- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока по технологии «Көзге уңыш»
Конспект урока по технологии «Көзге уңыш»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Хабибуллина Р.Р. |
Дата | 06.01.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Тема. «Көзге уңыш» проект эше Тема максаты: Пластилиннан яшелчәләр ясау технологиясен өйрәтү, "Көзге уңыш" проектын төзү Планлаштырыл ган нәтиҗә: Пластилиннан яшелчәләр ясау технологиясен белү, "Көзге уңыш" проекты төзү Предмет буенча белемнәр: Пластилин-нан яшелчә-ләр ясау технология-сен белү, "Көзге уңыш" проектын төзү Шәхси: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү
Регулятив: пластилин белән эшләү алгоритмын үзләштерү Танып белү: рәсемнәр буенча яшелчәләрне тану, фикерләүдә логик чылбыр төзү Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү, төркемдә хезмәттәшлек итү Төп төшенчәләр: композиция, проект
Пространство оештыру Предметара: әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать
Эш формасы: индивидуаль, парлап, фронталь. Ресурслар: "технология" дәреслеге, предмет рәсемнәре, мультимединая презентация, муляжлар, пластилин, каты кәгазь, стека, чүпрәк
I этап Эшкә кызыксыну тудыру Укытучы эшчәнлеге:
- Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
-
Яшелчәләр турында табышмаклар әйтү. ( помидор, кишер, баклажан, суган турында)
- Болар барысы да нәрсәләр дип атала?
- Яшелчәләрнең җимеш һәм сабак өлеше була. Әйдәгез кайсы җимеш кайсы сабакныкы икән, аларны тоташтырыйк әле.
- Ә сез яшелчәләр яратасызмы? Аларны ни өчен ашарга кирәк?Алар кайчан өлгерәләр?
- Бүгенге дәрестә без сезнең белән "Көзге уңыш" проекты өстендә эшләрбез. Эшне оештыру өчен план төзербез. (РУУГ)
Укучы эшчәнлеге:
-
Җавап табу, шул яшелчәләрне кәрзингә сала бару ( помидор, кишер, баклажан, суган)
-
Яшелчәләр.
- Җимешне сабаклары белән тоташтыралар.
- Укучылар сорауларга җавап бирәләр
- Көз көне
План.
- Эш урынын әзерләү.
- Пластилиннан әвәләп яшелчәләр ясау технологиясе белән танышу.
- Һәркемнең нинди яшелчә әвәләвен бүлешү.
- Композиция төзү.(Композиция ул әйберләрнең матур итеп тезелүе)
- Нәтиҗә ясау.
II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру
Укытучы эшчәнлеге: -Ә хәзер эшне план нигезендә башлыйбыз:
- Эш урынын әзерлибез, кирәкле әйберләрне барлыйбыз. Эш өчен каты кәгазь, пластилин
2. Пластилиннан яшелчәләр әвәләү технологиясе турында видеоматериал карыйбыз.
Укучы эшчәнлеге:
- эш урынын әзерлиләр(ШУУГ) -укучылар әвәләү технологиясен өйрәнәләр (ТБУУГ)
III этап Физкультминутка Бармакларга күнегүләр ясау. IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Укытучы эшчәнлеге:
- Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү: пычак белән эшләгәндә иптәшеңә төртмә, кулыңны киемеңә сөртмә.
- Укытучы эш барышын күзәтә
Укучы эшчәнлеге:
- Төркемнәргә бүленү, һәркемнең нинди яшелчә әвәләвен бүлешү, төркем җитәкчесен билгеләү.(ШУУГ)
- Пластилиннан төрле яшелчәләр һәм кәрзин әвәләү
- Укытучы эш барышын күзәтә
Укучы эшчәнлеге:
- Төркем җитәкчесе хаталарны төзәтә, һәр төркем үзенең композициясен төзи.(КУУГ)
VII этап Йомгаклау Укытучы эшчәнлеге
- Бүгенге дәрестә без нинди проект өстендә эшләдек?
- Аларга үзегезнең бәягезне бирегез.
Укучы эшчәнлеге:
-
"Яшелчә бакчасында" уены
-
Сорауга җавап бирү.