- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока по татарскому языку на тему
Конспект урока по татарскому языку на тему
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гильманова Л.М. |
Дата | 04.12.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән дәрес планы
("Татар теле" 4нче сыйныф, 62-63 нче дәресләр)
Бу теманы өйрәнү өчен 2 сәгать бирелгән:
1нче дәрес - ГКФ
2нче дәрес - ГКК
Грамматик күнекмәләр формалаштыру (ГКФ) дәресенең
үрнәк планы.
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Дәрес тибы: ГКФ
Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)
-
Сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә куя белү.
-
Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллана белергә күнектерү.
-
Логик фикерләү сәләтен , таблица белән эшли белүне үстерү.
Индуктив фикерли белергә өйрәтү.
-
Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.Фикерләүне үстерү.
-
Балаларда татар теленә карата хөрмәт , үзара туганлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.З.Хайдарова "Татар теле", (90-91 нче битләр); методик ярдәмлек (37нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.
Дәрес барышы
-
Оештыру.
-
уңай психологик хаәт тудыру;
-
дежур укучы рапорты;
-
укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе.
-
Өй эше тикшерү.
-
Төп өлеш.
1. Беренче уку бурычын хәл итү.
-
Фонетик зарядка.
-
Ситуатив күнегүләр эшләү.
Скажи , что:
- сегодня день солнечный;
- ваш класс очень дружный;
- у тебя руки чистые;
- папа купил красивый мяч.
2.Яңа теманы аңлату.
1. Ребус ярдәмендә яңа теманы ачыклау.
( Укучылар сыйфатның рус телендә ничек аталуын, нинди сорауларга җавап бирүен искә төшерәләр)
2.90 б, 1нче күнегү - кагыйдә белән танышу (укытучы балаларга чагыштыру дәрәҗәсендә сыйфатларга нинди аффикслар ялгануын, артыклык дәрәҗәсе ничек ясалуын аңлатып китә)
-
Парларда эшләү (Укучылар парлашып бер-берсенә тема буенча аңлаганнарын сөйлиләр, укытучы арадан берничә баладан сөйләтә)
-
Презентацион материал белән эш. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларның русча тәрҗемәләрен табу.
-
90 б, 2нче күнегү. Җөмләләрне уку,тәрҗемә итү, сыйфатларны табу, дәрәҗәләрен билгеләү.
-
Карточкалар белән эшләү.(Укытучы балаларга берничәшәр җөмлә язылган карточкалар тарата.Укучылар җөмләләрдә төшеп калган төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны куялар, өсләрендә дәрәҗәсен күрсәтәләр)
-
Тыңлагыз һәм татарчага тәрҗемә итегез.
Это яблоко большое. Это платье теплее. Я меньше Айрата. Этот дом самый большой в городе. Моя сестренка очень красивая. Папа купил ярко-красные шары.
-
"Төсләр" уены. Музыка уйный, балалар бии, укытучы бер сыйфат әйтә (мәсәлән - кызыл, ак, чиста, зур, түгәрәк һ.б.) , укучылар шул предметка тиз арада тотынырга тиешләр.Кем өлгерми кала, шул уеннан чыга.
-
Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.
Прослушайте и скажите, что добавлено ко второму предложению
каждой пары: 1) Бүген көн матур.
Бүген көн бик матур.
2) Бу алма кызыл.
Бу алма кызылрак.
3) Минем күлмәгем озын.
Минем күлмәгем иң озыны.
3. Яңа теманы ныгыту.
-
Укытучы гади сыйфатлар әйтә, укучылар аны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсенә куялар, тәрҗемә итәләр.
Мәсәлән: Сары-сарырак-сап-сары,...
Ак, матур, чиста, олы, кыска, озын, яхшы, күңелле.
-
Презентацион материал белән эш.Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән репликалар өстәп , диалог төзү.
-
- Бүген көн нинди?
- ... .
- Ә кичә нинди иде?
- ... .
2. - Бу алма нинди?
- ... .
- Ә теге алма нинди?
- ... .
-
Йомгаклау өлеше.
Рефлексия.
Билгеләр кую.
Өй эше.
Гади, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар кертеп 2шәр җөмлә төзергә.
Дәрес планын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйлманова Ләйлә Мөкатдәс кызы төзеде.