Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы Сарварова Чулпан Мирзашәрип кызының эше















"Җәяүлеләр мәктәбе"

(

















2013 ел



Максат: укучыларны җәяүлеләр өчен кагыйдәләр белән таныштыру; светофор, юл билгеләре һәм пассажирлар өчен кагыйдәләр турындагы белемнәрен системалаштыру, күзәтүчәнлек, бер-береңә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: рәсемнәр, слайдлар, юл макеты,

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Безнең бүгенге дәресебез үзенчәлекле үтәр. Сез, дәрескә, әзерме? Әзер булсагыз, мин сезне әкият иленә чакырам. Компьютерда регулировщик киеменнән әтәч рәсеме чыга. Әтәч(Укытучы). Исәнмесез, дусларым.Кәефләрегез ничек? Яхшы булса, әйдәгез минем белән шәһәргә сәяхәткә барыйк. Шәһәр дигән бик зур урынның серле юллары белән танышырбыз. Ләкин зу-ур урамнарда безне төрле көтелмәгән хәлләр, төрле куркыныч вакыйгалар саклап торырга мөмкин. Күңелсезлекләрдән, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен кагыйдәләрне белсәң, котылып була. Ул вакытта урамга курыкмыйча да чыга аласың. ( 2 нче слайд) Укытучы. Укучылар бу кем? Укучылар. Әтәч - Регулировщик. Укытучы. Әтәч - Регулировщик әкият герое. Әйдәгез, без дә әкият геройлары булыйк. Слайдларга карап әкият илендә сәяхәт итик. Тавык йөрергә чыкты , балаларына шәһәр күрсәтмәкче булды.(3 нче слайд)

Укытучы тавык сүзләрен укый. Ко- ко- ко, ко, ко, ко,

Алай ерак китмәгез, ко-ко

Шәһәр бик матур булса да,

Бөтенләй үк уңайлы түгел.

  • уңайлы түгел дигән сүз нәрсәне аңлата?

  • куркыныч! ( 4 нче слайд)

  • Урамнардан, урамнардан

Бер яктан бер якка

Автобуслар, трамвайлар,

Троллейбуслар чаба. (5 нче слайд)

Укытучы. Урамга чыгу белән сез юл хрәкәтендә катнашучыга әйләнәсез. Җәяү баручы кем дип атала? (Җәяүле)

Укытучы. Бик дөрес балалар. Русчасы пешеход була.( 6 нчы слайд)

Укытучы. Машиналар каядыр ашыга,

Ярый да тротуар бар.

Тротуардан бер кайгысыз

Җәяүле атлап килә. ( 7 нче слайд)

  • Балалар юл макетыннан тротуарны күрсәтегез әле.

Балалар. Тротуар - җәяүлеләр өчен булган юлның бер өлеше.

Балалар . Тротуар - минем юлым.

Анда җәяүлеләр күп йөри.

Ләкин бөтен кеше дә

уң яктан барырга тиеш.

(Укытучы " Уң якны билгелә" уены үткәрә)

Уң кулны - алга

Соңыннан артка,

Ә хәзер тагын алга

Әкрен генә селкибез.

Сул кулны алга,

Соңыннан артка,

Әкрен генә селкибез. ( 9 нчы слайд)

Тротуарның уң ягын билгелиләр, алга таба хәрәкәт итәләр. Укытучы. Чебиләр каршына кечкенә аю балалары килә. Этешәләр, төртешәләр. Атларга комачаулыйлар. Балалар, карагыз әле боларга. Аюларның хатасы нәрәсәдә икән?

Җаваплар тыңлана ( 10 нчы слайд)

- Тавык һәм чебиләр үз юлларында нинди билгегә юлыктылар? ( 11 нче слайд)

- Бу билге ничек атала? (җәяүлеләр чыгу урыны)

- Дөрес. ( 12 нче слайд)

- Юлны аркылы чыгарга сезгә һәрвакыт яна торган күзләр ярдәмгә килер.

  • Ә яна торган күзләр кайда яши соң? ( светофорда, 13 нче слайд?)

Укытучы "Светофор нәрсә сөйли" уенын үткәрә.

Укытучының кулында 3 халәтне күрсәткән карточкалар. 1 КЫЗЫЛ - усаллык, 2 САРЫ - тынычлык, 3 ЯШЕЛ - яхшылык. ( 14 нче слайд)

Кызыл төс сезгә

усал итеп "ЮК" дия.

