Конспект урока по татарскому языку «Гасыйм Лотфиның Песнәк белән Әнисә хикәясе»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Гасыйм Лотфиның "Песнәк белән Әнисә" хикәясе

(4 сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе)

Максат:
1. Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; балаларның кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,баету;
3. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. - Казан: Мәгариф, 2009. - 49 нчы бит.

Материаллар һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар : биремле карточкалар, кроссвордлар, презентация.

Укыту методлары: индивидуаль һәм фронталь әңгәмә, мөстәкыйль эш,сәнгатьлеуку, тест белән эш.

Дәресне үткәрү планы:

Дәрес этаплары

Үткәрү вакыты

Оештыру моменты

1-2 мин

Фонетик зарядка

2-3 мин

Актуальләштерү

2 мин

Өй эшен тикшерү

4мин

Яңа материал өстендә эш

12 - 14 мин

Физкультминут

2 мин

Ныгыту этабы

10 мин

Кышлаучы кошлар турында әңгәмә(тест)

6 мин

Дәресне йомгаклау

1-2 мин

Эчтәлек

Дәрес барышы

I. Оештыру. Слайд №1

а) Сәламләшү

- Исәнмесез, укучылар!
Иртән тиз генә тордым,
Зарядкага тотындым.
Уңга-сулга иелдем,
Чүгәләдем һәм тордым.
Чиста итеп юындым,
Матур итеп киендем,
Мәктәпкә йөгереп килдем.
Китап һәм дәфтәр әзер
Дәрес башлана хәзер.

Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн безгә дә,

Хәерле көн сезгә дә!

- Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик.
- Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаегыз һәм урыннарыгызга утырыгыз.
- Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз.
ә) Дежур укучы рапорты.
- Бүген сыйныфта кем дежур?

II. Фонетик зарядка.

- Бүген безнең дәрестә к авазы кергән сүзләр күп кулланылачак. Шуңа күрә әйдәгез к авазын кабатлап китик.

Тактага язылган сүзләрне уку

Слайд №2
Кара карганың кара баласы.

Слайд №3

Карга әйтә: «Кар - кар,
Мичтә бәлеш бар, бар
Мичтән бәлеш алыр идем
Өйдә кунак бар, бар».

III. Актуальләштерү.

a) Укытучы сүзе: Слайд №4
- Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?
- Хәзер елның көз вакыты.
- Дима , хәзер елның көз вакытымы?
- Әйе, елның көз вакыты.
- Көз көне нинди үзгәрешләр була?
- Көз көне яфраклар саргая, яңгырлар ява, көннәр кыскара, кошлар җылы якка очып китәләр.
- Әйе, укучылар, тышта көз. Матур да, бик бай да - елның бу вакыты. Мул уңышларга, чикләвек-гөмбәләргә дә бай көз. Шаян көзге җил безнең татар теле дәресләрендә тырышып-тырышып татар телендә сөйләшергә өйрәнүебезне тәрәзә артында тыңлап торган да , бар күргәннәрен "көзгә" сөйләгән. Җил-дускае артыннан "көз" безгә бүләкләр җибәргән. (кәрҗиннән яфракларны ала).
- Балалар, карагыз әле . Болар нәрсәләр?

Болар яфраклар.

- Укучылар, карагыз әле, бу яфраклар -"биремле яфраклар" икән. Биремнәрдә "көз"нең сораулары язылган. Әйдәгез, аларны укыйк һәм җавап бирик. (Яфракларны берничә укучыга тарата.)

б) Биремнәр:
( Укучыларның җавапларын тыңлау)

1. Как спросишь у друга:
а) Идет ли дождь на улице?
- Урамда яңгыр явамы?
ә) Листья какого цвета?
- Яфраклар нинди төстә?

2. Как скажешь, что:
а) Сегодня день холодный.
- Бүген көн салкын.
ә) Птицы улетели в теплые края.
- Кошлар җылы якка очып киттеләр.

3. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укы, тәрҗемә ит. Слайд №5
Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран.

