Әдәби укудан 2 нче сыйныф өчен эш программасы

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби уку


Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова




Татар телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең


2 нче сыйныфы өчен дәреслек


3 кисәктә



Татарстан Республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

тарафыннан рөхсәт ителгән




Казан


"Мәгариф-Вакыт"нәшрияты


2012

Аңлатма язуы.

2нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документлар нигезендә төзелде:

· "Россия Федерациясендә Мәгариф турында" Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

· "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

· "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

· "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2014 ел, 14 март).

· Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту " турында аңлатмасы.

· Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 24.02.2014 №933/14 "Об утверждении примерных программм учебных предметов татарский язык и татарская литература для основного общего и среднего общего образования" боерыгы Укыту программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфына адреслана. Авторлар: Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 2 сыйныф. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. З кисәктә. Мәгариф/Вакыт, 2012,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган системага нигезләнеп эшләнде. Бу системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

«Әдәби уку» предметын укыту-методик комплектының бурычлары Әдәби уку-укыту методик комплекты үстерешле белем концециясенә нигезләнә һәм түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә:укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була. Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары - хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргә керәләр); икенче яктан, бер-берсеннән аерылалар (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренең еш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү.Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттә кабатлауларның булуы). Әхлакый бурычлар: Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру. Эстетик бурычлар:

Матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.


Сөйләм телен үстерү бурычлары:
Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң - синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү. Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать - серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә. Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра. Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:
Икенче сыйныфта баланың китап укучы буларак тәҗрибәсе үстерелә. Текстның мәгънәсен аңлап йөгерек уку техникасы камилләшә. Кече яшьтәге мәктәп балалары язучылар әсәрләрендә кулланылган халык авыз иҗаты: әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр, бишек җырларының сюжет- композиция үзенчәлекләрен аера беләләр инде .2нче сыйныфта җәнлекләр турындагы әкиятләр белән бергә тылсымлы әкиятләр өстендә дә эш алып барыла. Шигъри әсәрләр белән бер үк вакытта хикәяләр белән дә таныштырыла. Укучыларның чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең сәнгатьлелеге турындагы белемнәре киңәя: укучылар әсәрнең исемен,геройларның үз-үзләрен тотышын, эш- гамәлләрен,портретларын,исемнәрен,сөйләмнәрен анализ-ларга өйрәнәләр. Сынлы сәнгать әсәрләре һәм әдәби әсәрләр чагыштырып өйрәнелә. Икенче сыйныфны тәмамлаган вакытта балалар әдәбиятның образлылыгын белергә тиешләр, әдәби әсәрләрне, сынлы сәнгать белән чагыштырып алар арасындагы уртак матурлыкны бербөтен итеп аңлый белергә, күбрәк уку ихтыяҗы булдырырга кирәк. Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы: Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест, мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 2нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү, сәнгатьле уку тора. Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: "5" - бик яхшы; "4" - яхшы; "3" - канәгатьләнерлек; "2" - начар; "1" - бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела. Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан һәр бүлектән соң телдән тест эшләнә.
Шартлы тамгаланыш: ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Укыту предметына гомуми характеристика Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел. Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк. Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә. Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.
«Әдәби уку»предметын укыту-методик комплектының үзенчәлекле яклары. Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, әдәби әсәрләрнең әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау максатыннан чыгып, сюжет элементларын төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрен күрсәтү санала.(Мәсәлән, Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп бирелә: текст кырыенда сары һәм зәңгәр төсләр.) Ә текст үзе кызыл сызыклар белән бүлекләргә аерылды.Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм сары һәм зәңгәр сызыклар белән әйләндереп алынды, текст эчендә бала игътибар итәргә тиешле сүзләр кара хәрефләр белән күрсәтелде. Аерым әсәрләрдә(мәсәлән: «Ник соң әле итек җитмәде?») кабатлаулар зәңгәр төс белән бирелде. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш белән эшлиләр. Күбесенчә - сары төс, уңай эмоцияләрне, ә зәңгәр төс курку, борчылу һ. б. ны белдерә.Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә. Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештыру планлаштырылды. Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү. Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль; дәрес- экскурсия, дәрес - конкурс, дәрес - уен, дәрес - фантазия. Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән. Предметның укыту планындагы урыны: Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә. Программа 2014 - 2015 нче уку елына атнага 2 сәгать исәбеннән барысы 68 сәгатькә төзелә.
Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре: Патриотизм, гражданлык кыйммәте - Туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе; Ватанга хезмәт итү. Табигать кыйммәте - туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе. Матурлык кыйммәте - матурлык, гармония; кешенең эчке дөньясы; эстетик үсеш. Яхшылык кыйммәте - кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе. Хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт; максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру. Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.

