Внеклассное мероприятие «Яңа ел маҗаралары»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







ЯҢА ЕЛ МАҖАРАЛАРЫ

(БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН БӘЙРӘМ СЦЕНАРИЕ)











Гарифуллина Ф.Р.

Сабирҗанова Х.Ф

Җыр "Хәерле иртә"

Бүлмәдә чыршы агачы, Раил

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Күрегез бу чыршыны, Рәмис

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Ботак саен утлар яна, Рәдис

Йолдыз балкый очында.

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында.

Исәнме, чыршы, исәнме! Озодбек

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле Чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Нинди матур безнең чыршы! Кадрия

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Җыр "1 яшькә үстем"

Ала карга: (ачулы) Ух..х.. тагын кар ява. Буранлап - буранлап котыра, каһәр суккыры. Әйтерсең лә күкнең гөмбәзе ертылган! Барысына да кара каргалар гына гаепле. Шул явызлар "Кар..р! Кар..р!"- дип теләгәнгә генә ява бит инде бу каһәр суккан кар! Ә үзләре, көннәр суыта башлау белән, җылы якларга качалар. Куркак җаннар! Сөякләре бер дә салкын күтәрми үзләренең. Ә син монда ят, салкыннан туңып, калтырап! (Тәрәзәдән карап)

Ух..х.. шулай итеп

быел да эшләр барып чыкмас микәнни инде, ә?! Хурлык! Хурлык!.. Соң., җир йөзендә берничә гасырлар яшәп тә үз елың булмасын ди инде! Оят билләһи! Әнә, барлы - юклы 7-8 ел гына яшәүче хайваннарның да үз еллары бар! Ала карга башың белән бу хурлыкка ничек түзеп тормак кирәк. Юк инде, җитәр, башка түзеп торырлыгым калмады! Кичекмәстән, бар елларны да үз кулы­ма алам! Моның өчен бары Яңа елны гына булдырмаска кирәк! Ә ничек итеп Яңа елны булдырмаска икән? Уйла., уйла.. (Кинәт) - Ур..р..ра.. у..р..ра.. Таптым., таптым!. Ну, баш та соң инде үземдә! Болай булгач, Яңа елга - ка­пут! !! (Музыка, Ала карга шатлыгыннан котырып биергә керешә, бии- бии чыгып китә.)

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява, Раил

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак мамыктай йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына Рәдис

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз.

Бүген бездә чыршы бәйрәме.

Басыгыз чыршы тирәли- Рәмис

Бер җырлап алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Җыр "Чыршы янында"

Песи: Мяу, Мяу, Мяу,. Уйлар басты башкайларны. Күңелемдә өермә, уй­лар, уйлар. Ух Мяу, Мяу.

Шарик: Уау, нишләп күңелсезләнеп утырасың, Матроскин?

Песи: Кайгы басты башымны, кайгы.

Шарик: Нинди кайгы инде? Башта сыер, сыер дип кайгырдың. Син кай­гырмасын дип сыер да алдык. Хәзер бөтен җирдә сөт. Сөт эчәбез, сөт ашый­быз, сөт белән юынабыз.

Песи: Син сыерга тимә! Сыер булмаса ачтан үләр идең әле.

Шарик: Ярый, ярый. Ник алай күңел­сезләнәсең соң син?

Песи: Әнә кешеләр бәйрәм итә.

Шарик: Нинди бәйрәм? Әйтәм аны Дядя Фёдор да кайтмады.

Песи: Яңа ел, Шарик, Яңа ел. Дөнь­ядан артта кала барасың.

(Сәләмәләр күтәреп Карга керә)

Карга: Кар, кар, кто там, кто там? Бу мин, бу мин.

Шарик: Син икәнне беләбез дә, тик менә бу нәрсәләрнең нәрсә икәнен белмибез. Нинди чүпрәк бу?

Карга: Чупрәк түгел, Шарик абзыкай, кич бик соң йөргән балаларның киемнәрен салдырдым.

Шарик: Тукта, Карга, шушы көнгә

калдыңмы? Югал күз алдымнан, зат­сыз, чүпрәк карагы, надан.

Песи: Уф, үләм, каян килгән укымыш­лы. Карга, син ник соң әле бу чүпрәк­ләрне өстерәп йөрисең?

Карга: Әгәр дә минем белән барырга риза булсаң, бу чүпрәкләрнең нигә кирәклеген әйтәм.

Песи: Мяу, берәр бәйрәмгә дисәң барырга була. Әйтеп кара кая?

Карга: /килеп колагына пышылдый/

Песи: (сикереп тора) Да, анда ба­рырга була.

Шарик: Сез кая җыендыгыз?

Песи: (колагына әйтә)

Шарик: Уау, сез бер дә дөрес эш­ләмисез.

Карга: Син нәрсә, безнең белән бармыйм дисеңме?

Шарик: Бармыйм. Мин андый юлда йөрмим.

Карга: Каян килгән тугры дус! Ярый бармасаң, үзебез генә барырбыз.

