Внеклассное мероприятие на тему

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рәхмәт сиңа , Әлифба , хуш , хуш , Әлифба!

Зал бәйрәмчә бизәлә , стенага «Рәхмәт сиңа , әлифбам» дигән язма эленә, матур язу , математика дәфтәрләре , балаларның ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла. Төрле дәрес , бәйрәм , экскурсияләр барышын сурәтләгән күрсәтмә материаллар әзерләнә һәм бәйрәм барышында экраннан күрсәтелә.

1 укучы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә-

Әлифба бәйрәме.

2 укучы

Әлифба тормышта

Беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

3 укучы

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл дус, әйдәле,

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

«Әлифба» җыры башкарыла.

И әлифбам син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле туган телемнең алтын ачкычы

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең

Син кадерле туган телемнең алтын ачкычы.

2.И әлифбам син кулымда

Балкыйсың ла нур булып

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

1 укучы

Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

2 укучы

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

3 укучы

Хәрефләрне тиз өйрәндек

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек

Мәктәптән без туймадык.

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә » җыры башкарыла.

1 укучы

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

2 укучы

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Укытучы:

Кем зирәк, кем тапкыр икән?

Сынап карыйк әйдәгез!

Сез җавапларны табыгыз,

Без табышмак әйтәбез.

Табышмаклар:

1. Акылсыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)

2. Сөяге юк, теле юк. (Тел).

3. Әрекмәндәй зур колак,

Аякары бер колач,

Борыны җиргә тигән

Килгән ул ерак илдән.( Фил).

4. Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (Яфрак).

5.Йомры йомшак, сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).

6. Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел -тегелгән,

Кеше түгел сөйли.( Китап).


-Нинди хәрефләр аваз белдерми ? ( ъ, ь . )

- Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефне язабыз , күрәбез , авазны ишетәбез , әйтәбез .)

  • Авазлар ничә төркемгә бүленә ? ( Ике төркемгә - тартыклар һәм сузыклар. )

-Ә хәзер «Сүз төзе » уены уйнарбыз. (Экранда чыга)



У: Хәзер инде Азбука китабы өйрәткән шигырьләр , әкиятләрнең кайберләре белән таныштырып китсәгез , без бик шат булыр идек.

(Экранда «Теремок» әкияте . 1 укучы сөйли.)

-Ребята , скажите пожалуйста , как называется это сказка?

-А теперь эту сказку нам расскажет Камилла.

(На экране сказка «Курочка ряба»)

-Сказку "Курочка ряба" расскажет нам Риназ.

(На экране появляется слово МА-МА)

-Стихотворение о маме читает нам Айрат.

Ну-ка, М , дай руку А ,

Ну-ка , МА ,

Дай руку МА.

МА и МА , а вместе - МАМА .

Сочетание жи, ши

У Вани маш…на.
У Никиты чиж…к.
У розы ш…пы.
У Славы лыж….
У Саши ёж…к.

У: Рәхмәт , балалар. Математикадан алган белемнәрегезне тикшереп китик. Игътибар белән мин биргән сорауларга уйлап , алдыгызда торган саннарны күтәреп күрсәтерсез.

1 сорау. Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәсме икән берегез

Түбәдә ничә кошчык. (8 )

2 сорау

Җиде малай урамга

Чыкты футбол уйнарга,

Өчәү килде тагын да.

Исәплә син барын да. (10 )

3 сорау.

Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйды. (6)

4 сорау.

Айдәр китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты,

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә. (5 )

5 сорау.

Кәрзиндә песи балалары утыра. Колаклары 6. Песи балалары ничә. ( 3 )

6 бирем. (Экранда мисаллар)

8 + 2= 4 - 2 =

5 + 5= 9 - 3 =

9 + 3= 10 - 5 =

3 + 3= 4 - 4 =

7 бирем. Иң озын кисемтәне билгеләргә.

8 бирем. Сумманың кыйммәтен тап, алуга мисал төзе.

3 укучы .

Сине укып бетерсәк тә.

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына,

Юлны ничек табарсың.

У: Дөньяда иң - иң матур ил

Барысы бергә

Ул минем туган илем!

У: Дөньяда иң - иң матур тел

Барысы бергә

Ул минем туган телем!

У: Сез Тукай абыйны

Беләсез һәммәгез.

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз әйдәгез.

«Туган тел » җыры башкарыла.

Класс җитәкчесе , директор , әти- әниләр котлый.

-




© 2010-2022