  2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

  3. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.

  4. Төрле авторларның б-8 шигырен яттан сөйләү.

  5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

  6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера

  7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

  8. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.
Укучы белергә тиеш:

  • 2-3 татар классигының исемен;

  • 2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;


  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:

  • китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
    мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

Укыту процессының метапредмет, шәхескә һәм предметка кагылышлы нәтиҗәләре


Башлангыч мәктәптә уку дәверендә укучыларның төп мәктәптә белем алуы,әзерлеге формалашачак.Укучы:


  • текст белән эшли алачак,узенә кирәкле мәгълүматны аерып ала,китапта ориентлаша алачак, берничә мәгълүмат чыганагыннан файдалана алачак;сүзлекләр белән, вакытлы мәгълүмат һәм мәктәп китапханәсе фонды белән файдалана беләчәк;

  • Әдәбият-сәнгатьнең бер төре икәнлегенә (калган төрләр белән беррәттән) сәнгать культурасы күренеше икәнлеген аңлау тәҗрибәсе туплаячак;

  • Әдәби укуның үз-үзен тотышына һәм дөньяга карашы формалашуга мөһим роль уйнавын аңлаячак,төрле әдәби әсәрләрне анализлау барышында һәм фикер алышканда укучыларда этик - әхлакый сыйфатлар формалашачак

  • Әдәби әсәрләрнең эстетик әһәмиятен аңлаячак,аларны анализлый беләчәк,аларның әхлакый әһәмиятен ачыклаячак

  • Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда әдәби укудан универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;

- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;

  • логик фикерләү чылбырын төзү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;

  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;

  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

  • материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;

  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

-дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

-укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

  • күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү; фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.



Укыту курсының эчтәлеге Укыту-тематик план
Бүлек һәм темаларның исеме Барлык сәгатьләр 1 Белдекле Керпедә кунакта 21 сәгать 2 Белмәмештә кунакта 4 сәгать 3 Укымышлы Ябалак янында 4 сәгать 4 Аю өнендә 8 сәгать 5 Күрү ноктасы 17 сәгать 6 Балалар газета-журналлары 4 сәгать 7 Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья 4 сәгать 8 Кызык һәм көлкеле хәлләр 8 сәгать
Барысы 70 сәгать
ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ. 2 НЧЕ СЫЙНЫФ (68 СӘГ.) I Белдекле Керпедә кунакта (Халык авыз иҗаты21 сәгать) Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек,җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч Һ.6.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак,көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык Һ.6.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру). Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Дәреслекнең төзелешен белергә,әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аерырга,эчтәлек битендә ориентлаша алырга, халык һәм автор әкиятләрен аерырга, иллюстрацияләр аша әкиятләрне танырга,әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белергә,кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белергә, әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белергә ,укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аера белергә,җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белергә,автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белергә.
Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу
II Белмәмештә кунакта (Автор әсәрләре-4 сәгать)

Шигъри формада язылган әсәрләр(Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман ,Йолдыз) . Йолдыз "Белмим" Р.Вәлиева "Замана баласы" Ф.Яруллин "Эшнең аның берние юк" Җ.Дәрзаман "Солдат булдым". Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы -шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга,кабатлану алымын таба белергә,мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрә белергә, әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белергә, үз эшләрен анализлый белергә,күзәтүчән, иг-лы була белергә,татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белергә,рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтә белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,үзеңдәге тискәре сыйфатларны бетерергә кирәклеген аңларга. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
III Укымышлы Ябалак янында (4 сәгать) Г.Тукай ,Н.АхуноваА., Р Вәлиева,Р.Файзуллин, , Э. Шәрифуллина әсәрләре Г.Тукай"Буран" Кыска шигырьләр Н.Ахунова "Хоккулар" Э. Шәрифуллина "Алтын балык" Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: : күзәтүчән, игътибарлы була белергә,үзеңдәге тискәре сыйфатларны аңлау һәм бетерү өстендә эшләргә,хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыкларга,күзәтүләр аша гомумиләштерергә,әсәрләрдән тиешле урыннарны таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
IV Аю өнендә (8 сәгать) Л. Лерон, И.Туктар,Р.Миңнуллин әсәрләрен уку. Л.Лерон "И ямьле дә соң дөнья!" И.Туктар "Урман букеты". Р.Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә". Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә -тирә дөньяның матурлыгы -шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү). Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга,әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы -шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандырырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны,чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерүергә(темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү). Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
V Күрү ноктасы (17 сәгать)

