Конспект открытого урока по татарскому языку на тему Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр ( 3 сыйныф)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Дәрес тибы. Яңа белем үзләштерү. Максат: 1. Укучыларның ялгызлык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү, ныгыту. Исем турындагы белемнәргә таянып "уртаклык исемнәре" дигән төшенчә белән таныштыру; 2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели алу күнекмәләре булдыру, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. 3. Укучыларда мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү, телдән сөйләмне үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятү. Җиһазлау. индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары, "Туган як" газетасы, "Салават күпере" журналы, экран, ноутбук, проектор, А.Х. Нуриева "Татар теле" дәреслеге. Дәрес төре. Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә өйрәнгән темаларны ныгыту. Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү, парлап эшләү





















Дәрес барышы
  1. Мотивация.
- Балалар,карагыз әле тактага, нәрсә күрәсез? (елмаеп торган йөз) Музыка кушыла "Подари улыбку миру" - Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве, шулаймы? Елмаеп яшәсәң көн саен, Укырга, уйларга бик җайлы. Елмаерга өйрәнергә кирәк, Ачулыга бездә урын юк. Матур сүзләр әйтеп елмаегыз, Андый сүзләр бездә бик тә күп
  • Матур сүзләр әйтә беләбезме икән?
  • Хәерле көн, хәерле иртә, рәхмәт, исәнмесез, рәхим итегез, һ.б.
  • Әйдәгез, балалар, килгән кунакларга таба борылып матур итеп елмайыйк, ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз, миңа да елмаюларыгызны бүләк итегез әле. Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлыйк.
  • Дәресебезнең шигарен (девизын) тыңлагыз әле, балалар:"Күзләрегез карап кына тормасын - күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр".
(СЛАЙД) Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз.
  • Укучылар, бүген без сезнең белән төркемнәрдә эшлибез, шуңа күрә эш башлар алдыннан төркемдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик әле.( игътибар белән тыңла, кул күтәреп кенә җавап бир, иптәшеңне бүлдермә һ.б.) һәр төркемнең төп кешесе була.

  1. Актуальләштерү. Эшләп карау эшендә кыенлык урынын табу.
- Укучылар, без кайсы шәһәрдә яшибез? (Без Түбән Кама шәһәрендә яшибез) СЛАЙД -Түбән Кама нинди шәһәр? (Түбән Кама - матур, яшел, яшь шәһәр) -Түбән Кама кайда урнашкан? (Түбән Кама Чулман елгасы буенда урнашкан.) -Кайсыгыз белә, нинди һәйкәлләр бар безнең яраткан шәһәребездә? (Г.Тукай, М.Җәлил, Николай Лемаев һ.б.) - Ә хәзер балалар, экранга карыйк әле. (СЛАЙДТА ТҮБӘН КАМА ТУРЫНДА ТЕКСТ) - _______, барыбызга да ишетелерлек итеп укып чык әле, ә калганнар игътибар белән тыңлыйбыз. (укый) Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим. Ул Чулман елгасы буенда урнашкан. Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Николай Лемаев һәйкәлләре бар. Текст буенча 1 НЧЕ БИРЕМ
  • Яхшы, ә хәзер төркемнәрдә эшлибез. 1 нче номерлы карточкаларны алыйк әле.
  • Ә хәзер биремне тыңлагыз игътибар белән: зәңгәр карандашны алып, әлеге тексттан исемнәрнең асларына сызыгыз. Исем нинди сорауларга җавап бирә әле? ( Кем? Нәрсә? ) Әлеге биремне эшләргә 2 минут вакыт бирелә, әйдәгез эшли башлыйк.
  • Ә хәзер төркемнәр карточкаларны алмашып тикшерәбез. Хаталар булса, кызыл карандаш белән төзәтәбез. (дөрес сызылган текст СЛАЙДЫ)
  • Балалар, үзегебезне мактап башыбыздан сыпырыйк әле.
3. Кыенлык урынын һәм аның сәбәбен табу. Текст буенча 2 НЧЕ БИРЕМ. (Укучылар 2 нче номерлы карточканы алалар.)
  • Укучылар, 2 нче бирем катлаулырак, шуңа күрә игътибар белән биремне тыңлагыз: астына сызган исемнәрне ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә аерып языгыз. Бу биремгә дә 2 минут вакыт бирәм.
Ялгызлык исемнәр Уртаклык исемнәр











