- Преподавателю
- Начальные классы
- 1 санын берурынлы саннарга кушу
1 санын берурынлы саннарга кушу
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Закирова Р.Г. |
Дата | 30.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
БГБМУ «Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы».
«Ел укытучысы» конкурсына
1 сыйныфта математикадан ачык дәрес
«Перспектив башлангыч мәктәп».
Әзерләде: Закирова Ромия Габделфәрт кызы
Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше-җансыз, тәнсез кеше.
Татар халык мәкале
Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.
Максат:
- 1+ төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү;
- кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;
- игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү;
- үзара дуслык һәм бергәләп эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белүчәнлек тәрбияләү.
- 1+ төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү.
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле иртә, укучылар! Бүген сезнең белән математика дәресен мин,
Звонок булды,
Дәрес башланды.
Елмаеп алдык,
Дөрес утырдык.
-Кәефләр ничек?
-Кәефләр бик шәп!
II. Актуальләштерү.
- Бүген сезгә Әмир белән Әминә Кыш бабай күчтәнәчләре дә алып
- Әйдәгез, биремнәрне тынлыйк.
- Бер сары күзле ромашка,
- Табышмак.
- Ничә пингвин килгән?
- Ерак араларны якын итеп бу пингвин нишләп йөри икән бездә? (универсиадага килгәндер)
- Ул нинди спорт төре буенча ярышыр соң?
- Бу пингвин гади түгел, ул геометрик фигуралардан тора.
- Сез нинди геометрик фигуралар күрәсез?
- Пингвинның ничә пар канаты бар? Аягы? Күзе?
- - Балалар, ә Әмир белән Әминә кайда соң? (алар урамда)
- Кар бабай өлешләренең алдында саннар язылган. (парларда эшлиләр)
- Сез аларны үсә бару тәртибендә алырга тиеш.
- Ә өлешләрнең икенче ягында мисаллар язылган, кар бабаебыз ишелмәсен өчен без аларны дөрес итеп чишәргә тиеш.
4 + 1 6 + 1
5 +1 7 + 1
2 + 1 8 + 1
3 + 1 9 + 1
Балалар исәплиләр, кар бабайны җыялар һәм шунда ук тикшерәләр дә. Слайд №10
- Ничә кар бабай ясадыгыз?
- Мисалларны чишкәндә нәрсәгә игътибар иттегез? (1не куштык)
- Кар бабай ясалып беттеме? Юк.
- Тагын нишлисе калды? Күзләрен һәм борынын куясы калды.
- Күзен күмердән, борынын кишердән куярбыз.
- Ничә күз кирәк? (2)
- Икенче төрле нәрсә дип әйтәбез? (1 пар)
- Ничә борын кирәк? (1)
- Балалар, игътибар иттегезме, без бүген күбрәк нинди санга басым ясадык? (1 санына)
III. Яңа материалны үзләштерү.
- (тактада)
- Менә монда берничә кара күмер кисәкләре беркетелгән кар
1 + 2
1 + 3
1 + 4
1 + 5
1 + 6
Бу карточканы дөрес итеп укыйбыз һәм тиешле урынына куябыз.
Тикшерү.
-
Сумманы язганда без нинди гамәл кулланабыз?
-
Килеп чыккан суммаларны чагыштырабыз.
-
Алар бер-берсенә нәрсәләре белән охшаган?
(башта балаларнын жаваплары тыңланыла, м-н: һәрбер мисалда да 1не кушу бар, ....)
-
Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән дәрестә нәрсә турында өйрәнербез?
Дәреснең темасы: 1 санын берурынлы саннарга кушу
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Физкультминутка (әкрен генә музыка уйный) Укытучы мисаллар язылган кишерләр күрсәтә. Тиз генә җавабын исәплиләр дә җавапта так сан чыкса, шул сан санынча кулларын өскә күтәреп чәбәклиләр. Җөп сан чыкса, шул сан санынча аякларын тыпырдаталар.
1.Интерактив тактада эш.
-
Нәрсә эшлибез?
-
Саннарның суммаларын язарга һәм кыйммәтен табарга кирәк,
-
Ә моны эшләргә безгә санау таякчыклары ярдәм итәчәк, дип әйтәм мин.
-
Ә кем башка төрле уйлый? Нинди кагыйдәне искә төшерербез икән?
-
Бу язмалар бер-берсенә нәрсәләре белән охшаш?
-
Сумманың нинди очрагына язма юк? 0+1 (тактада 1 укучы яза)
а) Интерактив тактада аңлату.
б) Калганнар дәфтәрдә эшлиләр.
2. Дәреслек белән эш №2, 14 нче бит телдән
а) Бергәләп телдән эшлибез.
Нәтиҗә ясыйбыз: «1 санын берурынлы саннарга кушканда кушылучыларның урын алыштыру үзлеген кулланабыз».
Кушуның нинди очрагы юк? 1+0 (тактада язабыз)
3. Дәфтәрдә эш. №2, 39 нчы бит. Парларда эшлиләр: 1се 1нче багананы, 2нчесе 2нче багананы. Чагыштыралар. Ни өчен кыйммәтләре бертөрле чыкты?
-
Индивидуаль эш. Математик лото. Сезнең лото уены уйныйсыгыз
киләме? Моның өчен сезгә карточкаларга язылган мисалларны чишеп җаваплары турысына беркетергә кирәк. 3 төркемгә бүленү: биджиклар төсенә карап, кызыл, яшел һәм сары.
1 нче төркемгә (көчле)
-
1+3+1
1+1+5
4+1+1
1+8+1
5
7
6
10
2 нче төркемгә (уртача)
-
1+5
1+8
1+4
1+9
6
9
5
10
3 нче төркемгә (кочсез)
4
5
6
8
3+1
4+1
5+1
7+1
5. Үткәннәрне ныгыту. Парларда эш.
- Укучылар, Әмир белән Әминә янына иптәшкә тагын кем чыккан иде әле? (этләре)
Менә ул
-
Карагыз әле, эт ни өчендер боек? Ничек уйлыйсыз, ни өчен икән? (балаларның җаваплары)
-
Ул күңелсезләнмәсен өчен без аңа булышырга тиеш. Ничек итеп?
-
Мисалларны исәплибез һәм тиешле төскә буйыйбыз.
1 -
2 -
3 -
4 -
5 -
б)Тикшерү.
в)Әйдәгез, хәзер бу этнең кушаматын да белик инде.
- Чәчелгән хәрефләрне дөрес итеп җыйсак, без моны белербез.
V. Йомгаклау. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
- Без бугенге дәрестэ нәрсә турында сөйлэштек?
- Дим әк, 1 санын берурынлы санга кушу өчен , .....
- Ә тормышта 1 санына төрле саннарны кушу кирәк булырмы?
- Әмир белән Әминә дә нәтиҗә ясаганнар. Алар үзләре өйрәнгәнне таблицага язганнар һәм сезгә дә тәкъдим итәләр. Бу таблицаны сез китап тышлыгыннан таба аласыз.
1+1=2
1+2=3
1+3=4
1+4=5
1+5=6
1+6=7
1+7=8
1+8=9
1+9=10
2. Үз-үзеңне бәяләү.
- Э хэзер смайликларыгызны кутэрегез.
- Ни очен син анысын күтәрдең?................
-
Ә Әмир белән Әминә сезнең дәрестә ничек эшләвегездән бик канәгать булдылар. Алга таба да уңышлар телиләр. Рәхмәт укучылар.