Карга: Быел яңа ел булмаячак, ну кызык итәбез үзләрен. (чыгып китәләр)

Шарик: Туктагыз, уау,

..., кара урамда шундый матур.

Әйе, ап-ак, кар бөртекләре нинди матур итеп җемелди.

Хәзер, җәнлекләрне чакырыйм да, биеп алыйк ичмасам.

Бию "Җәнлекләр биюе"

Почтальон: Исәнмесез, балалар.

- Хәерле көн, Печкин абый. Печкин абый, нинди хәбәрләр алып килдең?

Печкин: Хәлбәләр алып килмәдем мин, кызым.

1. Әй, Печкин абый, син дә картая башладың. Хәлбә түгел, хәбәр дим.

Печкин: Ә-ә, кызым, хәбәр?! Менә монда Акчишмә почтасына посылка килгән, ләкин серле посылка.

2. Әй, Печкин абый, нәрсәсе серле соң? Обычный посылка.

1. Карап торырга әллә нәрсәсе юк бит.

Печкин: Әллә нәрсәсе юк та, менә язуы бар.

2. Нинди язу соң бу?

Печкин: Мин бит, балалар, картай­дым инде. Күзләрем дә күрми, үзегез генә укыгыз әле.

1. Хәзер, Печкин абый, укыйбыз аны.

2. Менә язуын да таптым "Балалар, менә шушы табышмакларга җавап бирсәгез, капчык ачылачак"

1. Шыгыр-шыгыр итә,

Хәбәр салып китә. -Саескан.

2. Ыжгыра да, сызгыра,

Битне, кулны туңдыра. -Салкын җил.

3. Ефәк җепләрдән "Куян" эләгә.

Тозак элә дә,

Аңа канатлы

Кайсыгыз зирәк-

Шул әйтер тизрәк. -Үрмәкүч.

Түтәлдә пешә

Ай кебек тулып,

Сап-сары булып,

Ширбәтле булып. - Кавын.

Печкин: Менә бит, булдырдыгыз, молодцы!

Хәлимә Арча ягыннан кар-бураннар туздырып безнең мәктәпкә таба атлар чабып килә. Чанасында кемнәр дип уйлыйсыз?

1. Кыш бабаймы?

Хәлимә Шулай, әйдәгез, бергәләшеп Кыш бабабызны чакырыйк.

Кыш бабай, Кар кызы, килегез!

Карга: Кар, кар, исәнмесез, балалар!

1. Исәнме Кыш бабай, исән-сау ки­леп җиттеңме?

Карга: Кар, Кар, исән әле, исән.

2. Кыш бабай, Кар кызың кая калды соң?

Карга: Әй балам, без килә торган ат кар көртенә батып калды. Шуңа без үзебезнең Шаригыбызны җиктек, хә­зер килеп җитәләр.

(Чана тартып Шарик керә, арбага песи утырган)

Хәлимә Исәнмесез кунаклар, исән-сау килеп җиттегезме?)

Фәния Карагыз әле, болар бер дә чын Кыш бабайга охшамаганнар бит.

Хәлимә Әйе шул, әйдә сынап карыйк әле.

Фәния Кыш бабай без сезгә табышма­клар әйтмәкче булабыз, җавабын белерсезме икән!

Песи: Аны да белмәскә.

Фәния "Кышын да җәен дә бер төсле, нәрсә ул?

Песи: Әй баш ватып та торасы юк. Бу карга, җәен дә кышын да гел шул.

Фәния Дөресме, балалар. (Чыршы)

Фәния Ярый инде, икенче табышмакны әйтәм: "Җир өстендә ак мамык".

Карга: Белдем, сөт. Юына торган җирдә дә сөт, эчә торган җирдә дә сөт, табышмакның җавабы да сөт!

Фәния Менә без сезнең кемнәр икәнле­гегезне белдек тә инде. Өс киемнәрен алыштыргач, танымаслар дип уйла­дыгызмы?

Хәлимә Нишләтергә инде боларны? Ба­лалар нишләтик?

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар! Ах менә кемнәр безне урманда адашты­рып калдырган икән. Хәзер мин сезне. (таягы белән селтәнә).

Песи, Карга: (Тезләнеп) Зинһар, харап итмә, Кыш бабай.

Карга: Зинһар, безгә тимә, нәрсә кушсаң шуны эшләрбез.

Шарик: Әйттем мин сезгә, тимик дидем.

Кыш бабай: Я дуслар, я Кар кызы, бу зимагурларны нишләтик?

Кар кызы: Бабакай, бүген бәйрәм бит, без дә аларны бер җырлатыйк та, гафу итик.

Кыш бабай: Я дуслар, җырлый белә­сезме?