4. Сүзләрнең парын тап. Слайд №6

Карга

воробей

Чыпчык

дятел

Күке

скворец

Тукран

ласточка

Сыерчык

ворона

Карлыгач

кукушка

III. Өй эшен тикшерү Слайд №7( кошларны карау)
- Укучылар, ә без нинди кошларны беләбез? Ягез әле, бергәләп, өй эшен кабатлыйк әле.
- Ике (өч) иҗектән торган кош исемнәрен әйтегез: (карга, торна, күке, чыпчык, песнәк һ.б.) (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)

  • Укучылар, алдагы дәресләрдә без кошлар турында нинди шигырь укыдык?

  • Кошлар китә Слайд №8

- "Сынатма" уены.(Кош исемнәре әйтелә.Әгәр дә кышлаучы кош икән укучылар кул чабалар, күчмә кош икән тик кенә утыралар.)

- Тургай, күгәрчен, карга, кара карга, саескан, сыерчык, торна, песнәк, күке, сандугач, чәүкә, чыпчык һ.б.

IV. Яңа теманы үзләштерү, белем-күнекмәләр формалаштыру этабы

Слайд №9

а) Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.
- Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән Г ,Лотфиның "Әнисә белән песнәк "хикәясен укырбыз, туган ягыбызда кышлаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү, аларның безгә китерә торган файдасы турында сөйләшербез.

б) Текст өстендә эш
1. Сүзлек эше. Слайд №10
2. Укытучының үрнәк укуы.
3. Укучыларның гөжләп укуы.
4. Чылбыр буенча уку

5. Тәрҗемә итү.

V. Физминут.

И, балалар, күрегез:
Тышта, әнә, килде көз.
Әйе, әйе, күрәбез,
Көз килгәнен беләбез
Я, әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә икән көз?
Кошлар очты көньякка
Канат кагып, еракка.
Аюлар өнен казыды,
Бик тирән итеп базны.
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар,
Агачлар ялангачлар
Җилләрдә чайкалалар
Тик безгә күңелле көз,
Без мәктәпкә йөрибез.

VI. Ныгыту этабы

а) 50 бит, 8 нче күнегү. Дөрес уку күнегүе.Слайд №11
б) - Табышмаклар. Һәркемнең өстәлендә кроссвордлар. Сез карандаш белән табышмакларның җавапларын язып барырсыз. Слайд №12
Табышмаклар.

1.

Сайрамый да,җырламый да
Тик кычкырып моңлана
Ул кычкыргач,су керергә
Вакыт җитә ,соңлама. (Күке) Слайд № 13

2.

Аяклары озын булгач,
Йөриләр биеп кенә.
"Туган җирләрдә күбрәк
Тор-рыйк без",- диеп кенә. (Торна) Слайд № 14

3.

Бер иҗегем төс минем,
Тагын бер иҗек өстәсәң
Булам матур кош үзем. (Аккош) Слайд № 15

4.

Канатлары кашың кебек,
Оялары балчыктан.
Чебен-черки тотып кайта:
Балалары ачыккан. (Карлыгач) Слайд № 16

5.

Җепшек бураны да бар.
Тәмле боткасы да бар.
Аның карасы да бар.
Хәтта аласы да бар. (Карга) Слайд №17

6.

Җылы яктан кайтуына
Өйләр ясап куябыз.
Хәтта кереп тә карамый
Ошамаса оябыз. (Сыерчык) Слайд № 18

Кроссвордларны тикшерү. Слайд № 19

VII. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә

- Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, тукран, күгәрчен.)
- Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Җимлекләр ясап эләргә кирәк.)
- Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

-тест(кошлар)

VIII. Йомгаклау этабы. Слайд № 20

а) Дәрескә йомгак ясала. Йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.
ә) Укучыларның эше бәяләнә. Билгеләргә комментария бирелә.
б) Өй эше аңлатылып бирелә. Текстны сәнг.укырга.
в) Дәресне төгәлләү

Литература.

  1. Балалар әдәбияты: Хрестоматия -Казан: Мәгариф, 2004. -366бит.

  2. Сафиуллина Ф.С., Фәтхулллова К.С. Татар теленнән тестлар һәм кросвордлар (I-III сыйныфларда укучы рус балалары өчен). Казан: Хәтер, 1998.

  3. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению учащихся начальных классов русских школ. -Казань: Магариф, 2000.

  4. Использованы голоса птиц А.С. Рубцова, И.Д. Никольского, В.В. Шипулина



© 2010-2022