- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока «2 санын тапкырлау»
Конспект урока «2 санын тапкырлау»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гиниятуллина Р.Х. |
Дата | 26.01.2013 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
2 санын тапкырлау
(II сыйныфта математика дәресе) ___________________________________ Раиля Гиниятуллина, Чистай муниципаль районы Татар Талкышы гомуми урта белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы _______________________________________________________________ Дәрес тибы. Яңа материалны үзләштерү. Дәрес төре.Теоритик һәм практик мөстәкыйль эшләү дәресе. Максат. 2 санына тапкырлау таблицасын төзү һәм үзләштерү. Бурычлар. 2 санына тапкырлау таблицасын төзү һәм үзләштерү; телдән һәм язма исәпләү күнекмәләрен камилләштерү; игътибар, хәтер,логик фикерләү сәләтен үстерү; коллективта бергәләп эшләү, бер-береңне тыңлау күнекмәләрен тәрбияләү. Дәрес этаплары:
- алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү;
- яңа материалны презентацияләү;
- укытучы җитәкчелегендә практика;
- эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя;
- укучыларның белемнәрен тикшерү;
- йомгак ясау;
- өй эшен билгеләү;
- махсус кабатлау.
Дәрес барышы. I.Оештыру моменты. Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә! Укучылар. Хәерле булсын безнең дәресебез, Хәерле булсын безнең һәр эшебез. Кызыклы һәм мавыктыргыч шул Безнең математика дәресебез. II.Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү. 1.Игътибарны, хәтерне,логик фикерләүне үстерү өчен биремнәр. Укытучы: - Хәзер укучылар болай итәбез: 4 түгәрәк ясагыз. Бу шартлы рәвештә 2 кыз һәм 2 малай булсын.Хәзер түбәндәге шартларга туры килерлек итеп биремнәрне үтәгез. А) барлык балалар да елмая; Б) кызлар барысы да күзлек кигән, ә малайларның кайберләре күзлек кигән; В) барлык малайлар сипкелле, кайбер кызлар сипкелле. Укытучы:- Ничә вариант булырга мөмкин? Укучылар:- 4 вариант булырга мөмкин: 1 кыз елмая, күзлекле, сипкелле; 2 кыз елмая, күзлекле, сипкелсез; 2 малай елмая, күзлексез, сипкелле; 1 малай елмая, күзлекле, сипкелле.(Слайд 1 ачыла) Укытучы. Барыгызда да шундый рәсем чыктымы? Булдырдыгыз! 2.Укытучы.- Сез уйларга, фикер йөртергә, тиз исәпләргә,кызыклы төшенчәләр белән танышырга телисезме? Укучылар.-Әйе, телибез. Укытучы.-Әгәр бәйрәмдә безнең сыйныфтан берничә укучы җырласа, берничәсе биесә, берничәсе шигырь сөйләсә, укчыларны биюче, җырлаучы, шигырь сөйләүче төркемнәргә бүлеп буламы? Укучылар фикере. - Әйе, була, чөнки һәр төркемдә балалар бар.
- Бүлеп булмый, чөнки төркемдә балалар саны тигез түгел.(Слайд 2)
- Укытучы: - Мин әйткән тәртиптә сүзләрне кабатлагыз: кимүче, кушылучы, киметүче, минус, аерма, сумма.
- Сезнең уегызча, кайсы сүз артык?Ни өчен?
Физминутка
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк
Сикергәләп тә алыйк.
Уңга, сулга күз салыйк,
Муеннарны боргалыйк.
Ишкәкләрне нык тотыйк
Беләкләрне ныгытыйк.
Кулларны алга сузыйк,
Үткен кайчылар булыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Кул тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк
Арганнарга булышыйк. V. Бәйсез мөстәкыйль практика. Укучылар яңа алган белемгә таянып, дәреслек буенча №3 эшне эшлиләр. (Ярдәм кирәксенгән балаларга укытучы булыша) 2 саны ничә тапкыр алына?Икенче ысул белән тапкырлауны ничек исәпләп чыгарырга мөмкин? №2 не укучылар парларда эшлиләр. VI.Эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя. (Слайд 5). Укытучы. -Укучылар, үз эшләрегезне тикшереп бәя бирегез. VII. Укучыларның белемнәрен тикшерү. Һәр укучыга перфокарталар таратыла.Анда 2 санына тапкырлауга аңлатмалар язылган.Укучылар эшли һәм бер- берсенекен тикшерәләр. VIII. Дәрескә йомгак ясау. -Укучылар безнең бүгенге тема нинди иде? (Укучыларның җаваплары) -тапкырлау -2 санына тапкырлау - тапкырлау таблицасын төзү Укытучы: -Сорауларга җаваплар таптыкмы? - Әйе, санны 2 гә тапкырлау, ул санны 2 тапкыр кушу, дәрес башында 2х3 аңлатмасын эшли белмәгән идек, инде хәзер өйрәндек. Укытучы: -Бүген алган белемнәрегез тормышта кирәк буламы?Кайсы өлкәдә? -Төзелештә кирәк була. -Кибеттә сатучыга, тегүчегә. -Агроном булып эшләгән кешегә. Укытучы: -Нәрсәне кабатларга кирәк булыр? Укучылар: -2 санына тапкырлау таблицасын яттан өйрәнергә. Өй эше.(3 вариантта бирелә)(Слайд 6) а)Дәреслек буенча тапкырлау таблицасын ятларга. б) +һәм - гамәлләре кулланып җавабында 2 чыккан аңлатмалар төзе. в) Математик терминнар белән кроссворд төзе. Укытучы: -Безнең бүгенге күмәк эшне сез ничек бәяләрсез? -Дәрес өчен рәхмәт!