүргән.

Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучыбыз икән!

Күмәк җыр. « Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

12 нче укучы. Сабыр, кешелекле һәм тырыш

укытучыларыбыз!

13 нче укучы. Шаян, шук һәм хәйләкәр

укучыларыбыз!

14 нче укучы. Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

15 нче укучы. Безне якын итеп килгән кунаклар!

Бергә: Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

(Укытучыларга, килгән кунакларга чәчәкләр тапшырыла)

Алып баручы.

Ә хәзер, укучылар, минем сезне сынап карыйсым килә. Каникулда 3 ай ял итеп 1 нче, 2 нче, 3 нче сыйныфта алган белемнәрегезне онытып бетермәдегезме икән? Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын табып карагыз.

  1. Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

  1. Эз салып кара тактага

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри-йөри

Үзе бәләкәйләнә. (Акбур)

  1. Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар берүк эш. (Буяу карандашлары)

  1. Туры сызык сызар өчен

Мине куярга кирәк. (Линейка)

  1. Бер байлык бар- янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый (Белем)

  1. Портфельдә ятам,

Ничек укыганыңны әйтәм. (Көндәлек)

Алып баручы.

Табышмакларны чишә алдыгыз. Ә укыган әкиятләрнең геройларын хәтерлисезме икән? Әкият геройларын да табып карагыз әле.

  1. Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Cу анасы)

  2. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, бүредән, аюдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган. Ул нәрсә? (Кабартма)

  3. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр? (Шүрәле)

  4. Шүрәленең бармагын кем кыстырган? (Былтыр)

  5. Тели ул сезгә, дуслар,

Чын күңелдәп саулыклар.

-Курыкмагыз уколдан,

Чыныгыгыз салкыннан!

Булмасын,-ди,-бронхит.

Ул бит-Доктор............(Айболит)

  1. Ул яши- түбәдә.

Ярата- торт, варенье,

Конфет һәм печенье. (Карлсон)

Алып баручы. Әкият геройларын да яхшы беләсез икән, молодцы!

Күмәк җыр. «Туган тел»

16 нчы укучы. Яңгырыйдыр һәр төбәктә

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, син,

Өр-яңа уку елы!

(1 бала кыңгырау шалтырата)

Алып баручы. Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

Сөенеп карый Ил-ана аның барышына

Олылап һәм зурлап әйтә, әйтә барысына:

« Үс, балам!»- диеп,

«Кеше бул!» -диеп.

Каршылый мәктәп, каршылый сөеп:

«Кеше бул!» -диеп.

«Кеше бул!» -диеп.









© 2010-2022