Балалар ижаты

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Без,Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән төрле -төрле чаралар үткәрәбез.Дәресләрдә дә,дәрестән тыш чараларда да иҗади эшләргә туган телебезгә,туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән, игътибарны күп бирергә тырышабыз.Әтиләргә, әниләргә багышлап үткәрелгән кичәдә, балалар үзләре иҗат иткән нәфис сүз юлларын сезнең игътибарга да җибәрәсем килә.

Минем әти.

Хисамутдинов Руслан Илгиз улы,3 сыйныф укучысы,Яңа Чокалы мәктәбе.

1.Минем әти бер генә.

Яклаучым да,саклаучым да.

Төпле киңәш чыганагы

Нәкъ инде ул фәрештә.

2.Аның көчле иңнәренең

Җан җылысын тоябыз.

Улым, кызым диеп кочса

Без шатланып куябыз.

3.Әтиле йорт,бәхетле йорт

Тулы булсын гаиләләр.

Әтиләргә саулык телик,

Ил тоткысы бит алар.

Тыныч булсын дөньялар.

Минем әтием.

Ралинә Дружкова Роберт кызы,3 сыйныф укучысы, Яңа Чокалы мәктәбе.

1.Әтинең эшкә киткәнен

Күрмичә дә калабыз.

Шуңа күрә кичен аны

Сагынып көтеп алабыз.

2.Ул кайтуга өйнеә эче,

Нурланып, балкып китә.

Әтидәге ягымлылык

Һәммәбезгә дә җитә.

3.Көчле кулларыңа алып

"Кызым" диеп сөясең.

"Яратам сине, әти!" -дип,

Һәрчак килә диясем.

4.Мин аңа озын гомерләр

Саулык теләп каламын.

Күңеленең яхшылыгын

Үрнәк итеп аламын.

Әтием.

Әлфис Гафуров Рәис улы,3 сыйныф укучысы,Яңа Чокалы мәктәбе.

1.Дөнья матур булсын өчен

Әниләр кирәк икән.

Дөнья тыныч торсын өчен

Әтиләр кирәк икән.

2.Минем әти солдат булган.

Ул ватанны саклаган.

Билгә сары каеш буган,

Кулга автомат алган.

Балалар ижаты

3 сыйныф җитәкчесе Сабитова Тәнзилә Әмир кызы.

Яңа Чокалы мәктәбе.

Минем әнием.

Дөньяда иң якын кешем-

Ул бит минем әнием.

Тормышымны кояш кебек

Балкытучым ул минем.

Әниемнең җылы,йомшак кулы

Авырганда, сыйпап терелтә.

Дарулар да кирәк түгел миңа

Мәтрүшкәле чәен эчертсә.

Борчу төшсә башыбызга

Сыенабыз әнигә.

Бер нәрсәне дә кызганмый

Ул- без газизләренә.

Авыр сүзләр әйтмик әниләргә,

Күз карасы кебек саклыйк без.

Сәламәтлек,озын гомер телик,

Кайгы-хәсрәтләргә салмыйк без.

Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Хисамутдинов Руслан Илгиз улы.

Эниемэ.

Эни!Сине,мэктэп юлларыннан,

Кайтып җиткәнче үк сагынам

Синең безгә биргән мәхәббәтең,

Кояш нурларыдай агыла.

Безгә синең күңелең җылылыгы,

Безнең өчен кайнар хисләрең.

Син булганда гына бар да,

Матур була иртән,кичләрен.

Җитәр вакыт, без дә үсеп җитеп,

Еракларга карап китәрбез.

Юлыбызны һәрчак яктыртырга,

Изгелегең үрнәк итәрбез!

Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гафуров Әлфис Рәис улы.

Яз килә.

1.Яз килә,яз килә

Түбәдән тамчы тама.

Кояш елмая күктә-

Шатлыгыма юк чама.

2.Язгы табигатькә мин

Сокланам, исем китеп.

Кошкайлар, сагынышып

Кайталар тезелешеп.

3.Яз керә,һәрбер өйгә,

Җылы назын тарата,

Бала-чага,әбиләрне,

Һәрчак урамга тарта.

Ралинә Дружкова Роберт кызы.

Яз килә.

1.Язлар килә,язлар....

Ярларыннан ташый елгалар.

Һәр фасылның була үз мизгеле

Язлар да бит шуның бер яме.

2.Кошлар кайтыр туган якларына

Каңгылдашып алар очарлар.

Хозурланып күкләр киңлегендә

Туган якны мактап җырларлар.

3.Яшәрерләр кырлар,болыннар

Болыннарда уйнар нәни колыннар.

Баш калкытыр бәбкә үләне.

Шул үләндә ялан тәпи йөгерер

Балалары туган җиркәйнең.

Руслан Хисамутдинов Илгиз улы.



© 2010-2022