Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 класс Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Р. Вәлиева “Бөтен дөнья ак кына”

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 класс

Тема: Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Р.Вәлиева "Бөтен дөнья ак кына". Максат. Табигатьнең иң саф, гүзәл мизгелләренең берсе - кыш турында күзаллауларын үстерү. Авторларның табигать фасылларына багышланган әсәрләре белән танышу. Бурычлар: 1) Р. Вәлиева, Ш. Галиев иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. 2) Картиналар телен өйрәнүне камилләштерү. 3) Йөгерек укуны ныгыту өстендә эшләү. Материал. Дәреслекнең 15-16 нчы битләре. Р.Вәлиеваның "Бөтен дөнья ак кына», Ш. Галиевнең «Урман ява» шигырьләре. Җиһазлау. Р. Вәлиева портреты, «Бөтен дөнья ак кына» шигыренең аудиоязмасы, электрон дәреслек.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сәнгать.



ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү. РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның белем бирүче үстерешле биремнәре

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

1 этап. Оештыру өлеше.

  • укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү.

1 этап.Оештыру.

Туган телем, газиз телем,

Син - үз телем.

Синдә - фәһем,

Синдә - гыйрфан,

Синдә - гыйлем,

Авазлары ерак-ерак бабамнарның,

Ишетсеннәр иде шуны балаларым!

Илсөяр Ихсанова. «Туган телемә»

Коммуникатив эшчәнлек.

Шәхси эшчәнлек.

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.

Хикәядә үзеңә ошаган өзекнең эчтәлеген сөйләү.

Фронталь эш оештыру.

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Үткән дәрес материалын кабатлау. Өй эшен тикшерү, бәяләү.

- «Көз» хикәясенең эчтәлеген сөйләү. - Ике рәссамның «Каенлык» картиналарын чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын билгеләү.

- Көз турында үзләре язып килгән сынамышларны уку.

Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).

3 этап. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Физминутка

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

Практик эзләнү эшендә катнашу.

Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.

Тикшерү.Кара-каршы.

Физминутка

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.

Практик эзләнү эшен оештыра.

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру. Төп авырлык ике рәссамның бер үк темага язылган картиналарын күзәтү булыр, мөгаен.


Физминутка.

Шәхес буларак эшчәнлек.

Коммуникатив эшчәнлек

Танып- белү эшчәнлек.

Коммуникатив эшчәнлек

4 этап. Яңа материалны аңлату.

Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.

Максат: таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру.

Текст белән танышу.

Гөжләп уку.

Абзацлап кычкырып уку

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Текстның эчтәлеген укучыларга дөрес дикция, аһәң белән җиткерү.

Сүзлек өстендә эш .(Экранда) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү. 1) 15 нче биттә бирелгән рәсем буенча әңгәмә. 2) Р. Вәлиеваның «Бөтен дөнья ак кына» шигырен уку.

- Р. Вәлиева турында укытучы сөйләве, укучыларны*, укылган әсәрләре турында фикерләрен тыңлау. 3) Сорауларга җавап.

  • Шигырьдә кайсы сүз еш кабатлана? Ни өчен дип у§. лыйсың?
  • Шигырьне уку кыенмы?Кайсы юлларны укыганда аңла. шылмаучылык туарга мөмкин? Синең күз алдыңда нәрсәләр җанлана?
  • Автор күренешләрне кайдан торып күзәтә: өй эченнәнме әллә урамнанмы?

• Син ничек уйлыйсың? Үз фикереңне әйтеп кара.

• Шагыйрь безне тирә-якны да, каенны да, кар өстендәге эзләрне дә, Актырнакны һәм Кар кызын да бер үк вакытта күзәтергә мәҗбүр итә.


Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру.

шәхси универсал. укыту гамәлләрен формалаштыру.

5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Максат - ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Текст белән танышу.

Текстны "гөжләп" укып чыгу.

Сәнгатьле уку

Сорау-җавап бирүдә катнашу.

Укучыларны активлаштыру.

Схема өстендә эш.

ян-якка (бөтен дөнья) < -->

аска (эзләр) ---^
өскә (каен башы)
аска (Актырнак) --^
алга (дөнья)) ^

Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру

Коммуникатив

эшчәнлек.

6 этап. Мөстәкыйль эш.

  • :укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.

Практик эзләнү эшендә катнашу.

Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.

Практик эзләнү эшен оештыра.

Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру.

Ш. Галиевнең «Урман ява» шигырен уку.


Танып- белү эшчәнлек

7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү.

Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.

Укучыларны активлаштыру.

1. Сорауларга җавап.

  • «Урман ява» шигыренең төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Шагыйрь: «Урман ява», - ди. Син бу җөмләне ничек аңлыйсың?
  • Көз көне агач һәм үсемлекләрнең орлыклары җитешә, алар җиргә коела башлый. Җиллерәк көнне урманда йөрсәң, яңгыр яуган шикелле була. Бу нилектән шулай?
- Ә син орлыкларның нинди юллар белән таралуын онытмадыңмы? Ясаган тәҗрибәне иптәшләреңә сөйли аласыңмы?

2. «Яфрак коелу» исемле сүзле картина ясау.

Коммуникатив эшчәнлек

Шәхес буларак эшчәнлек.

8 этап.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция.

Максат:дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин нәрсә белдем?

Ничек бәяләдем?

Үз фикерләрен

әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә. Сез бүген кайсы авторның нинди әсәрләре белән таныштыгыз?

I.. Кайсы әсәрне уку файдалы булды? Смайлик ярдәмендә кәефләрегезне аңлатыгыз.

Өй эше. 1) Шигырьләрнең берсен ятлагыз.

Коммуникатив эшчәнлек

Шәхес буларак эшчәнлек.

Регулятив эшчәнлен.



© 2010-2022