  • Балалар, сез әле генә нинди бирем үтәдегез? (Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аердык)
  • Әйдәгез җавапларны тыңлап китик әле. (төрле-төрле җаваплар)
  • Ә хәзер дөрес җавапны гына әйтегез.
  • Ни өчен дөрес җавап юк? ЯКИ ни өчен хаталар күп булды? (Чөнки без әле уртаклык исемнәрне өйрәнмәдек)


4.Кыенлыктан чыгу проекты төзү. - Димәк, без үзебезнең алдыбызга нинди максат куябыз? (ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне тану, аеру) - Ә хәзер дәреснең темасын әйтеп карыйк. (ялгызлык һәм уртаклык исемнәр) Тема исеме язылган ПЛАКАТ эленә - Уйлап карыйк әле, балалар, ни өчен исемнәр ялгызлык дип атала? (1 генә предметка бирелә) - Картага күз салыйк әле, Түбән Кама шәһәре һәм яр Чаллы шәһәре. Алар өчен уртак булган сүзне әйтегез әле? (шәһәр) Димәк шәһәр сүзе нинди исем була? (уртаклык) Шәһәрләр ничек алар берәү генәме әллә күпме? (күп) Ә Түбән Кама шәһәре? (1 генә) Дөрес ул ялгызы, менә шуннан килеп чыккан инде ялгызлык исемнәр. Алар ничек языла? -Бик дөрес, менә сезнең сыйныфыгызны гына карыйк әле. Малайларыгыз күпме? (күп). Ә шулар арасында Таһир ничәү? ( 1 генә, ялгызы) -Димәк Таһир исеме нинди исем була? (ялгызлык) - Ә хәзер картадан елгадарны карыйк әле, алар ничек? (Күп) Ә Чулман елгасы? (1 генә) -Һәйкәлләр бер Түбән Камада гына бармы? (юк, Казанда да, Чаллыда да һ.б.) Димәк ул нинди исем булыр? (уртаклык) Алар ничек языла? (юл хәрефеннән) - Ә хәзер дәреслекнең 73 битендәге кагыйдәне гөжләп укып чыгыйк әле. Кемнәр укып чыкты, бер-берегезгә сөйләгез. (парларда кагыйдәне ныгыту) -Балалар, әйдәгез инде 2 нче номерлы карточкаларны алыйк һәм хаталарыбызны булса үрнәк буенча төзәтик. (СЛАЙД ЭТАЛОН) Ялгызлык исемнәр Уртаклык исемнәр Түбән Кама шәһәр Чулман елгасы Габдулла Тукай һәйкәлләре Николай Лемаев
Муса Җәлил


Физкультминут ( "Доброта" музыкасы астында)
  • Балалар, "ӘНИ" һәм "ӘТИ" сүзләре нинди исем булыр? Ни өчен? ( уртаклык, чөнки ул барлык әниләр өчен дә уртак сүз)
  • Алдагы сорауга җавап бирү өчен бераз уйларга кирәк булыр. "Җир" һәм "КОЯШ" сүзе кайсы очракта ялгызлык исем булыр? (әгәр ул планета исеме булса)


5. Төзелгән проектны куллану. (СЛАЙД. Шүрәле тора һәм хаталы эш) - Балалар, карагыз әле кем килгән безгә кунакка? (Шүрәле) - Ул кайсы әкияттән? Аны кем язган? (Г.Тукай "Шүрәле" әкияте) - Карагыз әле, балалар, ул ниндидер бирем алып килгән. Бигрәк безгә хәйләкәр итеп карап тора, юкка түгелдер. Игътибар белән карагыз әле аның эшен, дөрес эшләгәнме ул аны? Төркемнәрдә фикер алышабыз, кайсы төркемнең җавабы әзер була, кул күтәрәбез. Уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәр "Салават күпере" журнал "Туган як" газета "Татар халык әкиятләре" китап

- Кайсы төркемнең җавабы әзер? (җаваплар тыңлана) - Балалар, Шүрәлене кулын кем кыстыра әле? (Былтыр) - Бик дөрес, укучылар, хәзер Былтыр безгә Шүрәленең хаталарын төзәтеп күрсәтер. Без дөрес эшләдекме икән, карыйк әле? СЛАЙДТА Былтыр һәм дөрес ЭТАЛОН- Ялгызлык исемнәр Уртаклык исемнәр "Салават күпере" журнал "Туган як" газета "Татар халык әкиятләре" китап

- Балалар, нинди ялгызлык исемнәр һәрвакыт куштырнак эченә языла? (журнал, китап, газета исемнәре) 6. Беренчел ныгыту. Дәфтәрдә парлы эш. - Балалар, ручкаларны кулга алыйк әле, минем арттан кабатлагыз ( укучылар хор белән әйтәләр) Каләмне мин дөрес тотам (күрсәтәләр) Дәфтәрне авыш итеп (дәфтәрне авыш итеп куялар) Яза башлыйм мин числоны Чиста һәм матур итеп
  • Әйдәгез әле матур итеп, чиста-пөхтә итеп бүгенге числоны язып куйыйк.
  • Балалар, Шүрәле сезнең эшләвегезне бик ошаткан, аның да сезнең кебек яхшы укучы буласы килә икән. Ул бездән ярдәм сорый. Булышабызмы аңа?


