- Преподавателю
- Начальные классы
- Промежуточная аттестация по татарскому языку в 3 классе
Промежуточная аттестация по татарскому языку в 3 классе
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Шарипова З.С. |
Дата | 30.11.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
«Раслыйм» «Килешенде» «Каралды»
Мәктәп директоры Уку-тәрбия эшләре буенча МБ җитәкчесе
директор урынбасары
______________ ___________________ _________________
Гиззатуллин И.Л. Саляхутдинова Ф.Т. Рахматуллина В.К.
«28» апрель 2014 ел «28» апрель 2014 ел «28» апрель 2014 ел
2013-2014 уку елында
3 сыйныф өчен татар теленнән
арадаш аттестация эшләре
3 сыйныф өчен татар теленнән
арадаш аттестациягә аңлатма язуы.
Татар теленнән арадаш аттестация тест формасында уздырыла. Барлыгы 10 сорау, 45 минутка ( 1 дәрес) исәпләнә.
Тест уздыруның максаты: ел буе үзләштерелгән белемнәрне ныгыту һәм тикшерү:
-
Синоним сүзләр,
-
Антоним сүзләр,
-
Ясалма сүзләр,
-
Кушма сүзләр,
-
Килешләр,
-
Фигыльләрнең барлык, юклык төре,
-
Фигыльләрнең заманы,
-
Зат алмашлыклары.
Тест биремнәре түбәндәгечә бәяләнә:
"2"ле - 5 тән кимрәк дөрес җавап.
"3"ле - 5 дөрес җавап.
"4"ле - 7 дөрес җавап.
"5"ле - 10 дөрес җавап.
-
Синоним сүзләр рәтен тап:
а) озын, кыска;
б) яшел, яфрак;
в) елмая, көлә;
г) якты, яктырак.
2. Антоним сүзләр рәтен тап:
а) сибә, үсә;
б) чибәр, матур;
в) бөре, чәчәк;
г) юмарт, саран.
3. Ясалма сүзләр рәтен билгелә:
а) дәфтәрләр, бетергеч;
б) сүзлек, укытучы;
в) таллык, имәннең;
г) аккош, белем.
4. Кушма сүзләр рәтен тап:
а) чыпчык, каенлык;
б) ташбака, көньяк;
в) бала-чага, аш-су;
г) иртәнге, язгы.
5. Урын-вакыт килешендәге вакытны белдергән исемнәр рәтен тап:
а) мәктәптә, дәрестә;
б) тавыкның, үләннең;
в) июньдә, декабрьдә;
г) агачта, майда.
6. Юнәлеш килешендәге урынны белдергән исемнәр рәтен тап:
а) бакчаны, өйне;
б) бакчага, өйгә;
в) бакчадан, өйдән;
г) чанага, куянга.
7. Юклык төрендәге фигыльләр рәтен тап:
а) кисмәде, ашады;
б) кайтмас, төшмәде;
в) тараган, юган;
г) уйнар, белер.
8. Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төр кушымчалары ялганган фигыльләр рәтен билгелә:
а) чиште, барды;
б) калыр, сөйләр;
в) төзеячәк, шуар;
г) укыган, эшләгән.
9. Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төр кушымчалары ялганган фигыльләр рәтен билгелә:
а) очар, китәр;
б) чәчте, урды;
в) уйлаячак, тегәчәк;
г) ясаган, белгән.
10. III зат алмашлыклары рәтен тап:
а) миннән, сине;
б) анда, аларның;
в) без, сез;
г) ул, алар.
.