Классный час по теме «Тәртип кайдан башлана?»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Башлангыч сыйныфта тәрбия сәгате. Тема. Тәртип кайдан башлана? Слайд№1

I.Оештыру.

II.Уку мәсьәләсен кую.

-Шигырьләрне укып рәсемнәрне карап үтик әле.

Була сугыш чукмарлары,

Нәниләрне елата

Андыйларны мин хәтта

Язмас идем китапта.

-Бу малайлар турында нәрсә әйтерсез?Алар нинди?

Бусы менә :

-Тимә, ди-

Кечкенә балаларга.

Бу малай шундый яхшы,

Сокланырлык анарга!

-Бу нинди малай? Ни өчен?

-Сез кайсы малай кебек булырга теләр идегез?

-Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

-Сез тәртипне яки "тәртип" сүзен ничек аңлысыз?(дәресләр тәртибе,билгеле бер тәртиптә утыру, әйберләрнең тәртибе)

-Тәртипле булуны ничек аңлыйсыз?

-Тәртип сүзенең нәрсә аңлатканын аңлатмалы сүзлектән карап үтик әле.

  • Әйберләр, җансыз нәрсәләр куелышында, торышында эзлеклелек, җыйнаклык, уңайлык халәте.

  • Эш барышында яки тормышта урнашкан, кабул ителгән билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы.

  • Җәмгыятьтәге, коллективтагы барлык кешеләр өчен үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр буенча үз-үзеңне тотыш.

-Тормышта һәр кеше үз-үзен тотуның билгеле бер кагыйдәләрен үти. Сез тормышта төрле кешеләр белән очрашасыз. Аларның үз-үзләрен тотышына, кылган эшләренә бәя бирәсез. Шул ук вакытта үзегез турында да онытмагыз. Бүгенге дәрестә сез менә үзегезнең тотышыгызга бәя бирерсез.

-Әйтегез әле, ни өчен җанлы әйберләр дә, җансыз әйберләр дә билгеле тәртип буенча яшәргә тиеш? Әйтик, юл, һава, су транспортлары?

-Тәртип барыннан да элек, кем өчен кирәк?

-Тәртипле булу өчен нинди булырга кирәк?

-Тәртиплелекне сез кайларда күрсәтә аласыз?

-Акыллы ,тәртипле кеше үзен башкаларга бары яхшы яктан гына күрсәтү өчен, хәзерлекне кайдан ук башларга тиеш?

-Хәзер Зәринә белән Алсу башкаруында "Качкан оеклар" дип аталган шигырь тыңлап китик.

Кыз. Шкаф эчләрен карадым кереп,

Эзләдем бөтен өйне бетереп.

Анда да юклар, монда да юклар.

Кайда соң минем чуар оеклар?

Сорап карадым апаемнан да.

Апасы.Аларны мин күрдем урамда.

Кыз. Нәкъ шулар идеме?

Апасы. Нәкъ шулар иде:

Үзеңне эзләп баралар иде!

Кыз. Әйтәм лә аны беркайда юклар,

Ах, тиктормаслар, шаян оеклар!

Ә соң алар ничек ишек ачканнар,

Аяктан башка ничек качканнар?

(оекларны эзләп табып ала)

Урамнан кергәннәрдер, апа,-

Өстәл астында оеклар ята.

-Бу кыз турында нәрсә әйтә аласыз?

-Өйдә тәртиле кешенең барлык әйберләре дә тәртитә булырга тиеш.

-Май чүлмәгеннән билгеле мәкален сез ничек аңлыйсыз?

-Димәк, иң беренче без үзебезнең тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китерергә тиешбез.

-Сез үзегезнең киемнәрегезне ничек саклыйсыз?

-Өйдә сез нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешсез?

Бу рәсемнәр ни турында сөйли?


-Өйдән чыккач безне урам көтә. Менә хәзер мин урамда булган бер хәл белән таныштырып үтәм.Игътибар белән тыңлагыз.

Әдип исемле малай күккә карап , сызгыра -сызгыра бара икән.Һәм ул кинәт каршысына килүче бабайга бәрелеп үтеп китте. Һәм юлдан чыгарга яшел ут янганны көтеп торучы җәяүлеләр төркемен ерып алга таба омтылды.

-Әдип турында нәрсәләр әйтерсез? Ул нинди малай?

-Нинди кагыйдәләрне үтәмәде?

-Димәк, урамда без нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешбез?

-Без сезнең белән күп вакыт мәктәптә булабыз.Мәктәптә дә без тәртипле булу өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә тиешбез.

Зәринә башкаруында Нәҗип Мадьяровның "Их, өндә дә булсачы!" дип исемләнгән шигырен тыңлап китик әле.

Сыйныфыбыздагы тәртип

Нык яхшырды, яхшырды.