  • Урман буйлап йөргәндә безнең Шүрәлебез тылсымлы ромашка чәчәге тапкан. Аңа сүзләр язылган. Шул сүзләр арасыннан бары тик уртаклык исемнәрен малайлар, ә ялгызлык исемнәрен кызлар таба һәм дәфтәрләребезгә матур итеп язып куярга кирәк. Булышабызмы Шүрәлегә?


( 2 укучы тактада эшли) - Балалар, баш хәрефтән язылган барлык исемнәр дә ялгызлык буламы? (юк җөмлә башын да бит баш хәрефтән башлыйбыз, ә алар арасында уртаклык исем дә була) 7. Мөстәкыйль эш. Эталон ярдәмендә тикшерү - Кем бүгенге теманы бик яхшы итеп үзләштерде икән? Бу сорауга җавап бирергә тест ярдәм итәр. Исемнәрне язып куйыйк әле. Эшли башладык. (ТЕСТ эшләү) - - Ә хәзер, укучылар, эшләрегезне алмашыгыз да иптәшегез сезнекен, ә сез аның эшен эталон буенча тикшереп бәя куегыз. Бер хата да булмаса, кызыл түгәрәк ясыйсыз - ул "бик яхшы" дигәнне аңлата 1 хатага зәңгәр түгәрәк - "яхшы" 2 дән күбрәк хата киткән булса, сары түгәрәк - "тагын бераз өйрәнергә кирәк" дигәнне аңлата 8. Рефлексия - Бүгенге дәресебезнең максаты нинди иде? (ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру, тану) - Максатыбызга ирештекме? - Балалар, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне белү безгә нигә кирәк? (дөрес язар өчен) - Балалар, татар телендә уртаклык һәм ялгызлык исемнәре булган кебек алар рус телендә дә бар. Шуңа күрә кем яхшы истә калдыра аңа рус телендә дә җиңелрәк булачак аларны үзләштерү. а) Уңыш баскычы. Смайликлар белән билгеләү
  • Мин, бик яхшы эшләдем.
  • Миңа дәрес материалын аңладым, ләкин бераз хаталар булды.
- Миңа әле тырышырга кирәк б) Өй эше. Гаиләгездәге кеше исемнәре нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә. яки Күнегү 147, 73 бит. Үзегез яши торган Түбән Кама шәһәре турында план нигезендә белешмә язарга. Бүгенге дәрестә, балалар мин сезнең эшегездән канәгать, сез миңа бик ошадыгыз, тырыш укучылар икәнсез, бүген алган белемнәрегез киләчәктә дә кирәк булыр. Балалар, дәресебезне матур, әдәпле сүзләр әйтеп башлаган идек, шулай итеп төгәллик тә, Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әти-әниләрегезгә, иптәшләрегезгә, укытучы апаларыгызга карата ягымлы булыгыз! Һәр көнне барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!













































Дәрескә үзанализ 3 сыйныф өчен үткәрелгән дәресемнең темасы "Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр", яңа белемнәр ачу дәресе буларак үтте. Эшлекле алымга корылган әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым ( бу - төркемнәрдә һәм парлап эшләү, эшләп карауда кыенлык тудыру, аның сәбәбен һәм аннан чыгу юлын табу).
Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым: 1. Укучыларның ялгызлык исемнәре буенча булган белемнәрен актуальләштерү, ныгыту. Исем турындагы белемнәргә таянып "уртаклык исемнәре" дигән төшенчә белән таныштыру;

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели алу күнекмәләре булдыру

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү, телдән сөйләмне үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятү. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен, милли-төбәк компонентын исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.( "матур сүзләр"не искә төшерү, бер-береңә ярдәм итү, ягымлы булу). Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, белемнәрне актуальләштерү этабында милли-төбәк компонентын кулландым. (Түбән Кама һәм аның һәйкәлләре). Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Укучыларның белемнәрен бәяләү тест ярдәмендә булды. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Рәхмәт!









© 2010-2022