План-конспект на тему Второстепенные члены предложения. Определения

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4А сыйныфы (татар төркеме)

Тема: Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Максат: 1. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау, аны дөрес

билгеләүләренә ирешү, сөйләмдә дөрес куллану;

2. Белемнәрне актуальләштерү максатыннан тест язу күнекмәләрен булдыру;

3. Башкалабыз Казанга ихтирамлы караш тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Җиһазлау: тест, таблица, интерактив такта, компьютер.

Дәрес тибы: катнаш

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

- Хәерле көн, балалар һәм хөрмәтле кунаклар!

- Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтербез

II. Матур язу күнекмәсе.

- Укучылар, игътибар белән экранга карагыз.(Өзекне укыйм)

- Шигырь нәрсә турында? (Туган як, Туган җир турында)

- Шигырьне кем язган дип уйлыйсыз? (Г.Тукай)

- Дөрес, тиздән, 26нчы апрель көнне Г.Тукайның туган көне булачак.

- Ә Г.Тукай ничәнче елда туган? (1886) Аның тууына ничә ел була? (126 ел)

- Уйлап карыйк, бу юллар кайсы шигырьдән алынган? ( Г.Тукайның "Туган авыл"шигыреннән алынган)

- Туган ягына шагыйрь ничек карый? (Туган ягын яратып, хөрмәт белән карый.)

- Дөрес, без дә бөек шагыйрьләребез кебек туган телебезне яратып, туган ягыбызны, халкыбызны хөрмәт итеп, горурланып яшәргә тиешбез.

- Дәресебезне дәвам итәбез, дәфтәрләрегезне ачып, число һәм сыйныф эшеяз дип язып куегыз.

- Ә хәзер шигырьне дәфтәрләрегезгә матур итеп күчереп языгыз.

(Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү)

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Габдулла Тукай.

- Укучылар без бу шигырь юлларына дәрес ахырында тагын әйләнеп кайтырбыз.

III. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Тест эшләү.

  • Укучылар, яңа темага керешкәнче тест ярдәмендә белемнәребезне тикшереп алыйк әле. Тест сорауларын игътибар белән укыгыз, бер дөрес җавапны билгеләгез.

  • Алдыгыздагы карточкаларны (бланкларны) алыгыз, тест эшләүгә керешәбез.

Тест.

А1.Тәмамланган уйны белдерә

а) сүзтезмә

б) җөмлә

А2. Сөйләм нәрсәләрдән төзелә?

а) сүзтезмә

б) сүз

в) җөмлә

А3. Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Әйтү максаты ягыннан бу нинди җөмлә?

а) өндәү җөмлә

б) хикәя җөмлә

в) сорау җөмлә

А4. Түбәндәге схемага туры килгән җөмлә ничек атала?

_____ ______

___________ .

а) җәенке җөмлә

б) җыйнак җөмлә

А 5. Җыйнак җөмләне күрсәтегез:

а) Яз җитте.

б) Ямьле яз җитте.

в) Тиздән җәй җитәр.

А 6. Без дүртенче сыйныфны тәмамлыйбыз. Бу нинди җөмлә?

а) Раслау

б) Инкарь .

А7. Укучылар кинога бармадылар. Бу нинди җөмлә?

а) Раслау

б) Инкарь

В

(1)Казан -Татарстан Республикасының башкаласы. (2)Ул Идел елгасының сулъяк ярында урнашкан. (3) Казан елдан-ел үсә, яңара. (4)Шәһәребездә яңа мәктәпләр, шифаханәләр, ял парклары төзелә.

В1. Текста ничә ялгызлык исем бар? Санын языгыз.

В2. 2нче җөмләнең иясен, хәбәрен язып алыгыз.

В3. 4нче җөмләдәге яңа сүзенең антонимын языгыз.

Нәтиҗә ясау.

  • Укучылар үз-үзләрен перфокарта ярдәмендә тикшерәләр, билгеләр куялар.

  • Һәр дөрес җавап 1 балл.

  • 9 - 10 балл - "5"

7 - 8 балл - "4"

5- 6 балл - "3"

4 балл.... - "2"

- тест бланкларын җыю

2. Кабатлау.

