Парлы сузык хәрефләре булган сүзләр язу

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Парлы сузык хәрефләре булган сүзләр язу.

Максат: 1. Татар теле дәресләрендә сузык аваз хәрефләре турында үзләштерелгәнне ныгыту күнекмәсе формалаштыру.

2. Укучыларда күмәк эшли белү, иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру .

3. Укучыларның фикерләү һәм ярдәмләшү сәләтен үстерү.

УУГ: Шәхси: сузык авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү

Регулятив:мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын билгели белү, сузык авазны аеру.

Танып - белү : дәрестә алган белемнәрдән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл аңлата,әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый , төркемдә эшли белү

Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхескә кагылышлы- сузык авазларның әһәмиятен тирәнтен аңлау.

Предмет- тел буенча биремнәрне аңлы башкару күнекмәсе булдыру.

Метапредмет- дәрестә чагылган белемне тормышта куллануга омтылыш тудыру.үз-үзеңне бәяли белү.

Җиһазлау. Компьютер, презентация

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

-Исәнмесез укучылар!

-Менә без дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.

2.Актуальләштерү.

1) 1.Сүзлек диктанты.

Кәгазь, вәгазь,көньяк, кулъяулык, дөнья, ашъяулык, төньяк.

-Ә хәзер әйдәгез дәфтәрләрне алышып үрнәк бунча тикшерик. (слайд)

- Хәзер үзегезгә ошаган сүзләр белән 2 шәр җөмлә төзибез.

3.Ял итү. МИКС-Фриз-Груп.

4.Уку мәсьәләсен кую.

-Бүген без дәрестә паровоз белән сәяхәткә чыгарбыз.

-Ләкин сәяхәткә чыгу өчен бер шартны үтәргә кирәк. Алфавитны искә төшерергә.Сузык аваз хәрефләрен басып әйтергә.(Намбэ ап)

-Тукталышларның исемнәренә күз салыгыз һәм шулардан чыгып, үзегез дәреснең темасын билгеләп карагыз әле.

- Бу безнең өчен яңа темамы, әллә кабатлау дәресеме? Димәк, безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

5. Уку мәсьәләсен чишү.

1)-Сәяхәтебезне башлыйбыз.Беренче тукталышның исемен укыгыз.

-Кызыл түгәрәк ябыштырылган конвертны ачасыз, һәрберегез 2 шәр сузык аваз хәрефен сайлап алыгыз.Калын сузыкларны - Сузыклар авылындагы Калын сузыклар урамына, нечкә сузыкларны - Нечкә сузыклар урамына урнаштырыгыз.

2)Төркемнәрдә эш.

Конвертлар бирелә. Ә анда парлы сузык авазлар. Укучылар сузык авазларны парлап тезәргә тиешләр.

А-ә, у-ү, о-ө.

3)- Хәзер парларда эшлибез. Күпнокталар урынына, киңәшләшеп, карточкадагы сүзләрнең тиешлесен куябыз.

( Түбәләрдән ... тама. Карлар ... . Кояш үзенең җылысын ... арттыра. ... кыскара. ... озая. Язның ... ае - март җитте. )

Төшеп калган сүзләр:беренче,эри,көннән-көн,беренче,көннәр, төннәр,көмеш)

6.Ял минуты.

7.Тема өйрәнүне дәвам итү.

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе тукталышның исемен укыгыз.Бу тукталышта сезнең белән проект эше эшлибез. (Рафт)

-Һәр пар үзенә А4 форматындагы кәгазь битен аласыз. Һәм зәңгәр түгәрәк ябыштырылган конвертны ачасыз. Беренче парга А4 форматына калын әйтелешле җәнлекләрне, икенче парга- нечкә әйтелешле җәнлекләрне ябыштырырга кирәк. Бетергәч, эшегезгә исем куясыз һәм проектыгызны яклыйсыз. ( җәнлек рәсемнәре: куян, керпе, төлке , аю, бүре, елан)

8.Йомгаклау.Рефлексия.

-Дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

-Ничек эшләдек?

2. Бәяләү.

- Кем бүгенге дәрестә бөтен биремнәр җиңел һәм аңлаешлы булды дип саный, кояш күтәрәсез, биремнәрне үтәү авыррак булды дип санасагыз-болыт күтәрәсез.


© 2010-2022