Әдәби уку Мәңгелек һәйкәл хикәясе (3 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - Сатламыш урта гомуми белем бирү мәктәбе











3 нче сыйныфта

әдәби уку фәненнән

дәрес конспекты

Дәрес темасы: Җәвад Тәрҗеманов "Мәңгелек һәйкәл»хикәясе.







Сатламыш урта гомуми белем

бирү мәктәбенең 3 В сыйныф

укытучысы

Ахметова Гөлнур Сәйдәш кызы

Сингапур технологиясен кулланып дәрес планы.
3 нче сыйныф. Әдәби уку
Тема: Җәвад Тәрҗеманов "Мәңгелек һәйкәл»хикәясе.
Максат: Җәвад Тәрҗемановның "Мәңгелек һәйкәл»хикәясе өстендә эшләү; текстны кисәкләргә бүлә белү күнекмәләрен үстерү; һәр кисәктә төп фикерне билгеләп, терәк сүзләр ярдәмендә эчтәлек сөйләү күнекмәләре булдыру; талантлы шәхес белән таныштыру.
ҖИҺАЗЛАУ: "Уку китабы"(Р.Х.Ягъфәрова) дәреслеге ( 46,47 нче бит), сүзлек.
Техник чаралар: проектор, ноутбук, презентация.
Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.
Кулланылган структуралар: СТЁ ЗЕ КЛАСС, ТИК- ТЭК- ТОУ, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, Ол Райт Раунд Робин.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү

Коммуникатив гамәлләр: бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү


Дәрес барышы:
1.Оештыру моменты.
а) психологик уңай комфорт урнаштыру;
б) дежур укучы белән әңгәмә;
2. Үткәннәрне актуальләштерү.
а) өй эше тикшерү: ошаган әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләтү .
б) фонетик зарядка:сүзләрне дөрес уку (тактада)

в) СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы белән эшләү.
- Сез Казан шәһәренең нинди тарихи биналарын һәм һәйкәлләрен беләсез?

Ол Райт Раунд Робин структурасы буенча тикшерү.
3. Яңа материал өстендә эш. Дәреснең темасын ачыклату.

а)Презентация карап китү .Казан шәһәренең танылган биналары һәм һәйкәлләре.

б) Җәвад Тәрҗеманов "Мәңгелек һәйкәл» хикәясе өстендә эш.

-Язучы турында кыскача мәгълүмат.
- сүзлек өстендә эш:

-геометрия - предметларның формасын һәм үлчәмен өйрәнә торган фән;

-колонна- бинаның эчке өлешләрен терәп тотып торган юан һәм озын багана;

- бюст- гәүдәнең билдән яки күкрәктән югары өлешен чагылдырган сын;

- статуя- сын;

-пространство- озынлыгы һәм күләме булган форма.

в) Хикәяне бер кат кычкырып укып чыгу;
г) Хикәяне кисәкләргә бүлеп уку;
- Беренче кисәктә сүз нәрсә турында бара?
- Икенче кисәктә сүз нәрсә турында бара?
- Өченче кисәктә сүз нәрсә турында бара?
4.ФИЗМИНУТ - Фолоу зе лидер структурасы
5. Ныгыту.
а) Рәсем буенча эшләү (д.46 нчы бит)
- Казанда нинди галим яшәгән һәм иҗат иткән?
- Лобачевский ничә яшендә математика профессоры булган?
- Аңа һәйкәл кемнәр акчасына салына?
б) ТИК- ТЭК- ТОУ структурасы белән эшләү. Лобачевский турында хикәя төзү. Сүзләр:Лобачевский,профессор,математика,Казан,университет,ректор,

һәйкәл,Кремль,галим.
в) Лобачевскийның яшьләргә әйтеп калдырган саубуллашу сүзләрен укыту.Бу сүзләр сезгә кагыламы? Кемнәр тырышканда гына,Лобачевскийның теләкләре тормышка ашачак?

5. Йомгаклау. Билгеләр кую.
6. Өй эше бирү. : 1.Җәвад Тәрҗемановның "Мәңгелек һәйкәл»хикәясенең эчтәлеген сөйләргә( дәреслек - 46 нчы бит)

2. Танылган шәхесләр турында мәгълумат тупларга.


© 2010-2022