-

Җөмлә кисәге

Баш кисәкләр

Иярчен кисәкләрПлан-конспект на тему Второстепенные члены предложения. ОпределенияПлан-конспект на тему Второстепенные члены предложения. ОпределенияПлан-конспект на тему Второстепенные члены предложения. ОпределенияПлан-конспект на тему Второстепенные члены предложения. ОпределенияПлан-конспект на тему Второстепенные члены предложения. Определения Таблица ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искә төшерик әле. План-конспект на тему Второстепенные члены предложения. Определения

  • - Әйдәгез, дәфтәрләргә теманы язып куйыйк.АЕРГЫЧ.

IV. Физминутка.

V. Яңа темага кереш. Тактада бирелгән сүзләр өстендә эш.

- Игътибар белән тактага карыйбыз. Бирелгән сүзләрне парлап язарга кирәк. Сүзләрне уклар ярдәмендә тоташтырабыз.

(дәфтәрдә эшлиләр, бер укучы тактада уклар белән тоташтыра)

Борынгы башкаласы

Дүртенче шәһәр

Татарстанның сыйныф


  • .., барлыкка килгән сүзтезмәләрне укып чык. Русчага тәрҗемә итү.Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.

Алабуга - борынгы шәһәр.

Мин дүртенче сыйныфта укыйм.

Казан - Татарстанның башкаласы.

VI. Яңа тема.

1.Алдагы сүзтезмәләргә таянып бирелгән таблицаны тутырабыз.(баганалар башта буш була, балалар укытучы ярдәмендә тутыралар)

Предметның билгесен белдергән сүзләр

Соравы

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән

Нинди сүз төркемен ачыклый

1

2

3

Борынгы

Дүртенче

Татарстанның

Нинди?

Ничәнче?

Нәрсәнең?

Сыйфат

Сан(тәртип саны)

Исем (И.к.)

Исем

Исем

Исем

2.Нәтиҗә ясала:

- Укучылар, таблицага карап нинди нәтиҗә ясап була? Җөмләдә исемне ачыклап, Нинди? Ничәнче? Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап бирә торган сүз ничек атала икән?

- .., нәтиҗәне тулы итеп әйтеп бир.

Җөмләдә исемне ачыклап, нинди?, ничәнче?, кемнең?, нәрсәнең? сорауларына җавап бирә торган сүз аергыч дип атала.

  • Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелә?

(Аергыч сыйфат, тәртип саны, исемнәр белән белдерелә.)-таблицага карап әйтәләр

  • - Дөрес.

3.Дәреслектәге кагыйдәне уку.

- Без кагыйдәне дөрес чыгардык микән, әйдәгез, дәреслектән укып карыйк.

138нче бит.

(VII. Яңа теманы ныгыту.

  1. Күнегү өстендә эш.

Проблемалы сорау: Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

  • Әйдәгез әле, күнегүләр эшләү ярдәмендә бу сорауга җавап эзләп карыйк.

Дәреслектән 339 нчы күнегүне табыйк. Биремен безгә .....укысын.

(Биреме Шигырьне укыгыз. Нокталар урынына аергычлар куеп, күчереп языгыз.)

Яз.

Үтте явып ..(ҖЕПШЕК) карлар.

Аннары ... (ҖЫЛЫ) яңгыр,

Күкселләнде урман-таулар,

Тургайлар сузды ... (ШАТ) җыр.

Гөрләвекләр ага гөрләп,

Тутырып ермакларны,

Ача ... (ЯШЕЛ) бөреләрен

Канәфер куаклары.

Гали Хуҗи.

Сүзләр: җылы, җепшек, яшел, шат.

  • Хәзер укучылар шигырьне күчереп язабыз. Аергычларның асларына дулкынлы сызык сызабыз.

  • (......................)

  • Булдымы, хәзер безгә .... аергычларны үзләре ачыклаган сүз белән укып чыксын.

  • Бер укучыдан бу шигырьне сәнгатьле укыту.

(Укытучыга бер әйберне искәртеп китү урынлы булыр, татар телендә, исемне ачыклап, аергыч булып килгән сыйфат төрләнми, кушымчаларсыз кулланыла.

