Тест по литературному чтению на татарском языке для 3 класса

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 .Текстны укый башла.Укытучы сигналы буенча тукта һәм билгеләп куй.

Текстны ахырга кадәр укып бетер.

Яз.

Апрель - кошлар ае. Канатлы дусларыбызның күпчелеге җылы яклардан безгә шушы көннәрдә очып кайта. Сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле чын яз булмый.

Урманда кызылтүшләр күренде. Үзләре көрән-ак башлы, зәңгәрсу-кара сыртлы, койрыклары ап-ак сызыклы, түшләре исемнәреннән үк билгеле. Алар инде иртәдән кичкә кадәр тынмаслар , яз һәм җәй буе томшык йоммаслар. Урман симфониясенең төп солистлары - былбыллар апрель урталарына килеп җитәрләр.

Ак каеннар язны тоеп алды: зифа кәүсәләреннән татлы су агызды. Өстә, ботаклар киткән тирәдә, тишек тишеп, ул суны тукраннар ташыды. Янәшә иттереп, тагын берне тиште. Шулай бер-бер артлы тишә-тишә, ак кәүсәне әйләнеп чыкты, һәр тишектән алтындай саргылт су саркыды. Шунда якында гына бүтән кунаклар да күренде. Элек күк песнәкләр килде. Бүрекле песнәкләр дә көттермәде. Кунган бере, томшыкларын сузып, бал кебек тәмле суын эчте. Ул кошлар китүгә, һәртөрле матур күбәләкләр аллы-гөлле канатларын җилпи-җилпи килеп җитте. (138 сүз)

2.Тест сорауларына җавап бир һәм дөрес җавапны түгәрәкләп ал.

1.Бу нинди текст?


  1. Хикәяләү тексты 2)тасвирлау тексты 3)фикерләү тексты.

2.Текстта ничә төрле кош исеме очрады?

1) 3 2) 5 3)4

3.Былбыл икенче төрле ничек атала?

1)карлыгач 2) сандугач 3) тургай

4.Текст эчтәлеге буенча 2 сорау төзеп яз.

Ни өчен ________________________________________ ?

Кайчан _________________________________________ ?

5.Җөмләгә төшеп калган сүзләрне куеп яз .

Үзләре ___________ башлы, ________ сыртлы, койрыклары ________сызыклы, ___________ исемнәреннән үк билгеле.

6.Кошлар турында син нинди яңа мәгълүмат алдың?

________________________________________________________

________________________________________________________

7.Кайсы исем текстка туры килә?

1)Апрель- кошлар ае. 2) Кызылтүшләр 3)Ак каеннар.

8.Кайсы җөмлә бу текстныкы түгел?

1)Элек күк песнәкләр килде.

2)Сайрар кошлар кайтмыйча ,яз әле чын яз булмый.

3)Язгы урманда кошлар тавышы тынып тормый.

9.Тукраннар турында кайсы абзацта әйтелә?

1) 1 абзац 2) 2 абзац 3) 3 абзац

10. Җөмләне дәвам ит.

Шулай бер-бер артлы _____________________________

________________________________________________


© 2010-2022