Сочинение (Инша): Тамырлары белән көчле безнең халык

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урыссу икенче санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Урыссу шәһәр тибындагы бистә

Ютазы муниципаль районы







Сочинение (Инша):Тамырлары белән көчле безнең халык




Мостафина Ләйлә Наил кызы



















2014 Һәр кеше үзенең нәсел шәҗәрәсен белергә тиештер, минем уйлавымча, чөнки һәрбер нәселдә мәшһүр, зыялы кешеләр була һәм бүген - безнең әхлакка фәкыйрь булган заманда шушындый кешеләргә тигезләнү мәҗбури. Хәзерге вакытта безнең тормышыбызда үрнәк булырлык, идеал булырлык кешеләр бик аз, алар хәтта юк диярлек. Ә бит уйлап карасак, тикшереп карасак, һәр кешенең нәселендә, һичшиксез, танылган, зыялы кешеләр булмыйча калмас. Мин шундый кешеләрнең берсе турында сөйләп китәргә телим. Минем исемем - Мостафина Ләйлә. Миңа 15 яшь һәм мин тугызынчы сыйныф укучысы. Минем сезнең белән нәселемдә булган, минем фикеремчә, бөек, зур биеклекләргә ирешкән Сөләйман бабамның тормыш юлы белән уртаклашасым килә. Үземнең ерак бабамны, минем, әлбәттә, беркайчан да күргәнем, хәтта аның рәсемен, фото сурәтен дә күргәнем булмады, мин аның турында бары тик хәзер инде үзләре дә вафат булган әби-бабамнан ишеттем. Бик күп еллар элек минем бабамның бик өлкән бер бабасы - алты буын бабасы - Сөләйман исемле кеше дөньяда булган. Ул, якынча алганда, 1830-нчы елларда хәзерге Буа районы җирлегендә ишле крестьян гаиләсендә дөньяга аваз салган. Үз гомерендә ул гаять күп файдалы гамәлләр кылган. Сөләйман бабам Буа якларында дөньяга килгән. Бабамның әти-әнисе, ягъни минем борынгы әби-бабаларым, укымышлы кешеләр булган. Ул вакытларда белемле кешеләр аз булган, ә бабамның әтисе-әнисе аз булса да укый-яза белгән, кайбер сабаклардан хәбәрдар булган. Бабамның гаиләсе ишле крестьян гаиләсе булган. Гаиләдә 10 бала тәрбияләнгән. Сөләйман бабам алардан укый-язарга өйрәнгән. Билгеле булганча, авыл баласы бөтен эшне дә эшли ала. Шул рәвешле, минем бабам да - бөтен эшне башкара белгән, кешеләргә файда китерергә тырышкан, бала күңелле зат булган. Аннан соң Сөләйман бабам яшь чагында - аңа якынча 10 яшь булганда, ул белем алырга дип, мәдрәсәгә кергән. Мәдрәсәдә ул бик яхшы укучы булган - ул, мәдрәсә программасыннан тыш, тагын әле өстәмә белем алган. Мәдрәсәне тәмамлагач, ул үз заманының бик белемле, зыялы кешесеннән - Идрис исемле галимнән белем өстәгән. Аннан соң ул чит илгә - Бохарага укырга киткән, анда ул өч ел белем туплаган. Чит илдән кайтканнан соң, бабам да балаларны, өлкәннәрне укыта башлаган. Ул авылның мәдрәсәсендә укыткан, дини кеше булган. Кечкенә чагыннан ук ул шук, барысын да белергә теләүче, тырыш бала булган. Сөләйман бабам һәрвакыт әти-әнисенә, эне-сеңелләренә, абый-апаларына булышып яшәгән. Элекке тормышта башкача була алганмы соң? Һәр гаилә әгъзасы бер-берсенә булышып, бер-берсенә ярдәм итеп тормыш күргән. Менә шуның өчен булса да, бүген без үткәнгә күз салырга тиеш, нәкъ менә үткәндә, элекке ата-баба тормышларында без үрнәк булып торырлык яшәү моделен күрә алабыз. Бүгенге көндә кешеләр бер-берсе белән аралашмый диярлек, хәзерге вакытта күрше-күршене белми, күрше-күлән түгел, хәтта үз туганыңны да белмичә яшәгән кешеләр шактый. Баерак, хәллерәк туган ягъни күршең булса, аралашыр дип көтмә дә. Бүгенге көндә туганнар бер-берсенең ишеге кайдан ачылганын да белми яши. Билгеле булганча, соңгы вакытта шушындый дин кешеләренә караш тискәреләнә башлады, аларның кайберләренә хәтта "паразитлар" яисә Г. Ибраһимовның "Сорыкортлар" исемле шигырендәге