Элективный курс

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Электив курс программасы


Питрәч -безнең туган җир.


Эшне башкарды :Питрәч

районы Шәле урта мәктәбе

1 нче квалификацион кате-

горияле татар теле һәм әдә-

бияты укытучысы Җама-

лиева Тәнзилә Сәлим кызы





Аңлатма язуы

Соңгы елларда мәгариф системасы төрле үзгәрешләр кичерде: укыту - тәрбия процессында заман таләп иткән яңа метод , яңа технологияләр, төрле юнәлешләр кулланыла башлады.Шулар арасыннан укыту -тәрбияне милли төбәк шартларын искә алып оештыру өстенлекле юнәлешкә әйләнде.Аның асылы дәүләт белем стандартларын төбәк тарихы ,социаль -икътисадый ,милли-мәдәни белемнәр белән тулыландыру,баетудан гыйбарәт.

Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә бихисап. Халык тари-хын өйрәнү,аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән республика , район ,авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

Туган җир ул - безнең кече ватаныбыз,тәүге тапкыр тәпи баскан , ил -көн иткән, яшәгән төбәгебез.Шуңа күрә туган - үскән җиреңне күбрәк белү , аның тарихи үткәне белән танышу үз Ватаның турында күбрәк белергә , аның үткәнен , киләчәген тирәнтен аңларга ярдәм итә.

Туган төбәгебезнең тарихын өйрәнү,төбәгебездән чыккан күренекле шә-хесләрнең тормышы һәм иҗаты белән танышу, яшь буынны халкыбыз, туган төбәгебез белән горурлана алырлык , халыклар арасындагы дуслыкның каде-рен белү хисләренә ия булырлык алмаш итеп тәрбияләүгә зур йогынты ясый.

Безнең Питрәч төбәгендә туып - үскән һәм исемнәре күпләргә таныш булган якташларыбыз - К.Кәримов, М.Гәрәев, П.Апушев, З.Хәйрет-динов, А.Хафизов, Р.Шәмсетдинов, А.Макаров, Г.Морозов, Н.Максимовлар белән без хаклы рәвештә горурланабыз.

Шуларны искә алып 9 нчы сыйныфларда электив курслар үткәрү өчен 17сәгатьлек программа төзедем. "Питрәч - безнең туган җир"дип аталган курс белем генә бирем калмыйча, һәр баланың иҗади эшчәнлеген үстерергә, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүгә һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәргә тиеш.

Программаның максаты :

  • төбәкнең бай тарихын, күренекле шәхесләренең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү,туган җиргә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү.

Төп бурычлар:

  • укучыларда үзләре яшәгән авыл , урам , район тарихын өйрәнү аша иҗади эзләнү омтылышын тудыру;

  • районыбыз җирлегендә яшәп иҗат итүче язучылар ,шагыйрьләр иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау;

- данлыклы якташларыбыз тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотизм һәм толерантлык хисләре тәрбияләү;

- үз төбәгеңдә эшләп килүче язучылар оешмасы, аның оешу тарихы, бүгенге көне турында укучыларда күзаллау булдыру.

Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен курста бирелә торган материал түбәндәге юнәлешләргә бүлеп өйрәнелә:

  • укучыларга туган як ,туган җир турында мәгълүмат бирү;

  • төбәктә яшәүче сәнгать кешеләре , шагыйрьләр ,язучылар , алдынгы хезмәтчәннәр белән очрашулар үткәрү;

  • халкыбызның гореф -гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

  • әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;

  • музейларга экскурсияләр оештыру.

Тема

сәгать

Дата

Эш төре

1

Кереш.Питрәч-безнең туган җир.

1

2

Питрәч районының оешу тарихы.

1

Район музеена экскур-сиягә бару

3

Елгалар чишмәдән башлана

1

Питрәч төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр эшчәнлеге белән танышу.

4

Сатирик язучы К.Кәримов иҗаты

1

Тормышы, әсәрләре белән танышу , анализлау.

5

Туган ягы кирәк кешегә.Луиза Янсуар иҗаты

1

Яшь шагыйрә Луиза Янсуар иҗатына күзәтү ясау

6

"Мин,Чуен Гәрәй малае". ". Журналист Мәгъсүм Гәрәев иҗатына күзәтү

1

Журналист Мәгъсүм Гәрәев иҗатына күзәтү

7

Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрь-ләребез, язучыларыбыз иҗаты.