ХОЛОДНЫЙ ДЕНЬ, ХОЛОДНЫЕ ДНИ - СУЫК КӨН, СУЫК КӨННӘР)

2. Рәсем өстендә эш.

- Һәрберегезгә шәһәребезнең тарихи һәм истәлекле урыннары сүрәтләнгән рәсемнәр таратам. Рәсемгә нигезләнеп аергычлар кергән җөмләләр ярдәмендә партадаш дустыгыз белән кечкенә генә диалоглар төзеп карагыз (черновикларда караламаларда әзерләнсәгез була)

(Рәсемнәр экранда да күрсәтелә).

  • Берничә укучы такта янына чыгып, диалогларын укып күрсәтә.

********

  • Исәнме ... .

  • Исәнме... .

  • Мин - Алсу, ә синең исемең ничек?

  • Мин - Айрат.Син кайда тудың?

  • Мин Казан шәһәрендә тудым?

  • Казан нинди шәһәр?

  • Казан бик борынгы һәм тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Шәһәр үзәгендә Кремль урнашкан.

  • Казан Кремле нинди?

  • Ул ак төстә, бик зур һәм бик матур.

  • Минем бирегә экскурсиягә барасым килә. Әйдә бергә барабыз.

  • Бик теләп, рәхәтләнеп барам.

************

  • Исәнме ... .

  • Исәнме... .

  • Хәлләрең ничек?

  • Бик яхшы.

  • Син Сөембикә манарасы турында ниләр беләсең?

  • Сөембикә манарасы тарихи һәйкәл. Ул кызыл кирпечтән төзелгән.

  • Сөембикә манарасы ничә катлы?

  • Бу манара җиде катлы.

  • Манараның эче нинди?

  • Манараның эчендә тар баскыч ясалган.

  • Сөембикә манарасы турында бик күп язмалар да бар. Укыганың бармы?

  • Әйе, бар. Ләкин җәйге каникулда мин аларны кабат укып чыгарга уйлыйм.


*************


  • Татарстанда иң зур музей нинди?

  • Татарстанның Дәүләт музее.

  • Ул кайда урнашкан?

  • Казанның үзәк урамы - Кремль урамында?

  • Анда тарихи экспонатлар күпме?

  • Бик күп! Музейда 700 мең экспонат саклана. Биредә таш коралларны , мәрмәр сыннарны да күрергә мөмкин.

  • Сез бу музейда булдыгызмы?

  • Юк. Тиздән гаиләбез белән барачакбыз.


  • Син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

-Әйе, мин гимнастика белән шөгыльләнәм.

- Нинди спорт сараена йөрисең?

-Сыртланова урамына урнашкан, гимнастика үзәгенә йөрим.

- Җәйге универсиада да чыгыш ясамыйсыңмы?

- Юк, миңа әле бик күп шөгыльләнергә кирәк.

Сорау: Дәрес барышында биргән соравыма әйләнеп кайтам.

  • Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

(Аергычлар җөмләне матурлыйлар, сүзләрне төрле яклап ачыклыйлар, сөйләмне баеталар)

VIII. Йомгаклау.

План-конспект на тему Второстепенные члены предложения. Определения

Нинди сүз төркеме белән белдерелә ?

Җөмләдә нәрсәне ачыклый?

Сораулары

?План-конспект на тему Второстепенные члены предложения. Определения

- Димәк, бүген дәрестә без нинди тема өстендә эшләдек? (аергыч)

- (Укытучы шакмаклардагы сорауларны бирә).

- Дөрес җаваплар бирдегез. Әфәрин!

IX. Өй эше.

Укучылар, матур язу күнекмәсендә язган шигырь юлларына кабат әйләнеп кайтыйк әле. Габдулла Тукайның бу шигыре, әйткәнебезчә, туган җир, туган ил турында. Мин дә сезгә бүген өй эше итеп аергычларны кулланып үзегезнең туган җирегез турында хикәя язарга бирәм. Бәлки, арагызда шигырь иҗат итүчеләр дә табылыр. Уңышлар телим!

X. Билгеләр кую.- Бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз. Мин сезнең эшегездән канәгать. Алга таба да үз ана телегезне яратып, хөрмәт итеп гыйлем алырга омтылыгыз!

- Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

© 2010-2022