Беренче сыйныф өчен бәйрәм

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

Чирмешән төп белем бирү мәктәбе»

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ







Әлифба бәйрәме









Класстан тыш чараны әзерләде һәм үткәрде:

башлангыч сыйныф укытучысы

Вәлиева Зөлфия Фәрит кызы











2016 ел


Әлифба бәйрәме

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Динар.Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.

Зәмирә

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.

Илмир.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!

Сөмбел.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!


Зилә. Күч безнең күңелгә Җыр яме, җир яме. Рәхим ит,түрдән уз, Әлифба бәйрәме!

Камил.

Әлифба син алып кердең,

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

Җыр: "Әлифба бәйрәме"

5 б. Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

6 б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

7 б. Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

8 б. Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

9 б. Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

10 б. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.

(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.


  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яшел, яшен)

  • Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...

Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Рөхсәт ит "Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт", дияргә!

Җыр: "Әлифбам"

(Математика керә)

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм. (...)

М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.Сау булыгыз!

Ләбиб Лерон "Тишек хәтер" - сәхнәләштерү.

Рәмис. Малай сөтле чәй чөмерә-чөмерә, кайнар, майлы коймакны тәмләп чәйни генә башлый, күзләре ботинкаларына төшә.

-Ах! Бу әбине! Тагын оныткан бит. Бигрәк хәтерсезгә әйләнде соңгы вакытта. Күр инде, тагын ялтыратмаган минем ботинкаларны. Әгәр күрмәгән булсам шуны. Шул килеш мәктәпкә киткән булсам... Билләһи, сыйныфташлар алдында оятка кала идем.

- Әби, дим, әби! (аяк тибеп кычкыра)

Камилә- Әү, улым, коймагың беттеме? Хәзер өлгертәм, хәзер...(Әби йөгереп кергәндә абына.Савытны алып,коймак алып кермәкче була.)

- Коймак кайгысы түгел әле монда, әби. Кил әле!

  • Ни булды, бәпкәем! (бер алдына,бер артына төшә)

-Ну, бу әбине! Ни булды диген була бит, житмәсә! Бигрәк

хәтерсезгә әйләнде.

- Әби, боргаланмыйча гына әйт әле: нәрсә эшләргә

оныттың син бүген?

- Уф, Аллакаем, нәрсәне генә оныттым икән тагын?

Уф, бу хәтерсез башкайларымны...

- Жәһәтрәк исеңә төшер, әби, мәктәпкә соңга калдырасың.

- Өстәлдә чәчелеп яткан әсбапларыңны букчаңа сал-

дым инде...(Китапларын карый.)Пинжәгеңнең сәдәпләрен тактым.. Нәрсәне генә оныттым икән соң?

- Тизрәк, тизрәк, әби! Ашыгам.(Сәгатькә күрсәтә.)

- Кичә каләмеңне югалткан идең, аны табып бирдем

шикелле...(үрмәләп өстәл асларын карый) Күлмегеңне үтәкләдем... Букчаңа өч алма тыктым...

- Их әби, әби... үзем әйтмәсәм, бернәрсә дә белмисең

бит син. Кара менә, кара. Чалбарга түгеллә инде! Ботинка

ларга кара! Күрәсеңме, үтүклән... кремланмаган бит! Ничек

шуны онытасы иттең инде, әби?

  • Әй, бу башкайларымны, әй, бу тишек хәтеркәйләремне... Коймак пешерәм дип, онытыплар жибәргәнмен бит! Хәзер, улым, хәзер.(йөгереп барып щётка алып килә,тырышып-тырышып ышкый)

- Колагыңа шуны киртләп куй, әби, ялтырап торган

ботинка - укучының куңел көзгесе ул! Шуны онытма...

- Шулайдыр инде анысы, балакаем, шулайдыр...

Малай ике коймакны бөтереп авызына чумдыра. Әби,

мышкылдый-мышкылдый, ботинкаларны ялтырата.

-Ну , акрын да кыймылдый инде. Кара инде, кара... Кит инде-е-е... Башка берәү булса, әйтер идем мин аңа. Үземнең әбием шул.

Әйтеп булмый.Әй,бигрәкләр дә яратам инде үзен.

- Ярар, әби, житәр. Бик ук ялтырап тормаса да ярар инде бу юлы. Иртәгә шәп итеп ялтыратырсың... Ой! Соңга калам бит!..

(Ике-өч коймакны әлектерә дә чыгып йөгерә. Артыннан әби нидер кычкырып кала)

-Улым,улым...Ботинкаларың..Әй бу баланы..

-Өлгердем! (Атылып класска килеп керүгә, классташлары дәррәү көлеп жибәләр. Башын иеп, аякларына караса... ботинкалары өйдә онытылып калган!)

-Ну, бу әбине! Ботинкаларны аякларга кидерергә оныткан бит, хәтерсез! Әй,әби,әби!

Ләбиб Лерон.

2. Укучыларга күмәкләп тикшерү өчен сораулар.

-Малайның әбисе нишләргә оныткан?

-Малайның әбисенә мөнәсәбәте сезгә ошадымы? Ошаса ни өчен, ошамаса ни өчен?

-Малай ошадымы сезгә? Ни өчен?

-"Ялтырап торган ботинка -укучының күңел көзгесе ул", -дигән сүзләр дөресме?

-Малай әбисеннән ботинкасын чистарттырып дөрес эшлиме?

-Монда нишләргә кирәк иде?

-Малайның күлмәкләрен,чалбарларын үтүкләве,сәдәфләрен тагуы,сумкасын тутырып куюы сезгә ошадымы?

-Малай әбисен чын күңелдән яратамы, әллә сүз белән генәме?

А.б. Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

1 б. Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

2 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.

3 б. Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.

4 б. Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул -

Син аерылмас дус инде!

5 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!

6 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)


Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

А.б. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр: "Туган тел"

(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)


А.б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.

© 2010-2022