- Преподавателю
- Начальные классы
- Исем темасы буенча тест
Исем темасы буенча тест
Раздел | Начальные классы |
Класс | 4 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Яруллина И.М. |
Дата | 14.02.2016 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Исем
1.Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?
А) эшне белдергән сүзләргә
Б)предметны белдергән сүзләргә
В) предметның билгесен белдергән сүзләргә
2.Исемнәрне тап:
А)кызыл
Б)тар
В)ашлык
3.Ялгызлык исемнәр рәтен тап :
А) авыл, китап
Б)савыт, Идел
В) Алсу, Хәлилов
Г)давыл, урман
4.Парлы сүзләр рәтен тап:
А) кабак, таш
Б)көзге, язгы
В)аш-су,бала-чага
5.Кушма сүзләр рәтен тап:
А)күбәләк, урындык
Б)аккош, башваткыч
В)урманчы, алъяпкыч
6.Иялек килешендәге исемнәрне тап:
А) дәрес, авыл
Б)күлнең, болытның
В)юлга, мәктәпкә
7. Текстны укы һәм биремнәрне эшлә:
Укучылар җәй көне мәктәп бакчасында эшләделәр. Алар кишер, суган, чөгендер, кыяр, помидор утырттылар. Яшелчәләр матур булып үсеп киттеләр. Көз көне алар мул уңыш алдылар.
1.Текстта исемнәрне тап.
2. Килешләрне билгеләргә.
3. Көз, яшелчәләр сүзләрен килешләр белән төрләндер.