Р.Харис, Ш.Галиев,Ф.Садриев,Р.Миңнуллин, Р.Сарби,Г.Юнысова,Г.Гыйльманов,Н.Арсланов,М.Әгъләмов,М.Шабаев,Н.Мадьяров,З.Минһаҗева,Г.Шаһи,Ф.Зыятдинов,Р.Файзуллин,Г.Тукай,Р.Хафизова,Җ.Дәрзаман,Б.Рәхмәт,Р.Корбан,ЛЛерон,Ә.Моталлапов, ,Г.Афзал,Р.Валиева әсәрләрен уку. Р.Харис "Төсле рәсем". Ш.Галиев "Яңа фотоаппарат" Р.Миңнуллин "Рәсем" Р.Миңнуллин "Ак кыш" Г.Юнысова "Күзләр" Н.Арсланов "Сезнеке" М.Әгъләмов "Ямь-яшел" Н.Мадьяров"Үз шәүләсен куркыткан" Ф Садриев "Боз өстендә" Г.Шаһи "Тамчы" Р.Фәйзуллин "Бинокль" Р.Хафизов "Күңел күзе" Җ.Дәрзаман "Балык тотты" Б.Рәхмәт "Гөлйөзем белән чебен" Ф.Зыятдинов "Карга белән Шөпшә" Җ.Дәрзаман "Күбәләк кар" Р.Миңнуллин "Кем соң минем Әби?" Ә. Моталлапов "Кечкенә дә төш кенә" Р.Миңнуллин "Йорт агачлары" Г.Тукай "Бу кайчак була" Р.Корбан "Ел фасыллары" Г.Афзал "Беренче кар" Р.Миңнуллин "Төрле кешеләр була","Юкка малай булганмын" Р.Вәлиева "Шатлык кызы". Үзбәя бирә белү,табигатьне җанлы итеп күрә белү ,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белү,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү. гади генә предметлардан да тылсым күрә белү ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү,матурлыкны "Күңел күзе" белән күрә белү ,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү,тема һәм фикер уртаклыгын таба белү ,авторның төп фикерен аңлый белү.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: «Эчтәлек» кә карап кирәкле әсәрне китаптан таба белергә, өй, мәктәп китапханәләреннән файдаланырга, фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләргә. Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белергә. хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Үзбәя бирә белергә,табигатьне җанлы итеп күрә белергә,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белергә,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белергә. гади генә предметлардан да тылсым күрә белергә ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңларга, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белергә,матурлыкны "Күңел күзе" белән күрә белүергә,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белергә,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итә белергә,тема һәм фикер уртаклыгын таба белергә ,авторның төп фикерен аңлый белергә. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
VI Балалар газета- журналлары4( сәгать) Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын,яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү .Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясау. Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү. Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштырырга (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку),автор бирергә теләгән картинаны күзалларга, эчтән укый белергә күнегергә, чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укырга,укылган әсәргә анализ ясый белергә,татар телендә чыга торган балалар журналларын белергә. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белергә. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Балалар газета-журналлары белән танышу. VII Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья(4 сәгать) Г.Морат, Г.Хәсәнов, Ә.Еники, Р.Мингалим, Йолдыз, Ф.Сафин, М.Фәйзуллина, Р.Газизов, С.Урайский, Л.Лерон, М.Галиев,М.Шабаев, Э.Шәрифуллина, Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева, Р.Корбан әсәрләре. Г.Хәсәнов "Имән каргасы" Р Мингалим"Якты тәрәзә каршында " Ә.Еники "Кышкы урман" Йолдыз "Бәхетле агач" Ф.Сафин"Якты күл сагышы" М.Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра"
Әсәрләрне анализлый белү, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белү,картиналардагы матурлыкны күрә белү, табигатьнең матурлыгын күрә белү.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әсәрләрне анализлый белергә, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белергә,картиналардагы матурлыкны күрә белергә, табигатьнең матурлыгын күрә белергә. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу
VIII Кызык һәм көлкеле хәлләр (8 сәгать)
Л.Лерон,М.Галиев,М.Шабаев,Э.Шәрифуллина,Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева,Р.Корбан,Йол-дыз әсәрләре. Л.Лерон "Тишек хәтер" М.Галиев "Көзге каршында" М.Шабаев "Зәңгә песи" Э.Шәрифуллина "Оттырды" Л.Лерон "Гаҗәп хәлләр" М.Галиев "Тамаша" М.Мөхәммәтшин"Көчле булсам". Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңлау,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңлау, бетерү өстендә эшләү,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенү,юмор хисен аеру, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнү,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыклау. Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңларга,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңларга, бетерү өстендә эшләргә,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенергә,юмор хисен аерырга, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнергә,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыкларга. Контроль төрләре: телдән тест. Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу


Календарь - тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Дата

Искәрмә

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

план

факт

1.


Белдекле Керпедә кунакта

2 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру.

дәреслекнең төзелешен белү;

эчтәлек битендә ориентлаша алу


үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.


2.09



2.

Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятенең жанр үзенчәлеге.

Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау

Г.Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таный белү, әсәрләрен укып анализлау. планлаштыру;

максатны,катнашучылар-ның функцияләрен, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү

күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

4.09



3.

Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятен уку.

9.09



4.

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы."Кызык-лы шәкерт" шигыре.

Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны күрү, аеру

билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү


11.09



5.

Хайваннар турындагы халык әкиятләре. "Батыр әтәч" татар халык әкиятен уку.

Мондый әкиятләрнең ни өчен кирәк булуларын ачыклау, сюжет- композиция төзелешен аңлау.

Хайваннар турындагы әкиятләрне укуга кызыксыну булдыру.

фактик материалның үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


16.09



6.

Хайваннар турындагы халык әкиятләрен уку. Йолдыз "Кояшка җавап"шигырен уку.

18.09



7.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләрен уку. "Кем нәрсә ярата?"

Йорт хайваннары турындагы укып анализлый,үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белү,

Әкият төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстә-кыйль нәтиҗәләр ясый белү. чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

23.09



8.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләрен уку. "Әтәч патша"

25.09



9.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке".

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләрнең сюжет үзенчәлеген аңлау.

материалның үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә күрә белү;

фантастик күренешләрне аеру

эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү,

башкаларга зыян салмау.

30.09



10.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Аю белән төлке" әкиятен уку.

2.10



11.

Аз булса да үз акылың булсын.М.Гафури "Тавык белән Үрдәк" шигъри әкияте.

Фантастик күренешләрне табу

төп фикерне таба белү;

фантастик һәм чынбарлык күренешләрен аеру

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.


7.10



12.

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте."Хәйләкәр керпе"

Чынбарлык һәм фантастика бәйләнеше

материалның үзенчәлекле якларын таба белү, өлешләрен аеру

9.10



13.

Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова "Керпе кайгысы".

Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләренең башка халык әкиятләре белән охшашлыклары

тема уртаклыгын таба белү;

сүзлек белән эшләү

үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү


14.10



14.

Тылсымлы әкиятләр. "Гөлчәчәк" әкиятен уку.

Тема уртаклыгы

Тылсымлы әкиятләрнең төзелешен аңлау. Үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып күрсәтү

фактик материалның төрләрен аеру;

үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белү


үз фикереңне әйтә белү


16.10



15.

Тылсымлы дөньяда-гы предметлар, булышчылар."Өч кыз" әкияте өстендә эш.

21.10



16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү,план төзү


Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?" соравына җавап бирә белү


23.10



17.

Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.

Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге роле

материалның тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау


үз мөмкинлекләреңне бәяләү,тормыш тәҗрибәсен куллану

28.10



18.

