Сан. Микъдар саны

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

Бөгелмә шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе

9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе



Сан турында гомуми төшенчә. Микъдар саны.

(дәреснең технологик картасы)

(4 сыйныф)

Бөгелмә шәһәре муниципаль белем бирү

учреждениесе

9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Гөлназ Ләес кызының

татар теле

дәресенә технологик картасы.




Бөгелмә, 2012


Тема

Сан турында гомуми төшенчә. Микъдар саны.

Максаты

Сан турында белемнәрне актуальләштерү, микъдар саны турында белешмә бирү, аларның кулланылу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Көтелгән нәтиҗә

Сүз төркемнәре арасыннан микъдар санын аера белү, саналмышларны дөрес куллану.

Төп төшенчәләр

Предметның санын исәбен белдерү, саналмышның берлек санда килүе, микъдар санының предметның төгәл исәбен белдерүе.

Предметара бәйләнеш

Татар теле,уку, математика белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле дәреслеге,авторлары Ф. Ф. Харисов, Ч. М, Харисова, компьютер, презентация.

Класс белән эш

Фронталь эш,индивидуаль эш,парлап эш

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Бирем 1. Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

Коммуникатив блок.Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты :сүз төркемнәрен искә төшерү.

Көтелгән нәтиҗә:

-татар телендә 12 сүз төркеме булуын,

-өйрәнелгән сүз төркемнәрен искә төшерү.

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

1нче слайд.

Сан. Микъдар саны

Һәрбер агачның исеме була. Безнең каршыбыздагы агачны «Сүз төркемнәре агачы» дип атарбыз.аның унике ботагы бар. (схемадан укып чыгу).

Бу агачның кайбер ботаклары үзенең җимешен бирде инде.нинди җимешләр белән таныш инде без?

Бүген башка җимешләрдән да авыз итеп карарбыз.

2 нче слайд. Сүзлек диктанты.

Сан. Микъдар саны

Сүзлек диктанты эченнән үзегезгә таныш булган сүз төркемнәрен билгеләгез. Шуларның кайсыларын бу уку елында әле өйрәнмәдек? (дәресның максатын чыгару)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек(укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү)

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Максаты:сүз төркеме сан турында төшечә бирү, микъдар саны белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә:

-башка сүз төркемнәреннән санны аера белү,

-микъдар саннарын дөрес куллану.

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

-Димәк, сан сүз төркемен өйрәнәчәкбез.

-Бергәләп сан сүз төркеме турында белгәннәрегезне модельгә салыгыз.

Көтелгән модель

ССан. Микъдар саныАН


Предметның санын исәбен белдерә.

Сан. Микъдар саны

Ничә? Күпме? Никадәр? сорауларына җавап бирә

Дәреслекнең 82 нче битендәге кагыйдәне укып, үзегез ясаган модель белән чагыштырыгыз, ни җитми? ( модель тулыландырыла)

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү

4 этап. Ныгыту.

Максаты:алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

-язма һәм телдән сөйләмдә саннарны һәм саналмышларны дөрес кулану,

-вакыт берәмлекләрен татарча әйтә белү.

4 этап. Ныгыту.

201 нче күнегү.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз

-җөмләләрне укыгыз

-саннарны саналмышлары белән язып алыгыз

- иптәшегезнең эшен слайд ярдәмендә тикшерегез

Сан. Микъдар саны

-саннар нинди сүзләр белән бәйләнгән?

-саннар ни өчен кирәк?

5 нче слайд уен "Башкача әйт!"

Түбәндәге сүзтезмәләрне башкача ничек әйтер идегез?

Сан. Микъдар саны

4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәнлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап Физкультминутка.

6 этап.Тикшерү күнегүләре.

Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә:

-сан һәм саналмышларны тәрҗемә иткәндә дөрес кулану,

-саннарны язмача дөрес язу.

5 этап.Тикшерү күнегүләре

203 нче күнегү.

- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз

-тәрҗемә итеп языгыз

-слайдтан эшнең дөреслеген тикшерегез

Сан. Микъдар саны

204 нче күнегү.

-- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз

-үзара эчтәлеген русча сөйләп карагыз,

-рус телендә саналмыш үзгәрдеме?

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәнлек(мәгънәтөзелеше)

7 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максаты:Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

-Дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

-татар телендә сан һәм саналмышларны дөрес куллану

-алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

7 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен ,хәзер бер-берегезгә сөйләп карагыз.

7 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънәтөзелеше,укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек(бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек(фикерне әйтә белү)

8 этап. Өй эше.

Максаты: Дәрестә өйрәнгән материалны куллана белү.

Көтелгән нәтиҗә:

-микъдар санын таный белү,

-саннарны татарча дөрес язу.

  1. Микъдар саны кергән 5 мәкаль язырга.

  2. 206 нчы күнегү. Биремнәрен үтәргә.


© 2010-2022