Әдәби уку дәресе. Тема: Дәрдмәнд Бер хәзинә

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Дәрдемәнд. "Бер хәзинә" хикәясе.

Максат: Дәрдемәнднең "Бер хәзинә" хикәясенең эчтәлеген сөйләмгә кертү, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: диалогик һәм монологик сөйләм үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, язучы портреты, ситуатив күнегүләр язылган биремле карточкалар , компьютер, интерактив такта, мәкальләр язылган плакат.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Әңгәмә:

  • Кайсы язучының иҗатын үтәбез? (Дәрдемәнд)

  • Дәрдемәнд псевдонимы нәрсәне аңлата? (сагышлы)

  • Дәрдемәнднең исеме ничек? (Закир Рәмиев)

  • Абыйсының исеме ничек? (С. Рәмиев)

  • Алар кайда зур китапханә салалар? (0ренбург өлкәсе Юлык авылында)

  • Китапханәнең мөдире кем була? (М.Фәйзи)

  • Дәрдемәнднең нинди хикәясен укыдык? (Бер хәзинә)

Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

  1. Актуальләштерү. Сүзлек белән эш. Сүзләр тактага язылган, укучылар транскрипцияләрен язалар, тәрҗемә итәләр.

Игенче, соңгы, басу, хәзинә, күмелгән, хыянәт итү, уңыш, туганнар, казыганнар, тапмаганнар

  1. Өйгә эшне тикшерү.

  • Укучылар хикәя буенча төзелгән планнарын укыйлар.

  1. Бер укучының планы буенча хикәядән җөмләләр уку, тәрҗемә итү.

  2. Белемнәрне ныгыту.

Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.

5 нче күнегү - интерактив тактада җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыру:

  1. Бер игенче соңгы көннәрендә балаларына: "Басуыбызда бер хәзинә бар"- дигән.

  2. Әмма кайда күмелгәнен белмим.

  3. Мин үлгәч, җирне сатмагыз, хәзинәне эзләгез.

  4. Җирне сатсагыз, балаларыгызга хыянәт итәрсез.

  5. Игенче үлгән.

  6. Икенче көнне ике туган басуга барганнар.

  7. Көне буе җир казыганнар, ләкин хәзинәне тапмаганнар.

  8. Көз көне игеннәр бик уңган.

  9. Уңышны күргәч, туганнар хәзинәнең нинди икәнен аңлаганнар.

6 нчы күнегү - укытучы җөмләнең башын әйтә, укучылар дәвам итәләр:

Бер игенче соңгы көннәрендә балаларына…

Мин үлгәч, җирне…

Җирне сатсагыз…

Икенче көнне…

Көне буе җир казыганнар, ләкин…

6. Биремле карточкалар буенча ситуатив күнегүләр төзү:

  • скажи, осенью урожая было много,

  • если продадите землю, предадите детей,

  • спроси, куда пошли два брата на следующий день,

  • скажи, хлебороб умер,

  • если хорошо вскопаете землю, урожай будет богатым.

  • предложи другу, скопать землю и найти богатство

  • спроси у друга, где закопано богатство

  • скажи, чтобы быть богатым, надо хорошо работать!

Укытучы: Әйе, хезмәтне яратсаң гына, бай һәм бәхетле булырсың!

Плакатта язылган мәкальләр ярдәмендә нәтиҗә ясау:

Хезмәт төбе - хәзинә.

Хезмәт итсәң, хөрмәт күрерсең.

Укытучы: Кайсы мәкаль хикәя эчтәлегенә туры килә?


  1. Белемнәрне ныгыту.

Тактада җөмләләрнең ахыры, башын укучылар әйтә:

  1. Бер игенче соңгы көннәрендә балаларына: "Басуыбызда бер хәзинә бар"- дигән.

  2. Мин үлгәч, җирне сатмагыз, хәзинәне эзләгез.

  3. Игенче үлгән.

  4. Икенче көнне ике туган басуга барганнар.

  5. Көне буе җир казыганнар, ләкин хәзинәне тапмаганнар.

  6. Көз көне уңыш күп булган.

  7. Уңышны күргәч, туганнар хәзинәнең нинди икәнен аңлаганнар.


  1. Компьютерда парлап эшләү, бирелгән репликаларга сорау яки җавап уйлап "Хезмәт төбе - хөрмәт" темасына диалог төзү һәм сөйләү:

  • Чөнки хезмәт итсәң генә хөрмәт күрерсең.

  • Син бакчада эшләргә яратыңмы?

  • Ни өчен "Хезмәт төбе - хәзинә" дигәннәр?

  • Әйе, хезмәтне яратырга кирәк.

  1. Өйгә эш. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.


  1. Укучыларның эшчәнлекләрен бәяләү, дәрескә йомгак яса

© 2010-2022