Урок математики на тему Отрезок (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1.Оештыру өлеше.

Исәнмесез, хәерле көн,

Хәерле көн, гөлләр,

Хәерле көн, кошлар,

Хәерле көн, укучылар,

  • Әйдәгез елмаешыйк. Һәм мин ышанып калам , үзебезнең эшчәнлегебездән дәрес буена яхшы кәефләр сакланыр. Бер-берегезгә уңышлар телик тә , шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлыйк.

- Бүген безнең дәресебездә бер хайван катнашыр,Хәзер мин табышмак әйтәм,кем икәнен табышмак чишкәч белерсез.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.Ул нәрсә?(куян) ( Слайд 1)

2.Актуалләштерү.

-Иртән куян мәктәпкә киткән.Юлда барган вакытта күңелле булсын өчен ул санарга уйлаган.

-Әйдәгез,без дә аның белән 1-10 кадәр хор белән саныйбыз.

-Мәктәпкә килеп җиткәч куян математика дәресенә кергән.Аңа үзебезнең белгәннәребезне күрсәтәбез.(Саннар тасмасы кирәк) Слайд 2

"Саннарның күршеләрен әйт!" уены.

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 саннары бирелгән, 2 санының уң як күршесе, 6 санының сул як күршесе, 4 саныннан соң нинди сан килә, 7 саны алдыннан нинди сан язылган?

- Карточкада бирелгән мисалларны исәплибез һәм җавапларны карточкалар белән күрсәтербез. (Слайд 3)

2+1 3+1 2+2 3+2 5-1

2-1 3-1 4-1 2+3 5-2

-Ә хәзер "Күңелле мәсьәләр" чишәбез. Сезнең алда санлы карточкалар ята. Җавапларны шул карточкалар ярдәмендә күрсәтергә кирәк. (Слайд 4)


  • Кош оясыннан 1 томшык күренеп тора. Ояда ничә кош? (1)

  • Тавыкның ничә аягы бар? (2)

  • Минем 1 сары карандашым бар иде, миңа тагын 1 яшел һәм 1 кызыл карандаш алдылар. Минем ничә карандашым булды? (3)

  • Ике тычканның ничә колагы бар? (4)

  • 6 аю баласы җиләк җыярга ашыга икән. Берсе арып артта калган. Ничә аю баласы алга чапкан?(5)

  • Ботакта 3 кызылтүш бар иде. Тагын 3 кызылтүш очып килде. Агачта барлыгы ничә кош булды? (6)

Физминутка.

-Куян арыды һәм ул ял итеп алырга булды.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк.

Менә шулай, менә шулай,

Сикереп алу бик кирәк.

3.Проблема кую.

-(Слайд 6) Фигуралар күрсәтү.Нинди фигуралар күрәсез?Нинди ике төркемгә аерырга була? Әйе,шулай итеп без җүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез инде?(Йомык һәм йомык булмаган сызыклар турында).Класста кайларда йомык сызыклар күрәсез?Кайларда йомык булмаган сызыклар күрәсез? V. Дәрес материалы өстендә эш.

№1.

№2.

№4

№5 карточкаларны эшлә,җавапларны тикшерәбез.(Слайд 6) VI. Ныгыту.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә биремнәр үтәү

  • VII. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау
  • Әйдәгез, хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйк.
  • Нәрсә белдек? 9 саны турында нәрсәләр белдегез?
  • Хәзер алдыгызда яткан конверттан түгәрәкләр алыгыз һәм бүгенге дәрестәге үзегезнең эшегезне бәяләгез.
  • Яшел түгәрәк - дәрес охшады, мин барысын да аңладым.
  • Сары - дәрес ошады, ләкин бераз аңлап бетермәдем.
  • Кызыл - мин дәрестә бернәрсә дә аңламадым.



© 2010-2022