Милләтемнең кояшы син-Тукай!

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Югары Оры башлангыч мәктәбе укытучысы Р.Х. Сафиуллинаның 3-4 классларда класстан тыш уку һәм технология дәресләре буенча күрсәтелгән интеграл ачык дәрес эшкәртмәсе.





Тема: Милләтемнең кояшы, син - Тукай !

Максат: Габдулла Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту, фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмләрен үстерү; милли үзаң үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү; төрле материаллар белән эшләү күнекмәсен камилләштерү; пөхтәлеккә тәрбияләү Материал: Г. Тукайга багышланган материаллар, китаплар стенды. Җиһазлау: балалар иҗаты, рәсемнәре, Харис Якупов репродукцияләре, кроссворд, таблица, магнитофон. Форма: практик. Метод: иҗади репродуктив.



План.



  1. Тукай турында кроссворд чишү.

  2. Кыскача биографиясе белән таныштыру ,презентация карау. Китап күргәзмәсе белән танышу.

  3. "Шүрәле" әкиятен татарча һәм инглизчә уку.

  4. Балалар рәсемнәрен анализлау. (Сөйкемле Шүрәле конкурсы.)

  5. Буталмыш рәсемне күзәтү. Рәссам нинди ялгышлык җибәргән. Харис Якупов эше белән таныштыру.

  6. Физкультминутка.

  7. Мозаика турында төшенчә бирү.

  8. Укучылар үзләре ясыйсы мозаика турында шигырь укыйлар:

  • Сирина "Бичара куян"

  • Айгөл "Су анасы"

  • Резеда "Бала белән Күбәләк"

  • Рүдиф "Әтәч илә Күке"

  1. Материал белән танышу.

  2. Эш тәртибен билгеләү.

  3. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау.

  4. Эш өстәле әзерләү.

  5. Мөстәкыйль эш. (Магнитофон язмасыннар Рәмзия Зиннатуллина башкаруында Тукай шигырьләрен тыңлау.)

  6. Әзер эшләрне анализлау, билге кую.



Дәрес барышы.

1.Кроссворд чишәбез:

  1. Кәҗәне кем печән белән сыйлый. (Гали)

  2. Тукай балаларга кем дип дәшә. (Сабыйлар)

  3. Элеккеге мәктәп исеме. (Бала)

  4. Былтыр төнлә кая киткән. (Урман)

  5. Кырлай урманында йөрүче урман сарыгы. (Шүрәле)

  6. Тау башына нәрсә салынган. (Авыл)

  7. Тарагын алган өчен малайны куган хатын? (Су анасы)

  1. Татар халкының гимнына әверелгән җыр. (Туган тел)

  2. Тукай шигырендәге бичара , куркак ... (Куян)

  3. Һәр җир карланган Сулар бозланган Кайсы ел фасылы ? (Кыш)

  4. Кәҗәнең җан дусты. (Сарык)

  5. Ашлыклар үсте Башаклар пеште Кайсы ел фасылы? (Җәй)

2.Тукай турында әңгәмә.Презентация карау. Китап күргәзмәсе белән танышу. (Апушның бала чагы, үсмер еллары, шагыйрь булып җитүе.Каты авырудан соң, соңгы юлга озату.) 3.Айгөл, Рүдиф "Шүрәле" әкиятенең башын татарча, Сирина, Резеда инглизчә укый.

Нәтиҗә : Бу шигырен Казан Дәүләт Педагогия Университеты укытучысы Алсу Фоат кызы Вәлиева тәрҗемә иткән.

4.Балаларның ясаган рәсемнәрен анализлау, күргәзмә оештыру. 5. Рәссам Харис Якупов эшләрен күзәтү. Буталмыш рәсемне анализлау. Нинди хаталар киткән? (Агачлар кәкре, җиләкләр агач биеклегендә. Су анасы урынына куян ясалган. Шүрәле белән Былтыр урыннарын алышкан.) 6. Физкультминутка. Кырлай урманында һаман Шүрәлеләр бар микән ? Тук та тук утын кисүче Былтырда шунда микән? Кәҗә белән Сарык һаман Капчык асып йөриме Бүреләрне дер селкетеп Ут янында бииме Зәңгәр күлдә Су анасы Һаман сулар керәме Элеккечә чәчен тарап Тагын суда йөзәме?

7.Мозаика - төрле материаллар кулланып эшләнгән рәсем. Аның төп материалы булып гранит, диңгез ташлары, ташлар, пыяла, мәрмәр тора.

Ул борынгы вакытлардан килгән сәнгать төре. Мозаиканы хәзердә бик теләп кулланалар. Мәсәлән, метроларны, җир асты юлларын бизәү өчен.

Ә без мозаиканы төрле орлыклардан, ярмалардан эшлибез Мәсәлән, кабак, карбыз орлыклары.

8. Бүген без яраткан шагыйребез әсәрләрендәге геройларны ясарбыз.

Укучылар шигырь укыйлар:

  • Сирина "Бичара куян"

  • Айгөл "Су анасы" (өзек)

  • Резеда "Бала белән күбәләк"

  • Рүдиф "Әтәч илә Күке"

9. Материал белән танышу.

Моны эшләү өчен:

  1. Төсле картон.

  2. Җилем.

  3. Пумала.

  4. Ярма салынган савытлар.

  5. Шпагат.

  6. Буяулар кирәк була.

10. Эш тәртибе:

1) Картонга ясаласы рәсемне төшерәбез.

2) Ярмаларны әзерлибез.

3) Рәсемгә җилем тидерәбез.

4)Ярмаларны тезәбез.

5)Киптерәбез.

6)Рәсемне буыйбыз.

7)Бизәү.

11. Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау.

- пумаланы урынына куй.

- җилемле килеш куллынга тотма.

- күзенне ышкыма.

- кулынны сөрт.

- киемеңне пычратма.

12. Эш өстәле әзерләү

Партага газета җәю, төсле картон, җилем, пумала, ярмалар кую.

13. Мөстәкыйль эш.

Укытучы һәр баланың эшен күзәтеп, ярдәм итә, кимчелекләрне кисәтә. Бүлмәдә магнитафон эшли. Тукай шигырьләре белән танышу.

14. Әзер эшләрне анализлау, билге кую, күргәзмә ясау.

Йомгаклау ,бүләкләр тапшыру.



© 2010-2022