Сары төс

"САБЫР ИТ бераз" дия.

«Ярый! Юл ачык»

дия яшел күз!». ( 15 нче слайд)

Физ- минутка.

- Юлны аркылы чыкканда

Уңга, сулга карыймын.

Уртага хәтле барам да

Тагын уңга карыймын,

Бер хәрәкәт тә юк диеп,

Курыкмыйча атлыйм мин. ( 16 нчы слайд) 17 нче слайд - картина.

  • Без кая килеп җиттек? (Тукталышка.)

- Тукталыш икәнен каян белдегез? (җаваплар, 18 нче слайд) - Халык нәрсә көтә? ( Автобус)

- Без автобуска утырып йөриячәкбез, ур-ра!

- Транспортны махсус урында көтегез, машина юлына чыкмагыз. ( 20 нче слайд)

- Балалар, алдагы рәсемнәр турында сөйләшеп китәрбез.

(21, 22 слайдлар, автобуска утыру, төшүне чагылдырган рәсемнәр)

  • Пассажирларга нәрсәләр ярый?

Укучылар саныйлар.

  • Кул тотынгычына тотынырга.

  • Буш урыннар булса утырырга.

  • Машина йөртүче һәм кондукторны тыңларга.

  • Авыруларга, өлкән кешеләргә урын бирергә тиеш. (23 нче слайд)

Укытучы: Нәрсә ярамый?
  • тавышланырга;
  • чүпләргә;
  • машина йөртүчегә комачауларга;
  • тәрәзәдән башны тыгып барырга. (24, 25 слайд) Нәтиҗә ясау.

- Чебиләр бергәләшеп

Каядыр ашыктылар.

Туктагыз!- диде тавык

Бу тагы нинди шаяру?

Зур урамнарда кечкенәләр

өлкәннәр белән бергә йөрергә тиеш. (26 нче слайд)

- Монда җәяүлегә махсус урын юк!

Димәк юл кырыеннан барабыз, - диде тавык. (27 слайд)

  • Балалар, без бөтен юлны әкиятебез геройлары белән бергә үттек. (28 нче слайд)

  • Хәзер белемнәребезне тикшереп алыйк.

Белемнәрне тикшерү

  1. Кем ул җәяүле?

  2. Җәяүле нәрсәләрне белергә тиеш?

  3. Кем ул пассажир?

  4. Пассажир нинди кагыйдәләрне үти?

  • Рәсемнәрдә нинди юл билгеләре күрәсез? Балалар турында нәрсә әйтеп була?.

Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”

Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”

Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”Внеклассное мероприятие для начальных классов “Җәяүлеләр мәктәбе”

(29,30 слайдлар буенча тикшерү)

  • Хәзер, сезнең юл кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшереп карыйк.

Тест. 1. Юлны чыкканда: а) көчле, кыю, зифа буйлы булырга кирәк; ә) җыйнак, игътибарлы, уяу булырга кирәк; б) акыллы, матур, шат булырга кирәк. 2 Автомобиль юлында велосипедта ничә яшьтән йөрергә мөмкин? а) 10 яшьтән; ә) 14 яшьтән; б) 18 яшьтән. 3. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә? а) кызыл өчпочмак ә) кызыл түгәрәк б) зәңгәр түгәрәк 4. Кызыл өчпочмак билгесе - ул ... а) тыю билгесе; ә) кисәтү билгесе. 5. "Кирпеч" юл билгесе нәрсә аңлата? а) "турыга хәрәкәт" ә) "автобус тукталышы" б) "хәрәкәт тыела" 6. Кайсы билгеләмә дөрес? а)кисәтү билгеләре - иң әһәмиятле юл билгеләре , чөнки алар һәрвакыт транспорт йөртүчене төрле куркынычлар турында кисәтәләр; ә) сервис билгеләре - иң әһәмиятле юл билгеләре , чөнки кайда нәрсә урнашканын белеп тору һәрвакыт кирәк; б) барлык юл билгеләре дә әһәмиятле - алардан башка юлда исән-имин йөреп булмый. - Булдырдыгыз.Укучылар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Ул безне нәрсәләргә өйрәтте? Дәресебез тәмам. Барыгызга да рәхмәт.



© 2010-2022