Сыйныфтан тыш чара. Пөхтәлекне, чисталыкны һәрвакыт яратабыз

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Пөхтәлекне, чисталыкны һәрвакыт яратабыз»


Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Һәр жирдә тәртип,чисталык булдырыла. Балалар тема буенча рәсемнәр ясыйлар.
Алып баручы: - Исәнмесез, балалар! Без бүген чисталык һәм пөхтәлек кичәсенә жыелдык.
Сыйныфка Юынгыч керә һәм сүзен шулай башлый. Юынгыч. Мин Юынгыч - башлык,ә мунчала-командир. Мунча, Сабын, Тарак, Теш щеткасы, Теш пастасы, Сөлге - минем ярдәмчеләрем. Әнә алар үзләре дә монда киләләр! (Залга аларның ролен башкаручы балалар керәләр)
Юынгыч:
-Балалар,белгәнегезчә,бездән башка чисталык та, пөхтәлек тә юк.
Юыналар иртә таңда
Тычкан балалары да.
Бәбкәләр, үрмәкүчләр
Һәм дә коңгызлар да.
Сабын: Кечкенәмен,ләкин файдам зур,
Шуңа да күп дусларым.
Шуам күбек таратам,
Һәр нәрсәне агартам.
Тарак: Телим, ләкин яралаймыйм,
Шома итәм, юл ясыйм.
Озак юмасаң башың,
Белеп тор:мин нык кашыйм.
Теш щеткасы:
Минем теләк бер генә:
Иртәсен дә,кичен дә
Теш чистартыгыз көндә.
Теш порошогы:
Ә моның өчен, белеп торыгыз:
Порошок я паста тотыгыз.
Сөлге:
Муеныңны,бит-кулыңны
Югач та сабын белән,
Син онытма,сөрт аларны
Корытып сөлге белән.
Барысы бергә:
Яшәсен исле сабын,
Йомшак сөлге
Һәм теш порошогы!
Истә тотыйк шуны!
Алып баручы:
- Мин хәзер сезгә бер малай белән бик сәер нәрсәләр булганлыгы турында сөйлим. Нинди сәер хәлләр булганлыгын беләсегез киләме сезнең?
Балалар:
-Килә,килә.
Алып баручы:
-Алайса, тыңлагыз!
Киемнәре,тәне пычракка буялган малай урын өстендә ята. К.Чуковский әсәрне укый, ә төрле әйбер булып киенгән балалар, эчтәлеккә карап, тиешле хәрәкәтләр ясыйлар.
К.Чуковский:
Качты юрган урыныннан,
Простыня очты шуннан,
Сикереп алды,китеп барды
Мендәр дә бака сыман...
Китапка үрелгән иде,
Ул да торып йөгерде Чәй эчәргә теләде, Самоварга юнәлде,
Капкорсакта качты аннан
Уттай качкандай шулчак
Ни булды?
Бу нәрсә инде?
Ник соң тирә-ягында
Әйләнде,
Тәгәрәде тагын да
Көпчәк сыман бары да?
Бөтерелә,әйләнә,
Барсы да тирә якта
Очалар шулай әнә
Мәтәлчек ата-ата.
Кинәт кенә бүлмәдән,
Чатанлап та,аксаклап,
Юынгыч йөгереп чыга
Һәм баш селки такмаклап.
Юынгыч:
Эх,син,шакшы,
Пычрак дуңгыз баласы! Кыяфәтеңә бер бакчы: Морҗа арчучыдан да
Карарак син, чыннан да.
Вакса синеә муеныңда,
Кара табы борыныңда,
Шундый кара кулларның,
Качты синең чалбалың...
Бер аяк типсәм әгәр идәнгә,
Дәшсәм шулай мин әгәр,
Юынгычлар бүлмәгә
Килерләр дә керерләр
Кирәгеңне бирерләр.
К Чуковский:
Ул тиз генә тазга сугып куйды,
Узенчә нидер кычкырдв.
Щеткалар шакылдавык
Төслле менә шунда ук
Шакы-шокы иттеләр,
Малай янына килеп тә җиттеләр,
Әй,ышкыйлар үзләре,
Ишетелә сүзләре: Мунчала, Сабын: Юабыз,юабыз,шапшак,
Малайны шәп-шәп-шәп!
Булыр,булыр,шапшак,
Ап-к,ап-ак,ап-ак!
К Чуковский:
Малай таяктан качкан сыман
Качты бу мунчаладан,
Ул котырган калмый һаман,
Чаба малай артыннан.
Һаман куа бит мунчала,
Бүредәй тешләп ала.
Шулчак алда
Крокодил үтеп бара,
Мунчаланы ул тотты,
Тотты да кабып йотты.
Аннан аырып җибәрде,
Аяк тибеп җикерде.