Бергә: Беләбез

Җыр: "Кәләпүш"

Менә безнең зарыгып көткән Кыш бабабыз да килде. Әйдәгез, аны сәламләп, чыршы тирәли "Кыш бабай" җырын җырлыйк. (Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнү)

Җыр "Кыш бабай"

Кыш бабай: Балалар, үткән ел сез миңа бик матур итеп шигырьләр сөйләгән идегез, бәлки быел да матур итеп шигырьләр сөйләүчеләр бардыр?

2. Бар, Кыш бабай, бар.

Килеп җитте кыш та. Кадрия

Ай-яй салкын тышта...

Өч ай торыр торса, -

Аның гомере бик кыска...

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән;

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Саф һавага чыгып, Озодбек

Таудан чана шуып,

Кышның салкыннарын

Җибәрәбез куып.

Ә кыш көлә-көлә

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

Бүген бездә зур бәйрәм! Рәмис

Бүген Яңа ел килә!

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

1. Кыш бабай, безнең әле бүләгебез моның белән генә бетмәде.

Бию "Шаян татар халык биюе"

2. Кыш бабай, үткән ел син бик матур итеп биеп күрсәткән идең, быел да биеп күрсәт әле.

Кыш бабай: Әй, балалар, картайдым бит инде мин. Я, ярар, биеп карыйм булмаса...

Бик яхшы.

Кыш бабай татарча бии.

Кыш бабай: Балалар, без җырладык та, биедек тә, мине башка авылда­гы балалар да көтә бит әле. Ә хәзер безгә китәргә вакыт.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте,

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә, Нияз

Бик матур теләкләрең,

Алып килдем дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай:Сау булыгыз, балалар! Тырышып укыгыз!

Хәлимә Ярый инде, Кыш бабай, кар кызы. Ә без сезне күмәк җыр белән озатырбыз.

Җыр "Кыш бабай"

1.Убырлы: Ә-ә, эләктеңме? Кыш бабай китте.

2 Уб: (сихерләгән булып):

Шылдыр-мылдыр кылдырап,

Алдыр-балдыр җолдырам,

Синдер-миндер зөрдерки

Сүлдер-чүлдер чөлдерки

Әфсен, төфсен, яңа ел иске елга әйләнсен.

1 Уб: Тукта, тукта, синең сихерең искергән. Әллә синдә дә кризисмы?

2 Уб: Искергән ди, искермәгән, теге каты салкыннарда туңган ул. Шылдыр-мылдыр кылдырап,

Алдыр-балдыр җолдырам,

Синдер-миндер зәрдерки

Сүлдер-чүлдер чөлдерки.

1 Уб: (себеркесе белән селтәнеп) Туң­дыр, муңдыр.

Раил Чү, чү сез нишлисез? Бу бит -Яңа ел. Нишләп аны бәйләп куйдыгыз?

2 Уб: Быел Яңа ел кирәкми, искесе дә би-и-ик яхшы.

1. Кара әле, Убырлы , никадәр бала Яңа ел көтә, ә Яңа ел булмый мени?

2. Убыркай, бәлки сез Яңа елны җибәрерсез?

1 Уб: Әллә җибәрикме?

2 Уб: Ә-ә-ә, уйлап карарга кирәк. Безнең 3 шартыбызны үтәсәгез, җи­бәрербез.

1. Нинди шартлар ул?

1 Уб: Бик матур итеп биеп күрсәтегез.

2. Ансы гына була. Хәзер, тиз генә киенеп алыйк та....

Бию "Клоуннар биюе"

1. Ә икенче шартыгыз нинди?

2.Уб: Матур итеп җырлап күрсәтегез. Монысы да авыр түгел.

Кунак кызлар башкаруында җыр " "

Я сез канәгатьме?

1 Уб: Канәгать, өченче шартыбыз: безгә бәйрәмдә калырга рөхсәт ите­гез әле.

2. Без каршы түгел, рәхәтләнеп без­нең белән күңел ачыгыз. Тик зинһар, Яңа елны гына җибәр.

2 Уб: Бар, Яңа ел. Бу дөньяга бары

тик бәхет-шатлыклар, имин тормышлар алып кил!

Кадерле бер кунак көткән кебек Кадрия

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте

Күңелләрдә яңа теләкләр.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты- Раил

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Яңа елга алып керик Рәдис

Тынычлыкны, шатлыкны,

Хезмәтне һәм хөрмәтне,

Бәхетне, тырышлыкны,

Татулыкны, дуслыкны!

Яңа елга атлый халык Озодбек

Иркен якты юл буйлап,

Әнә биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әй Яңа ел, бер дә тартынмыйча Нияз

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр

Кулларыңа бездән ипи тоз.

Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Ә хәзер лотерея уенына рәхим итегез!








"Балалар, менә шушы табышмакларга җавап бирсәгез, капчык ачылачак"

1. Шыгыр-шыгыр итә,

Хәбәр салып китә. -Саескан.

2. Ыжгыра да, сызгыра,

Битне, кулны туңдыра. -Салкын җил.

3. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. -Куян

Түтәлдә пешә

Ай кебек тулып,

Сап-сары булып,

Ширбәтле булып. - Кавын.


© 2010-2022