Туган тел ( 2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Туган тел - иң татлы тел". Балаларда кешелеклелек, әдәплелек,туган телгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру,яхшы гадәтләр тәрбияләү җитди бурычка әверелде. Укучыларда күркәм гадәтләр, әдәплелек күнекмәләре тәрбияләүдә " Әдәплелек дәресләре" нең әһәмияте зур. Түбәндә " Туган тел - иң татлы тел" дигән темага 2 класста уздырылган сыйныфтан тыш чара тәкъдим ителә. Класс бәйрәмчә бизәлә. Тактага " Инсафлының теле саф", " Әдәп башы - тел", " Әдәп төбе - матур гадәт" дип язылган мәкальләр эленә. Электрон тактага журнал ясала. Журнал тышына " Туган тел - иң татлы тел" дип языла. 1 нче слайд. " Иң татлы тел - туган тел", Анам сөйләп торган тел". 2 нче слайд. " Әссәламегаләйкем" җыры. Ромашка чәчәге таҗына сораулар һәм биремнәр язылган. 3 нче слайд." Рәхмәт!", " Тәмле сүзләр", " Шифалы сүзләр", " Тылсымлы сүзләр". 4 нче слайд. " Сау булыгыз!". Укытучы.

  • Укучылар, сез нинди газета- журналларны өегезгә алдырасыз һәм яратып укыйсыз?
( укучылар җавабы тыңлана.) Укытучы.
  • Әйе, сезнең күбегез " Сабантуй" газеталары, " Күчтәнәч", " Салават күпере" журналларын яратып укый. Алар сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтә. Журналлар матур рәсемле, яхшы эчтәлекле, рус һәм татар телләрендә чыга. Бүген без үзебез " Туган тел - иң татлы тел" дигән журнал чыгарабыз. Журналның битләрен ача барып, үз - үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз. Хәзер аның беренче битен ачабыз.
Укучылар башкаруында " Мин яратам сине, Татарстан" җырының 2 нче куплеты яңгырый. Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам. Җан эреткеч әнкәм телең өчен, Татар телең өчен яратам. Укытучы. Туган тел! Татар теле! Аны яратмый мөмкин түгел!. Моннан да көчле, кодрәтле,татлы,назлы,йомшак, ләззәтле сүз бармы икән? Безнең туган телебез - татар теле. Аны ана теле,диләр. Чөнки туган телдә беренче сүзне безгә әниләр әйтә. Без үз ана телебездә сөйләшәбез. Ана теле - бик матур, ягымлы, бай тел.Ул "тәмле", "шифалы"," тылсымлы" сүзләргә бик бай. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай күп әкиятләр, шигырьләр язган. Безгә ул зур бүләк калдырган. Нинди бүләк икән ул? Кем әйтә? Укучылар. " Туган тел" дигән шигырь. Укытучы. Әйе. Бик дөрес. Әйдәгез әле аны бергәләп җырлыйк.( " Туган тел" җыры яңгырый.) Укытучы. " Туган тел - иң татлы тел". Туган тел - иң тәмле тел". Тәмле дип телең йотма, Туган телне онытма!"- дип язган халык шагыйре Шәүкәт абый Галиев. Хәзер журналыбызның 2 нче битен ачыйк. ( укучылар башкаруында " Әссәламегаләйкем!" җыры башкарыла. Р. Әхиярова көе, Г. Садә сүзләре) Укытучы. Балалар бу җыр сездә нинди хисләр уятты?( Бу җырны тыңлаганда күңел табигать белән тоташа, иртәнге сафлык, иркенлек, күңел күтәренкелеге сизәсең. Җырның эчтәлегендә дә күңелгә ятышлы тылсымлы сүзләр бар.Синең белән, кояш белән исәнләшәләр. Әссәламегаләйкем - "исәнмесез" дигән сүз. Исәнмесез! Танышлар булмасак та, Бер- беребезгә баш иеп исәнләштек. Исәнмесез! Без бер - беребезгә нинди сүз әйттек? Гади " исәнмесез" дән башка бер сүз дә әйтмәдек. Нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда? Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?

