Математикадан дәрес конспекты. 100 эчендә кушу һәм алу. 2 класс

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

МББУ "Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе"

100 эчендә кушу һәм алу

2 нче сыйныфта математика дәресе



I квалификацион категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы Вилданова Л.М.





Тема: 100 эчендә кушу һәм алу.

Максат:1дән 100гә кадәрле саннар нумерациясен кабатлау;100 эчендә кушу һәм алуны ныгыту; укучыларда милли үзаң,милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә,йолаларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: математика дәреслеге ,мультимедийный проектор,презентация,биремле карточкалар.

Дәрес барышы

-Хәерле көн укучылар!Менә без математика дәресен башлыйбыз.Без бүген бу дәрестә үзебезнең тапкырлыгыбызны,зирәклегебезне тагын бер кат сынап карарбыз.Мин сезгә бик тирән мәгънәле татар халык мәкале әйтәм,ә сез дәвам итәрсез.Егет кешегә ......(җитмеш төрле һөйнәр дә аз)

-Дөрес укучылар!Бүген шул җитмеш төрле һөнәрләрнең берсе белән танышырбыз.Экранда сәер билгеләр төшерелгән .Игътибар белән карагыз әле,анда ниләр бар?

(Слайд №1)

Саннар,нокталар,сызыклар

Иң кечкенә сан нинди? Иң зур сан? Ә хәзер саннарны үсә бару тәртибендә тоташтырабыз.Укучылар нәрсә килеп чыкты?

-Өй.

-Юк, укучылар бу өй түгел,аның сызымы гына.Өй салу өчен безгә тырышырга кирәк булыр.Өй салу җиңел эш түгел.Татар халкы өйнең кәрнизләрен,тәрәзә кашагаларын,ишек йөзлекләрен милли бизәкләр белән матурлаган.Безнең халкыбыз агач сәнгате белән бик мактаулы.Чөнки агач эше- тормышыбызның иң кирәкле хезмәтләреннән берсе.Тәрәзә,ишек йөзлекләре, элек-электән үтеп баручыларны таң калдырган.Тәрәзә йөзлеге-сырлап,бизәкләп эшләнгән юка такта-ишек яки тәрәзә уеп куелган урын ул.Татар халкының бик матур мәкале бар.Әйдәгез бергәләп укыйбыз.(слайд №2)

"Өе нурлының-йөзе нурлы"Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Ә хәзер табышмак укыйбыз(слайд №3)

Өй артында ак тана,мөгезем бар,- дип мактана

Табышмакның җавабын дөрес әйтсәк,безгә мисаллар ачылачак (слайд№4) Тактада һәм дәфтәрдә мисаллар чишү.

-Укучылар өй җылы,нык,күркәм булсын өчен нишләргә кирәк?

-Мүкләргә.Бу турыда безнең халыкта нинди мәкаль бар әле?

Өй салуның ние бар,мүклисе дә чутлыйсы (слайд№5) Ә хәзер без дә исәпләү күнегүләре үткәрик (телдән исәпләү күнегүләре)

Безнең күлдә бүген иртән Бакчадагы җимлекләргә

100 аккош йөзә иде. Килде 44 чыпчык.

Ярга чыкты уныбыз, Тагын унбиш килделәр ,

Ничә калдык инде без? Алар ничә булдылар?

Безнең өйдә ак тавыкка Бишесе чуар аның

Сокланмаган кеше юк. Ягез,кем әйтә ала

"Кара",-диләр һәммәсе дә, Ничә чеби чыгарган ул?

Нинди генә чебеш юк.

Унысы ак, егермесе кара,

Укучылар йортны төзү өчен осталар сайларга кирәк .Иң тырыш,тапкыр укучылар оста була ала.Ә хәзер экрандагы геометрик фигураларны дәфтәребездә сызабыз (слайд №6)

Физкультминут

Утырып инде ардык Куллар өстә,уңда ,сулда

Бераз ял итеп алыйк. Утырып,торып алыйк.

Кулларны билгә куеп, Кушаяклап сикерик тә,

Башларны чайкап алыйк. Урыныбызга утырыйк.

-Укучылар йортны төзү өчен бүрәнәләрне кайдан алалар соң?Урманнан. Ә хәзер мәсьәлә чишәрбез.

Осталар урманнан бер машина белән3 6 бүрәнә,икенче машина белән 2 4 бүрәнә алып кайттылар.Алар барлыгы ничә бүрәнә алып кайттылар?Бер машинага икенчесенә караганда ничәгә күбрәк бүрәнә салып кайтканнар?

Йорт төзү өчен бүрәнәләр әзер,инде нишләргә кирәк?

Бура бурарга.Карточкадагы мисалларны эшли барабыз,бураныбурый барабыз.Булдырдыгыз,укучылар.Ничек әйтәләр әле? "Тырышкан табар-...(ташка кадак кагар).

Йорт төзелеп беттеме инде? Тагын нәрсә ясыйсы калды?

Түбә ябасы. Түбә ябу өчен нәрсә кирәк? Такта.Монда инде озынлык үлчәү берәмлекләрен белергә кирәк. (слайд№7)

Тест эшләү.(слайд№8)

Халык ничек әйтә әле? "Күмәк күтәрсә....(күлне күчерер)

Дәресне йомгаклау.

Билгеләр кую.

© 2010-2022