Шуны хөрмәтләп,директор

Грамота тапшырды.

Нилектән соң шулай булды?

Без ничек алга киттек?

Сәбәбләре күп ,шуларның

Кайберсен әйтеп китик!

Хәзер Искәндәр дә начар

Гадәтләрен ташлады,

Үзеннән кечкенәләрне

Кыерсытмый башлады.

Шигырь ятларга иренгән

Адель дә нык үзгәрде.

Соңгы бирелгән шигырьне

Искиткеч шәп өйрәнде.

Йөзләре яктырды әнә

Дамир, Булатларның да.

Сөйләшми башлады алар

Дәрес вакытларында.

Шулчак әнием уятып

Әйтте: "Улым, торсаңчы?!"

Торгач уйлыйм: "Шушы хәлләр,

Их, өндә дә булсачы!"

-Бу шигырьдә балаларның нинди кагыйдәләрне үтәмәве турында сүз бара?

-Тагын нинди кагыйдәләрне сез мәктәптә үтәргә тиешсез?


-Тагын без үзебезнең тәртиплелекне кайда күрсәтә алабыз?

-Җәмәгать урыннарындагы кагыйдәләр турында без сөйләшүебезне киләсе сыйныф сәгатендә дәвам иттерербез.

-Бүгенге дәрестә сөйләшкәннәргә туры килерлек нинди мәкальләр беләсез?

-Тормыш кешеләрне һәр адымда саный. Урамда, җәмәгать урыннарында, мәктәптә, болында, мәктәптә без төрле вакыйгаларга тап булабыз,төрле кешеләр белән очрашып сөйләшәбез. Менә шул вактта безнең ни дәрәҗәдә тәрбиле, тәртипле, намуслы булуыбыз бик ачык күренә.

IV.Йомгаклау.

-Димәк, тәртипле кеше нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Ул нинди булырга тиеш?

-Тәртиплелеккә беренче адымны кайдан башларсыз?

-Түбәндәге кагыйдәләрне тулыладырып бетерик әле.


  • ... җитешсезлекләреңне

аңларга, күрергә өйрән.

  • ... киңәшенә колак сал.

  • Гаилә,коллектив, җәмгыять куйган таләпләрне ныклап ...

  • Тәртипсезлекләр килеп чыкканда, аларның ... тикшер һәм тиешле нәтиҗә яса.

  • Тәртипле кешеләрдән ... ал, тәртипсезләрдән ... ал.

-Әлеге кагыйдәләрне үтәсәгез сез үзегезне тәртипле укчылар дип атый алырсыз, һәм өндә дә без мактауга лаек булырбыз.



Слайд №2 шигырьне укучы укый

Сугышалар, кечке-нәләрне кыерсыталар, тәртипсезләр.

Слайд №3шигырьне икенче укучы укый.

Тәртипле, акыллы.

Җаваплар тыңланыла.

Тәртипле булу турында.

Слайд№4



Слайд№5 җаваплар тыңланыла

Кеше өчен, аның сәламәтлеге өчен, гомерләрен саклап калу өчен.

Өйдә, мәктәптә, урамда, җәмәгать урыннарында.

(бу сүзләр тактага куела)

Үзеннән, өйдән.



Үз әйберләрен урынына җыеп куя белми.

Тышкы кыяфәт кешенең нинди икәнен күрсәтеп тора.

(җаваплар)

Слайд№6 Өйдә

-үзеңнең тышкы кыяфәтеңә игътибарлы булырга,

-әти-әниләрне тыңларга

-өлкәннәрне хөрмәт итәргә,

-абый-апа,сеңел-энеләр белән дус булырга ,

-өйдәге вазыйфаларны үтәргә кирәк.

Тәртипсез,әдәпсез.

Сызгырып йөри, бабайны бәреп үтте, юл аркылы чыкканда.

Слайд№7 урамда Рәсемнәр буенча кагыйдәләрне әйтәләр.

-куркынычсызлык кагыйдәләрен,

-әйләнә тирәдәге кешеләргә мөнәсәбәт

-үз-үзеңне тоту.




Башкаларны кыерсыту,өйгә бирелгән эшләрен эшләмәүләре, дәрес вакытында тыңлап утырмаулары турында.

Слайд№8Мәктәптә

-бер-берең блән дус, тату булырга,

-укытучыларны тыңларга,

-гимназия хезмәткәрләрен хөрмәт итәргә,

-гимназия милкен сакларга

Слайд №9

Җәмәгать урыннарында

транспортта

кинотеатрда

музейларда

кибетләрдә


Җыйнак, пөхтә, ихтирамлы, ихтибарлы

Үзебездән, өйдән.

Слайд№10

Үзеңнең

Өлкәннә р

үтә

сәбәбен

үрнәк

гыйбрәт



© 2010-2022