Открытый урок по татарскому языку на тему Алфавит (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема. Алфавит. Максат. 1. Татар алфавитындагы хәрефләр санын, аларның урнашу тәртибен, хәреф исемнәрен һәм исемнәренә аваз мәгънәләрен белүнең мөмкинлеге турында аңлату. 2.Тормышта алфавитның тоткан ролен билгеләү. 3. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язарга өйрәтү. 4.Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннан файдалана белергә өйрәтү. 5. Укучыларда миhербанлылык хисләре тәрбияләү. Дәрес барышы. I. Дәресне оештыру өлеше. II. Психологик уңай халәт тудыру. ( Дәрес табышмак әйтү белән башланып китә): Тәрәзәне какмый, Ачмый, ватмый Пыяла аша өйгә керә. Нәрсә ул? Дөрес . Сезнең алдыгызда көлеп торган, ачулы, елак кояш рәсемнәре.. Без үзебезгә юлдаш итеп кайсын сайларбыз? (Анлаталар: ни өчен алай?) III. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Матур язу. - Балалар, мин сезгә хәзер бер ребус курсәтәм, анда нинди сүз язылган?

И алфа Т (Балалар "алфавит" сүзен укыйлар.) - Дөрес, алфавит. Бу сүздәге авазларны ике төркемгә бүлегез. - а, и һәм ф, в, т. - Нинди төркемнәргә бүлдегез? - Сузыклар hэм тартыклар. - Хәзер дәфтәрләрдә число, сыйныф эше дип язабыз һәм матур язу минуты үткәрәбез. Дөрес итеп утырдык. 2. Сүзлек өстендә эшләү. - Үткән дәрестә без сезнең белән калынлык һәм нечкәлек билгесенең сүзләрдә дөрес язылышы турында өйрәнгән идек. Хәзер кечкенә такталарыгызны алыгыз да мин күрсәткән сүзләрдә нинди хәреф төшеп калганын язып күрсәтегез. Нинди орфограмма язылырга тиеш? көн…як сәгат... б...рын ал...бом тәк...дим ма...гай (Кечкенә такталарда орфограммаларны язып күрсәтәләр.) IV. Яңа дәрескә әзерлек минуты. - Балалар, хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле: Озын-озын өч бүлмә, Утыз сuгез исем керә. Нинди uсемнәр икән ул? Я, кайсыгыз әйтеп бирә? V. Әңгәмә. - Нәрсә соң ул алфавит? - Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы. - Татар алфавитында ничә хәреф? - 38 хәреф. - Ә рус алфавитында ничә хәреф? - 33 хәреф. - Рус алфавитында нинди хәрефләр юк? - Ә, Ү, Ө, Ң, Җ . - Авазлар нинди төркемнәргә бүленә? - Сузык һәм тартык авазларга. - Сузыклар нинди була? - Калын hәм нечкә. а у ы ый о ә ү э и ө - Тартык авазлар турында нәрсә беләбез? - Алар яңгырау һәм саңгырау булалар. - Борын авазлары: м, н, ң. - Парлы hәм парсыз тартыклар да бар - Ике авазны белдеруче хәрефләр бар: я, е, ю, ё. - Тагын тавышсыз хәрефләр дә бар: ь, ъ. - Алфавитта баш hәм юл хәрефләре бар. - Баш хәреф белән сүзләр нинди очракта языла? - Җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белан языла. - Кеше исем-фамилияләре, авыл, ил, елга, шәhәр исемнәре, хайван кушаматлары баш хәрефтән языла. - Балалар, әйдәгез татар алфавиты белән рус алфавитын чагыштырыйк әле. - Татар алфавиты байрак. 