Технологическая карта урока математики во 2 классе 3 кә бүлү

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математика дәресенә технологик карта



Класс: 2

Предмет: математика № 46

Тема: 3 кә бүлү Максат: Белем бирү: 2 не, 3 не берурынлы саннарга таблицалы тапкырлауга һәм бүлүгә, бүлү гамәле асылын аңлап, мисал-мәсьәләләр чишә белүне камилләштерү; Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.

Предмет буенча нәтиҗәләр: бүлүнең асылын аңлап мисал-мәсьәләләр чишә белү.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес

Төп төшенчәләр: бүленүче, бүлүче, өлеш, бүлү гамәле.

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Дәреслек Г.В.Дорофеев "Математика",1 кисәк. Г.В.Дорофеев "Поурочные разработки по математике"

Җиһазлау: Power Point презентациясе ,электрон ярдәмлек


Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ - шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

- Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.

Укытучы тактага кояш рәсеме беркетә.

Бүген дәрестә сезнең һәркайсыгызның үз кояшлары булачак, алар нур сибеп күңелләрегезне җылытып торачак. Һәр дөрес башкарылган бирем өчен сез кояш рәсеме ясап куячаксыз.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим.

- Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү.

Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү.

Телдән исәпләү

  1. Саннар рәтен дәвам ит

3, 6, 9, ... .
  1. Зирәклеккә мәсьәләләр
А) Үлчәүнең бер тәлинкәсендә бертөрле 5 алма һәм груша, ә икенче тәлинкәсендә шундый ук 5 груша һәм 1 алма. Тәлинкәләр тигез. Нәрсә авыррак: алмамы, әллә грушамы? Ә) Саниядә 3 бөтен, 2 яртышар һәм 4 чирек алма. Саниядә барлыгы ничә алма? - Бу мәсьәләләрне, мисалларны нинди максаттан чыгып чиштек?



  • Тигез



  • 5 алма

  • Зирәклекне, тапкырлыкны арттыру өчен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

1.Электрон ярдәмлек белән эшләү - Без әле генә нәрсә чиштек? - Мәсьәләне нинди гамәл үтәп чиштек?

3. "Тапкырлау таблицасы" тренажер-уены - Бүген нинди тема өстендә эшлибез икән?

- Дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз?



  • Мәсьәлә

  • Тапкырлау, бүлү гамәле белән



  • 3 санын бүлү гамәленә мисаллар, мәсьәләләр чишәбез.

  • 3 санына бүлү гамәленең мәгънәсен аңлап,бүлүгә мисаллар, мәсьәләләр чишә белергә.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV. Белемнәрне ныгыту.

Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру;

бүлү гамәле белән чишелә торган мәсьәләләр, мисаллар чишә белү

  1. Дәреслек, № 1, 82 бит

Үзара тикшерү: бер-берсе белән дәфтәрләрен алыштырып тикшерәләр

ДИНАМИК ПАУЗА

  1. Дәреслек, №2, 82 б.

КҮЗЛӘРГӘ ГИМНАСТИКА

Төркемләп эшлиләр

Үзлектән эшлиләр

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

V. Белемнәрне мөстәкыйль иҗади куллану.

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


  1. бит, №3

2.Дәреслек белән эш: № 4, 82 бит



  • Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр.

Мөстәкыйль рәвештә таякчыклар белән эшлиләр, бер - берсе белән чагыштырып дөреслеген тикшерәләр

Вариантлап эшлиләр

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

- Дәрес башында нинди максат куйган идек?

- Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

- Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

- Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?

Белемнәрне бәяләү һәм үзбәя:

- Кем 2 яки 3 кояш ясады? Сез начар эшләмәдегез.

- Кемнең кояшлары күбрәк? Сез бик яхшы эшләдегез.

- Үзегезгә билге куегыз, ә аннары бергәләп киңәшербез.

- 3 кә бүлү гамәле белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә

Укучыларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

VII. Өй эше.

Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару

84 нче бит № 10

Әйләнмәле мисаллар яз,3кә бүлү таблицасын ятларга




© 2010-2022