2

П.Апушев , М.Садыйков ,

Абдрахимова Я.Х иҗатлары белән танышу

8

Илнур Нуриев - туган як җырчысы

1

Илнур Нуриевны кунакка чакыру,җырларын тыңлау

9

Театр дөньясында

2

Хафизовлар династиясе,

Күренекле режессер

Р. Әюпов,Татарстанның атказанган артисты -Р.Шәмсетдинов эшчәнлекләре хакында фикер алышу

10 "Моңнар белән тулы туган ягым , Син бит минем илһам бишегем...."

1

Җырчы һәм композитор З.Хәйретдинов иҗаты турында мәгълүмат бирү,аудиоязмаларын тыңлап үтү

11

Батырлык эзсез югалмый.

1

Советлар Союзы Геройлары П.М.Гаврилов, В.И.Осипов, Г.К.Камалиевлар язмышы белән танышу .Музейга экскурсиягә бару.

12

Кешене хезмәт бизи

1

Районның алдынгы хезмәтчеләре хакында мәгълүмат җыю

13

Шәйх Р.Гайнетдин- безнең горурлыгыбыз

1

Лекция, вәгазьләр тыңлау

14 Питрәч төбәгенең гореф -гадәтләре, әби-бабаларыбыз йолалары.

1


Питрәч төбәгенең гореф -гадәтләре,әби-бабаларыбыз йолаларын барлау

15

Йомгаклау.Питрәч төбәгенә багышлап язылган язмаларны барлау, исемлеген төзү.

1

Ваытлы матбугатка күзәтү үткәрү ("Алга" газетасы)

Программаның эчтәлеге

  1. Кереш.Питрәч-безнең туган җир.
  2. Питрәч районының оешу тарихы. Район музеена экскурсиягә бару.
  3. Елгалар чишмәдән башлана. Питрәч төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр Петр Макаров , Геннадий Морозов, Анатолий Макаров, Николай Максимовларның эшчәнлеге белән танышу.
  4. Сатирик язучы К.Кәримов иҗаты. Тормышы, әсәрләре белән танышу , анализлау.
  5. Туган ягы кирәк кешегә.(Яшь шагыйрә Луиза Янсуар иҗатында туган як темасы).
  6. "Мин,Чуен Гәрәй малае". Журналист Мәгъсүм Гәрәев иҗатына күзәтү.
  7. Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗаты.
а)"Исегездән һич тә чыкмас, Питрәчне бер күрсәгез, Сихерләнеп калырсыз сез Бу төбәккә килсәгез..."(П.Апушев иҗаты). б)Шигърият -аның гомер юлдашы.(М.Садыйков иҗаты). в)Абдрахимова Я.Х хезмәтләре һәм язмалары белән танышу.
  1. Илнур Нуриев - туган як җырчысы.
  2. Театр дөньясында
  • Хафизовлар династиясе.
  • Күренекле режессер Р. Әюпов.
  • Татарстанның атказанган артисты -Р.Шәмсетдинов
  1. "Моңнар белән тулы туган ягым
Син бит минем илһам бишегем...." (Җырчы һәм композитор З.Хәйретдинов).
  1. Батырлык эзсез югалмый. Советлар Союзы Геройлары П.М.Гаврилов, В.И.Осипов, Г.К.Камалиевлар язмышы белән танышу .Музейга экскурсиягә бару.
  2. Кешене хезмәт бизи.(Районның алдынгы хезмәтчеләре).
  3. Шәйх Р.Гайнетдин- безнең горурлыгыбыз
  4. Питрәч төбәгенең гореф -гадәтләре, әби-бабаларыбыз йолалары.
  5. Йомгаклау.Питрәч төбәгенә багышлап язылган язмаларны барлау, исемлеген төзү.

Кулланылган әдәбият:


  1. Питрәч -безнең туган җир". - Казан, 2000
  2. Питрәч.Пестрецы. - Казан, 2012
  3. Камил Кәримов «Ком сәгате» , «Сакау күке» китаплары.- Казан, 2005
  4. Камил Кәримов «Өй артында шомыртым» - Мәгариф, Казан, 2005
  5. Герои Советского Союза. Краткий биографический словарь. - Том 1. - М.: Воениздат, 1987
  6. И.Ф.Исмагилов. Герои татарского народа. Казан,2007
  7. Мәгъсүм Гәрәев "Мин,Чуен Гәрәй малае". - Казан, 2004
  8. Мәгъсүм Гәрәев "Җаның кыйбатмы, малыңмы?". - Казан, 2005
  9. "Алга" газеталары.- Питрәч.

© 2010-2022