Ш.Галиев "Котбетдин мәргән"(мәзәк маҗара).

Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгы

төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

юмор хисен аера белү.

үз мөмкинлекләреңне бәяләү,тормыш тәҗрибәсен куллану.

30.10



19.

Уйдырма әкиятләр. Н.Исәнбәт "Мырауҗан агай хәйләсе".

Уйдырма әкиятләрнең роле

төп фикерне таба белү;

логик фикерләү чылбырын төзү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

11.11



20.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур"Кырмыска һәм малай"

Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү танып-белү максатын билгеләү; информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек булдыру


дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


13.11



21.

Автор һәм халык әкиятләрендә охшашлык. Музей йорты"на сәяхәт. Г.Вәлиева "Су әкияте".

Әкияттәге тәрбияне аера белү. Тест №1 танып-белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау;


тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибар итү, телнең матурлыгын тою

18.11



22.

Белмәмештә кунакта. Йолдыз "Белмим" әсәрен уку.

Үзеңнең тискәре якларыңны ачыклау, аларны бетерү өстендә эшләү.

төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару ;

күзәтүчән, игътибарлы була белү;


үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

20.11




23.

Замана баласы. Р.Вәлиева "Замана баласы".

Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

-логик фикерләү чылбырын төзү,


иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

25.11



24.

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин "Эшнең аның берние юк".

Хезмәтнең мөһим урын тотканлыгын аңлау. максатны,катнашучылар-ның функцияләрен, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү


дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


27.11



25.

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман "Солдат булдым".

Солдат хезмәте белән танышу, аның тоткан ролен ачыклау.

Тест 2

күзәтүчән, игътибарлы була белү;

эш сыйфатына бәя бирә белү;

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү


2.12



26.

Укымышлы ябалак янында ."Музей йорты"на сәяхәт.

Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү.

күзәтүләр аша гомумиләштерүне таба белергә;

хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


4.12



27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр. Н.Ахунова "Хоккулар"

Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак яклар

танып-белү максатын билгеләү;

кирәкле информация туплау;

хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белү

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

9.12



28.

Кыска шигырьләр. "Музей йорты"на сәяхәт.

Кыска шигырь жанрын аңлау,фикереңне кыска формада әйтә белү.

укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

11.12



29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина "Алтын балык".

Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлү


Тест 3

фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

укылган текстның эчтәлеген кыскартып һәм киресенчә тулыландырып сөйли белү;

сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру


16.12



30.

Аю өнендә. И.Лерон "И ямьле дә соң дөнья!"

Күзәтүчән,игътибар-лы һәм хыялый була белү.

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


18.12



31.

"Музей йорты"на сәяхәт. "Музей йорты".

23.12



32.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар "Урман букеты".

25.12



33.

"Серле ачкыч" мәктәп клубына хат язу. Р.Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә".

Эчтәлеге буенча хатларны төрләргә аеру,хат язарга өйрәнү.

уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын табу;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

13.01



34.

Күзәтү ноктасы. Р.Харис "Төсле рәсем".

Пейзаж , натюрморт, портрет жанрларын гамәли өлешләре.

уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү; хыяллана, матурлыкны күрә, аңлый белү

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

15.01



35.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев "Яңа фотоаппарат".

Фоторәсем-дөньяны танып белүнең бер ысулы икәнен аңлау.

Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү.

хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә;

тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;


дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

20.01



36.

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин "Рәсем".

22.01



37.

"Музей йорты"на сәяхәт. Р.Миңнуллин "Ак кыш".

Бер үк темага бирелгән фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы яклар.

бер үк темага багышланган материал арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү;

үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерә белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

27.01



38.

Күңел күзе. Г.Юнысова "Күзләр"әсәрен уку.

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

үзбәя бирә белү;

эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

29.01



39.

Ай нәрсәгә охшаган. Н.Арсланов "Сезнеке"

Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге

үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару

сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру


3.02



40.

Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов "Ямь-яшел".

Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерма

укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

фикерләүнең логик чылбырын төзи белү

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

5.02



41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге). Н.Мадьяров"Үз шәүләсен куркыткан".