2. Физкультминутка. (Кар 6өртеге турында та6ышмак әйтелә hәм физкультминутка үткәрелә.) VI. Яңа белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү. 1. Әңгәмә. - Алфавитны белү безгә нигә кирәк? - Сыйныф журналында укучыларның фамилияләрен дөрес тәртиптә язу өчен кирәк. - Китапханәдәге китапларны тиз эзләп табу өчен, китап авторлары алфавит тәртибендә язылган бит. 2. Сузлекләр белән таныштыру. - Балалар, сезнең алда сүзлекләр күргәзмәсе. Нәрсә соң ул сүзлек? Сүз мәгънәләрен, дөрес язылышын аңлата торган китап ул. Бу китапларда сүзләр алфавит тәртибендә урнаштырылган. Сүзлекләр бик күп төрле була: - орфографик - сүзләрнең дөрес язылышы; - аңлатмалы - сүзләрнең мәгънәләрен аңлата торган; - икетелле - аларда сүзнең бер телдән икенче телгә тәрҗемәсе бирелә. Тагын төрле предметлар буенча сүзлекләр була. Мәсәлән, ,математикадан терминнар сүзлеге h.б. 3. Практик эш.- Укучылар, без бүген сүзләрне алфавит тәртибендә язарга, әйтергә өйрәнербез. а) Дәреслек белән эшләү (153 нче күнегү, язмача). б) Таблица буенча эшләү (телдән). - Әйләнә-тирәбездәге дөнья дәресендә без сезнең белән йолдызларга сәяхәт ясадык һәм планеталар белән таныштык. Әйдәгез, исемнәрен искә төшерик әле. Тактадагы сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырыйк:

Венера Нептун Җир Марс Уран Сатурн Плутон Меркурий Юпитер
в) Кызыл китап белән эшләү. - Укучылар, а бу китап сезга танышмы? Әйе, бу - Кызыл китап. Ә аның турында без нәрсә беләбез соң? (Укучыларның жавабы тыңлана.) - Кызыл китапка җир йөзеннән юкка чыга барган үсемлек һәм җәнлекләр турында мәгълүмат тупланган. Таблицада бирелгән җәнлек исемнәрен алфавит тәртибендә дәфтәргә язып куегыз, аннан тикшерербез. Тиен Керпе Әрлән Аю Куян Ас Борындык Йомран 4. Фәнни чыганак белән танышу. ('Табигать бизәкләре" исемле китаптан керпе турында хикәя- фәнни белешмә укыла.) 5. Фонетик анализ ясау. - Балалар, сез тартык һәм сузык авазларны дөрес аера беләсезме икән? Хәзер "керпе" сүзенә фонетик анализ ясыйбыз. (Бер укучы тактада, калганнар дәфтәрдә эшлиләр.) VII. Рефлексия. - Балалар, бүген без сезнең белән нинди яңа hөнәрләргә өйрәндек? 1.Әдәплелек әлифбасы белән таныштыру. (Укучылардан укытып чыгу). Әдәплелек әлифбасы. А - актив, аралашучан. Ә - әдәпле,әхлаклы. Б - батыр. В - вәгьдәле, ваемлы. Г - гүзәл, горур. Д - дус. Е - елмаючан, егет. Җ - җитез, җыйнак. 3 - зиhенле. И - игьтибарлы, ихтирамлы. Й - йөрәкле. К - кыю, кешелекле. Л - лаек. М - матур, максатчан. Н - намуслы. О - оста. Ө - өлгер. П - пөхтә. Р - рәхимле. С - сәламәт. Т - тырыш, тәрбияле, тугры, тапкыр. У - укымышлы. Ү - үткен. Ф - фидакарь. Х - хезмәт сөючән. Һ - һөнәрле. Ч - чая. Ш - шат, шәфкатьле. Ы - ышанычлы. Э - эчкерсез. Ю - юмарт. Я - ягымлы, яхшы. VIII. Йомгаклау. 1. Өй эше: 152 нче күнегү. Орфография сүзлегеннән hәp хәрефкә икешәр сүз өстәп язарга.
© 2010-2022