( укучылар җаваплары тыңлана)

  • Матур итеп исәнләшкәч, " бер тамчы шатлык арта икән тормышта". Димәк, " Исәнмесез!"дигән гадәти сүз "Мин сине күрәм, кеше,син миңа ошыйсың.Белеп тор мин сиңа ихтирамлы һәм синең дә мине хөрмәт итүеңне телим. Мин сиңа иң кадерле нәрсәләр - исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим" дигән мәгънәне белдерә. Исәнләшергә теләмәү яки биргән сәламне алмау, кешене күрмәмешкә салышу һәрчак һәм һәр халыкта да зур әдәпсезлек, тирә- юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү дип саналган.

Татар халкының аксакаллары, олы яшьтәге әби- бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр. Бу- кулларымда корал юк, мин сиңа дустанә мөгамәләдә, дигәнне аңлата.

  • Танышлар, дуслар, укытучылар белән генә исәнләшәләрме, әллә әти-әниең, әби-бабаң белән дә исәнләшү кирәкме? Хәкимҗан Халиковның " Хәерле иртә" шигырен тыңлагач, сез бу сорауга җавап табарсыз.

Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:

-Чи -чи -чи,- диләр .

Казлар әйтә : га-га-га,

Ә үрдәкләр: бак-бак-бак.

Нәни бәбкәләре дә:

-Пыш -пыш,- диләр такмаклап.

Берсен тотып иркәлим,

Икенчесен иркәлим....

Алар:" Пыш- пыш -пыш" ,-дисә,

Мин : " Хәерле иртә!"- дим.

Тукта, тукта! Нишләргә?

Әле төште хәтергә:

Әнигә бит шулай дип

Онытканмын әйтергә.

  • Балалар, ә сез әти- әниләрегезгә хәерле иртә телисезме соң? Тагын нинди сәламләү сүзләрегез бар? ( укучылар җавабы тыңлана) Ж урналыбызның бу битен кешеләргә яхшылык, дөньяга иминлек теләп башладык. Журналыбызның 3 нче битен ачабыз. Бу "бит" ачылмый икән әле. Безгә Ромашка кызы сораулар алып килгән. Шул сорауларга дөрес җавап бирсәк, ачылыр, мөгаен.

Ромашкада язылган сораулар:

Исәнләшү нәрсәне аңлата?

Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

Тагын нинди исәнләшү сүзләре беләсез?

Көндез ничек исәнләшәләр?

Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзе нинди?

Без бик күп исәнләшү сүзләре белдек. Ләкин теләсә кайчан теләсә нинди исәнләшү сүзе әйтергә ярыймы?( җавап тыңлана.) Рәхмәт, балалар нәкъ менә шушы сүзгә килеп җиттек тә инде." Рәхмәт!", " Рәхмәт яусын!"," Рәхмәтләр яусын!". Бик тәмле сүзләр.

" Бер рәхмәт мең бәладән коткара ", диләр.

Ике укучы Шәүкәт Галиевның " Тагын бер рәхмәт" шигырен сөйли. Рәхмәтне санау өчен генә түгел, ә чын йөрәктән, эшләп алырга кирәк. Шагыйрь Әхмәт Исхакның " Беренче рәхмәт" шигырен бер укучы сөйли.

Алсу хәзер зур кыз инде-

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт!

  • Алсуның абыйсы нинди малай икән? Тагын кайчан рәхмәт әйтергә мөмкин? Бер укучы Ш. Галиевның " Рәхмәтләр хакында" дигән шигырен сөйли.

Журналның 4 нче бите ачыла. Исәнләшә белеп тә, саубуллашырга оныта торган булсагыз, сезне тәрбияле бала димәсләр. Саубуллашу сүзләре берничә: " Хушыгыз!", " Сау булыгыз!", " Сау булып торыгыз!", " Исән булыгыз!". Боларын да онытмагыз! Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була . Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз! Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да тәмле сүзнең кадере китми, рәхмәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә. Бүген ишеткән тәмле сүзләр күңелләрегездә озак саклансын, ул сүзләрне ешрак әйтегез!.





© 2010-2022