1 сыйныф укудан эш программасына ФГОС буенча аңлатма язуы (рус төркеме)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 1 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН "ӘДӘБИ УКУ" КУРСЫ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ

Дәреслек: Хәйдарова Р.З. Татар Теле. 1 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. - Казан: «Татармультфильм», 2012.

Аңлатма язуы

1 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы. 11. МБГБУ "Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы "Карпов В.В. исемендәге лицей "ның башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы 12. МБГБУ "ТР Зеленодол муниципаль районы " Карпов В.В. исемендәге лицей" ның 2015-2016 нчы уку елына укыту планы. ( Боерык №131-од, 28.08.2015);

1 нче сыйныф өчен "Әдәби уку " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.), 1 нче сыйныф өчен Р.З. Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: "Татармультфильм", 2014.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде. Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Күңелле татар теле. - Казан: Татармультфильм, 2012.-100 бит.
Рус телле балаларга әдәби уку курсының төп максаты: Укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала: татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү; татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү; программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү; татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыру; халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү
Укыту предметының төп эчтәлеге: Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү. Тыңлап аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Уку. Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү; дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү; тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку; укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; укыганда сүзлекләр куллана белү. Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү; Бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу.
Фәннең укыту планындагы урыны: Укыту планында 1 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 1 сәгать бирелә. Программада 33 сәгать каралган.
Шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре: Әдәби укудан башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре: татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. Татар теленә өйрәтүнең метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив гамәлләр:

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив гамәлләр:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;

- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре: татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу; телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү; татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
1 нче сыйныфларның рус төркеме өчен әдәби уку программасының эчтәлеге:

Тема

Сәгать саны

Грамматик материал

Әйдәгез,танышабыз!

3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Урман дусларыбыз

2

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Спорт бәйрәме

2

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә

2

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Йорт хайваннары һәм кошлары

3

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү

Бакчада

2

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш җитте

4

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул

3

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Безнең гаилә

3

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Гаилә әгъзаларының нишләгәннәрен әйтә белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8нче март бәйрәме белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Татар халык ашлары

2

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә

3

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Без шәһәрдә яшибез

2

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә, сурәтли белү. Нинди республикада яшәгәнеңне, нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Җәй җитә

2

Җәй билгеләрен әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

Барлыгы

33

Укыту- тематик планлаштыру: Укытучы: Шаймуллина Г.М. Сыйныф: 1а, 1б. Сәгатьләр саны: атнага 1 сәгатьтән 33 сәгать

1б 1 триместр

12

12 2 триместр

10

10 3 триместр

11

11 Барлыгы

33

33

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде: ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү Д/с - диалогик сөйләм М/с - монологик сөйләм.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

ТЫҢЛАП АҢЛАУ

ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ

УКУ

Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау,аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;

Сүзләрне,сүзтезмәләрне,җөмләләрне,грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү

Җөмләләрне тыңлап,сүз санын билгеләү

Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, әңгәмә кору.

Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү.

Аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү.

Тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү.

Укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү.

Үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Аңлап,дөрес итеп уку;

Текстагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары: Башлангыч сыйныф

Эш төрләре

Сыйныфлар



I II III IV

11.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4 минут

0,3-0,5минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

44.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты".

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014. 3. Укыту өчен методик ярдәмлек. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма/Р. З. Хәйдарова, Н. Г. Галиева, Л. Ә. Гыйниятуллина. - Казан: Татармультфильм, 2012, 148 бит. Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә: - күрсәтмә әсбаплар; - белешмә материаллар; - аудио- һәм видеоәсбаплар; - мультимедиа укыту программалары; - электрон дәреслекләр; - компьютер программалары; - интерактив тикшерү программалары; - татар сайтлары; - электрон китапханә.
Өстәмә әдәбият:

1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, Дәреслек: Хәйдарова Р.З. Татар Теле. 1 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. - Казан: «Татармультфильм», 2012.

2. Насибуллина Р.Н. "Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных уча-щихся начальных классов". - "Мәгариф" нәшрияты, 2007. 3. Мещерякова В. Н. Нигматуллина. Р. Р. Татарча да яхшы бел: Методическое пособие к аудиокурсу по татарскому языку для русскоязычных учащихся дошкольного и младшего школьного возраста.: В двух частях . Часть первая. - Казань: Институт развития образования РТ, 2013.-136 с. 4. Газизова А.Н "Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар" "Яңалиф" нәшрияты, 2005 5. Галиева Н. Г. Туйметова Р. М. Рабочая тетрадь к учебнику по татарскому языку и литературному чтению "Күңелле татар теле" для 1-го класса общеобразовательных учреждений (для русскоязычных учащихся). Казань: Татармультфильм, 2012. -60 с.

6"Фән һәм мәктәп", "Мәгариф" ,"Гаилә һәм мәктәп" журналлары.

7 "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары.

Мәгълүмат чыганаклары Edu tatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы Digital.1september.ru. Школа цифрового века ed.gov.ru

Белем бирү буенча федераль агентлык apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

һәм профессиональ әзерләү академиясе

lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

mon.tatar.ru

shoolexpo.ru

. belem.ru

. tatar.ru ТР рәсми серверы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ru ТР электрон газетасы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ru on- line русча сүзлек

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

9



© 2010-2022