Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф (рус төркеме)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресенә технологик карта

3 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема

Билгеле үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгыту

Максат - Фигыльләр турында укучыларның белемен системалаштыру, үткән заман хикәя фигыльләренең төрләре,зат-сан белән төрләнеше турындагы белемнәрне ныгыту;

- алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;

- иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;

Планлаштырылган нәтиҗә

Фигыльне билгели белү;үткән заман хикәя фигылен билгели , зат-сан белән төрләндерә белү; аларны сөйләмдә куллана белү.

Төп төшенчәләр

Фигыль,үткән заман хикәя фигыле

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. 3 нче сыйныф өчен И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова тарафыннан эшләнгән "Татар теле" дәреслеге (Казан: Мәгариф, 2013),

1. Презентация Power Point - "Фигыль"

2.Тест


Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Исәнмесез, балалар! Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик. Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә! Укучылар теләкләр тели: − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру












































Дәрескә максатка кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү.































Физминутка ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР
Укытучы өчен максат фигыль турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: фигыльне таба билгели белү, үткән заман хикәя фигылен табу .

























Үткән заман хикәя фигыленең төрләре турындагы бедлемнәрне камилләштерү.














Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга тиеш. Слайд.2 ӘДАФБАДӘИӘБАДГДБӘЫАЬ 1)-Нинди сүз килеп чыкты? -Фигылъ. 1.Фигыль турында үткәннәрне кабатлау. Слайд 3.ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра) Сораулар: 1) фигыль - сүз төркемеме; 2) фигыль кем? нәрсә? соравына җавап бирә; 3) фигыль эш, хәрәкәтне,хәлне белдерә; 4) фигыль ике заманда төрләнә; 5)килде сүзе үткән заман хикәя фигыле; 6) фигыльгә юклык формасында -а,-ә кушымчасы ялгана; 2. Өй эшен тикшерү. -Балалар, сез әкиятләр яратасыз бит, әйеме? Сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде әле? (Үткән заман хикәя фигыльләр кулланып, әкият язарга.) Хәзер ул әкиятләрне тыңлап үтик . Слайд 4. 1. Матур язу күнегүе. - Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз. Бб Без бүген мәктәптә укыдык, яздык, санадык, шигырь сөйләдек. 2. Җөмләләр өстендә эш. - Җөмләләрне укыгыз. Фигыльләрнең астына сызабыз.Ә бу фигыльлләр турында нәрсә әйтә аласыз? -Әйе,үткән заман хикәя фигыле.Димәк,без бүген дәрескә нинди максат куябыз? -Әйе,без бүгенге дәрестә үткән заман хикәя фигыле турындагы белемнәрне ныгытабыз.


Слайд 5.Финк-Райт-Раунд Робин. Фигыльләрне төркемнәргә аерырга

Китә барды Ясады уйлады сикерә укыды елый көлә





Слайд 6.Хәзерге заман хикәя фигыльләрне үткән заманга куеп язарга. Беренче кар. Йомшак кына кар ява, Бөтен җир дә каплана. Ап-ак була болыннар, Ап-ка була киң кырлар.











Укучыларның җаваплары тыңлана. Фигыль турындагы белемнәрне искә төшерү -Фигыль сүз төркеме,предметның эш-хәрәкәтен,хәлен белдерә.Фигыль заман ,зат-сан белән төрләнә.




Балалар укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес булса басалар, дөрес булмаса утырып торалар.








Балалар өйдә язып килгән әкиятләрне укыйлар,фигыльләрне табып күрсәтәләр.









Матур язу өстендә эш.Үткән заман хикәя фигылен табу.






-Үткән заман хикәя фигыле турында.
Балалар үткән заман фигыльләренең ясалышы турындагы белемнәрне искә төшерәләр.


-Уйлыйлар да, ике төркемгә аерып язалар.
Хәзерге зам. Үткән зам. Китә Ясады Көлә барды Сикерә укыды Елый уйлады
Билгеле үткән заман хикәя фиг.кушымчалары: -ды,-де,-ты,-те


Укучылар язалар. Йомшак кына кар яуды, Бөтен җир дә капланды. Ап-ак ды болыннар, Ап-ка булды киң кырлар. Үткән заман хикәя фиг.кушымчалары: -ды,-де,-ты,-те
ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером Балалар бер-берегез артыннан баса. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли, башкалар шуны кабатлый... Музыка бетүгә лидер алышына . ТБУУГ: фигыль,үткән заман фигыле билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу





























ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
Уку мәсьәләсен кую














Укытучы өчен максат: Фигыльнең барлык һәм юклык формалары турындагы белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат: фигыльләрне дөрес итеп барлыкта һәм юклык формаларына дөрес итеп кую Слайд 7. Китап белән эш. 10 нчы бит, 7, 8 нче күнегүләр. 1.Биремне уку. 2.Җөмләләрне уку.

3.Үткән заман хикәя фигыленең барлык һәм юклык формаларын искә төшерү.



Укучыларның җаваплары - Үткән заман хикәя фигыленең барлык,юклык формалары була. Барлыкта Юклыкта Калды калмады Киендем киенмәдем Юклык кушымчалары: -ма,-мә



. ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу Танып-белү эшчәнлеге. Укытучы өчен максат: Үткән заман хикәя -фигыленең зат-сан белән төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү
Укучылар өчен максат: үткән заман хикәя фигыленең зат-санын белү,сөйләм телен үстерү Слайд 8. Сүзлек диктанты. Фигыльләрнең зат-санын билгеләргә. Ике үткән заман хикәя фигыле белән кыш турында җөмлә төзү.
Язды,көрәдек,сакладың,карадым,сөйләделәр,уйнадыгыз,чистарттылар,бирдең.
- Үткән заман хикәя фигыльләрнең кайсы зат-санда икәнен ничек билгеләргә мөмкин? Балалар диктант язалар.





Укучыларның җаваплары -Кушымчага карап фигыльнең кайсы затта,санда икәнен билгелибез. - язды - 3 зат,берлек санда.
Үзбәя . ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу Тест. Укытучы өчен максат: Балаларның фигыль турындагы белемнәрен тикшерү.
Тест биремнәрен өләшү.









Балаларның җаваплары









РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия. Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару -Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык? Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнәләр? Авырлыклар булдымы?











Слайд. Өй эше. Үткән заман фигыльләрен зат-сан белән төрләндерергә: уйнады, эшләде. Балаларның җаваплары
Слайд.Үзбәя. ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу





Тест. Фигыль (3нче сыйныф)


  1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) эш, хәрәкәт һәм хәлне

в) предметның билгеен

  1. Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә?

а) ия

б) хәбәр

в) аергыч


  1. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли

б) боера, эш куша

в) предметның билгесен


  1. Хикәя фигыль ничә заманда килә?

а) бер

б) ике

в) өч

  1. Үткән заман хикәя фигыльгә нинди сораулар куела?

а) нинди? кайсы?

б) нишләгән? нишләде?

в) нишлә? нишләгез?

6. Үткән заман хикәя фигыленең кушымчалары кайсы?

а) -а,-ә;

б) -ган,-гән,-кан,-кән,-ды,-де,ты,-те;

в) -ачак,-ячак,-ер,-ыр.

7. Кайсы үткән заман хикәя фигыле 2 затта,берлек санда килгән?

а) бардың;

б) килдегез;

в) укыйм.

© 2010-2022