сыман, тискәре, өстен карыйлар. Әйе, дөньядагы кешеләр бик күп һәм алар төрле, һәр кешенең үз холкы була, һәр кеше үз кыйммәтләрен күзаллый, һәм әлеге кыйммәтләр дә төрле кешеләрдә төрлечә була. Менә шундый - "Сорыкортларга" исемле шигырьдә дә, әлбәттә, тискәре кешеләр сурәтләнгәннәр дә. Алар, мөгаен, бары тик үз мәнфәгатьләрен кузаллап, гади халыкны соңгы кисәк икмәктән мәхрүм иткәндер, кеше каргышына, рәнҗешенә тарыгандыр. Әмма минем алты буын Сөләйман бабам бөтенләй башка кеше булган. Ул мәдрәсәдә укучы балалар өчен ризыгын да, булган кием-салымын да кызганмаган: мәдрәсәдә гаиләләрендә катлаулы матди хәл булган шәкертләргә ул өендәге ризыгын да, булган башка әйберләрен дә биргән. Ул җәмәгать файдасы өчен көчен куйган, бар тырышлыгын халык файдасына җиккән. Сөләйман бабам 8 яшьтән алып 15 яшьтәге балаларны укыткан, ул аларны хәрефләр белән таныштырган, укый-язарга өйрәткән, дөньяви, дин сабакларын өйрәткән. Бабам укыткан мәдрәсә алдынгы мәдрәсәләрдән саналган һәм әлеге белем бирү учреждениесенең программасында түбәндәге фәннәр булган: мөсөлман хокукы (фикх), догматика (каләм), Коръән дисциплиналары, хадисләр фәне, гарәп теле, мантыйк (логика); өстәмә рәвешле арифметика, медицина, астрономия, риторика укытылган. Әлеге белем бирү йорты - «Нурия» исемле мәдрәсә өч бүлектән торган: башлангыч, урта, югары. Күпчелек дини фәннәрдән тыш, монда физика, алгебра, география, тарих, каллиграфия, төрек, фарсы, рус телләрен укытканнар. Күрүебезчә, мондый белем йортында укыган кешеләр, дини шәхесләр, әһелләр булып кына калмыйча, җәмгыятькә бик зур ярдәм китерердәй кешеләр булып чыгып киткәннәр. Мәдрәсәнең бай китапханәсе дә булган. Бу китапханәне китап белән тутыру өчен бабам да күп көч куйган: ул бай кешеләрдән мәдрәсә файдасына акча сораган, файдалы, кыйммәтле китапларны булдыру өчен чыганаклар тапкан, моңа ул зыялы кешеләрне дә тарткан. Әлеге мәдрәсә мәчет янында эшләгән. Мәдрәсәдә байтак кеше белем алган, чит авыллардан, төбәкләрдән кешеләр агылган. Бу мәдрәсә дан тоткан. Ул бик дәрәҗәле уку йорты булып саналган. Бабамның байтак кына шәкертләре дә җәмгыятькә күп файда китергән: аларның бер кадәрлесе шулай ук дин юлы буенча киткән: остазлар, мәхдүмнәргә, хәзрәтләргә, хәтта имам-хатыйбларга әверелгән, ә икенче бер өлеше шулай ук халыкка хезмәт иткән, ләкин инде дөньяви өлкәләрдә: алар сөннәтчеләргә әверелгән, сатучылар булган, писарьлар булып хезмәт күрсәткән, гомумән алганда, бабам укыткан шәкертләрнең бөтенесе дә диярлек үз юлын тапкан, кеше булган. Сөләйман бабам Бүргәне авылында тормыш иткән. Авыл халкы аны бик нык хөрмәтләгән, нинди дә булса бәхәсләр чыкса, аларны хәл итәргә дип бабамны чакырганнар. Шулай ук балаларга исем кушу дисеңме, никах мәҗлесләре булсынмы ул Бер вакыт бабам белән Нәсел шәҗәрәне белү мәҗбури. Юкка гына бит ислам динендә җиде буын бабаңны белү мәҗбүри. Без кайдан чыкканыбызны беләргә тиешбез.
Әлбәттә, һәр татар кешесе сыман, бабам гаиләсен дә булдыраган. Заканчивая это сочинение, должен сказать, что приходилось и не раз обращаться за информацией т.к. запомнить все подробности которые упоминались в разговорах, было невозможно, и поэтому эту работу трудно назвать оригинальной. Но я всётаки надеюсь что хоть какие-то данные могут когда-то и кому- то пригодиться… Сочинение (Инша):Тамырлары белән көчле безнең халык Сочинение (Инша):Тамырлары белән көчле безнең халыкСочинение (Инша):Тамырлары белән көчле безнең халыкСочинение (Инша):Тамырлары белән көчле безнең халык Сочинение (Инша):Тамырлары белән көчле безнең халык

© 2010-2022