Крокодил: Кайт өеңә,йөрмә бире,
Ю битеңне,кайт та кире,
Югыйсә,мин сине тотам, Шунда ук кабам да йотам!
К.Чуковский: Малай барлык көченә йөгерде
Тагын шул юынгач янына.
Малай: Алдым сабын,
Алдым сабын,
Юындым бик озак,
Вакса табын,
Кара табын,
Юып төшердем шулчак.
Менә-бөек Юынгыч,
Шул-Атаклы Юындыр,
Юынгычларга башлык,
Мунчала командир.
Ул,биеп,яныма килде,
Үбә-үбә болай диде:
Юынгыч:
Менә хәзер мин инде
Яратам сине,мактыйм!
Ахырда, шапшак малай,
Күңелне синем таптың! Кирәк чиста булырга Иртә-кич юынырга,
Пычракларга,
Шапшакларга-
Оят аларга!
Яшәсен йомшак ап-ак
Сөлге һәм исле сабын,
Яшәсен вак тешле тарак,
Теш порошогы тагын!
Алып баручы. Шулай, нәниләрем! Һәрвакытта да чиста булырга кирәк. Менә күрдегезме, шапшаклардан бар нәрсә дә кача икән.Ә сезнең арагызда андыйлар юкмы соң?
Алып баручы:
-Балалар,сез безнең бакча кагыйдәләрен беләсезме?
Балалар:-Беләбез.
Алып баручы:
-Ягез әле, әйтеп карагыз.
1нче бала: - Безнең мәктәп бик чиста.
2нче бала: - Мәктәп бинасына аяк киемнәрен салып керәләр.
3нче бала: - Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карыйбыз.
4нче бала: - Безнең сыйныфта шапшак балаларга урын юк. 5нче бала: Һәр җирдә чисталык һәм тәртип саклыйбыз. (Ишек шакыйлар.Бүлмәгә Чүп-чар керә).
Чүп-чар патшасы. -Исәнмесез,балалар! Мин Чуп-чар патша булам. Матурмы минем исемем? Мин Чуп-чарны, шакшылыкны, тәртипсез, шапшак балаларны бик яратам.Яле, яле мода да бардыр алар. Кая,карыйм әле. Балалар,мин хәзер Абдулла Алишның бер әкиятен исегезгә төшерәм. Бер әбинең булган,ди,ике әтәче. Аларның исемнәре ничек булган әле?
Балалар: Чукмар белән Тукмар.
Чуп-чар патша:-Әйе, әйе, Чукмар белән Тукмар.Ә алар кебекләр юкмы сезнәң арагызда?
Балалар: -Юк
Чуп-чар патша: Алайса мин сезгә берничә табышмак әйтәм,җавапларын табыгыз!
1.Үзе шома,күбеккә күмә,
Хуш исле,я кем белә?
2.Узе тешле,ләкин тешләми,
Шуа-шуа шомарта,
Үзенә таба тарта.
3.Ак итә дә, пакъ итә,
Бит-кул,муенны сөртә. 4.Айкала-чайкала, Онытылып тора өйдә, Кирәк була мунчада. Ай-һай,бигрәк тапкыр балалар икәнсез. Алып баручы:Чуп-чар патша,менә син безнең балаларны тыңлап кара әле.
1нче бала:Йомшак су,йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Купларым агарсын,
Тешләрем тазарсын...
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су,йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
2нче бала:
Иртә белән торам да
Бик әйбәтләп юынам,
Ап-ак булып күперә
Исле сабын кулымда
Мондый яхшы сабынны
Кемнәр ясыйлар икән?
Исле сабын ясаучылар
Кайда яшиләр икән? 3нче бала: Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз,
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
Муеныбызны юабыз,
Тешләрне,чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз.
Алып баручы:
-Ишеттеңме,Чуп-чар патша,бездә сиңа охшаган шапшак балалар юк.
Чуп-чар патша: -Дөрестән дә,сез чисталыкны,пөхтәлекне бик яратабыз икән.Миңа монда урын юк.Мин киттем.
Алып баручы:-Менә,балалар,шапшак,пычрак булсак,Чуп-чар патша шунда ук килеп җитә.Аңладыгызмы инде?
Бәйрәм шулай тәмамлана.

© 2010-2022