Су өслегендә таб-нең матурлыгын күрә белү

укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

10.02



42.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев "Боз өстендә"

Боз аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

12.02



43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи "Тамчы"

Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

дәрестә өйрәнелгән материалның тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

17.02



44.

Бинокльдән күзәтү. Р.Фәйзуллин "Бинокль"

Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү

дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.


19.02



45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм. Р.Хафизов "Күңел күзе"

"Күзәтү ноктасы"белән танышу .

укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

фикерләүнең логик чылбырын төзи белү

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

24.02



46.

Алар-безгә, без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман "Балык тотты", Б.Рәхмәт "Гөлйөзем белән чебен"

"Күзәтү ноктасы"белән танышу .

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


26.02



47.

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов "Карга белән Шөпшә".

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларыны билгели белү

мәгънә барлыкка китерү ("Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?"-дигән сорау кую


29.02



48.

"Музей йорты"на сәяхәт, Җ.Дәрзаман "Күбәләк кар"

Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

дәрестә диалогта катнаша белү

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү;

тормыш тәҗрибәсен куллану


2.03



49.

Бер предметка төрлечә караш. Р.Миңнуллин "Кем соң минем Әби?"

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларыны билгели белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану



4.03



50.

Ә.Моталлапов "Кечкенә- төш кенә".

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү


дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

9.03



51.

"Музей йорты"на сәяхәт.Р.Миңнуллин "Йорт агачлары"


тема һәм фикер уртаклыгын таба белү;

күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү


иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

11.03



52.

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай "Бу кайчак була?", Р.Корбан "Ел фасыл-лары", Г.Афзал "Беренче кар"

Билгеләре буенча ел фасылларын аерырга өйрәнү

үзеңә кирәкле информацияне таба, анализлый һәм бәяли белү;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү


16.03



53.

Мин һәрвакыт үзем булып калам. Р.Миңнуллин "Төрле кешеләр була","Юкка малай булганмын"

Мөстәкыйль фикерли нәтиҗәләр ясый алу.

үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

өйрәнелгән материал-ның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

18.03



54.

Кем нәрсәгә шатлана? Р.Вәлиева "Шатлык кызы".

Үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгәненә дә сөенә белү.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларыны билгели белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

30.03



55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин "Малайлар сөйләшә".

Яңалыкларның таралу юллары

үз эшеңә бәя бирә белү;

кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру;

үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

1.04



56.

Балалар журналлары.

татар телендә чыга торган балалар журналлары белән танышу

укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

коллектив белән фикер алышуда катнашу

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

6.04



57

Балалар газеталары

татар телендә чыга торган балалар газеталары белән танышу

укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

коллектив белән фикер алышуда катнашу

үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

8.04



58

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев "Тынлык".

Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу.

укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

фикер алышу, укытучыңны, иптәшеңне тыңлый белү

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

13.04



59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья. Г.Хәсәнов "Имән каргасы"

Табиг-не ярату, аны аклау.

текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү;

дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


15.04



60.

Якты тәрәзә каршында. "Музей йорты"на сәяхәт.

Күзәтүчән,игътибар-лы һәм хыялый була белү.

уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү;

дәрестә диалогта катнаша белү

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

20.04



61

Кышкы урман матурлыгы. Ә.Еники "Кышкы урман", Йолдыз "Бәхетле агач".

Кышкы матурлыкны күрә белү.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

укылган текстның эчтәлеген кыскартып сөйли белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

22.04



62

.Ф.Сафин"Якты күл сагышы", М.Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра".

Таб-нең матурлыгын күрә белү.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларыны билгели белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


27.04



63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон "Тишек хәтер"

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

фикерләүнең логик чылбырын төзи белү

юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә;

дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү


29.04



64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев "Көзге каршында", М.Шабаев "Зәңгәр песи"

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

үз эшеңә бәя бирә белү;

кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

4.05



65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге. Э.Шәрифуллина "Оттырды", Л.Лерон "Гаҗәп хәлләр"

Кызык хәлләрне җиткерүдә тасвирлау алымнары

эш сыйфатына бәя бирә белү;

чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларыны билгели белү

6.05



66.

Искитмәле тамашалар. М.Галиев "Тамаша", М.Мөхәммәтшин "Көчле булсам".

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

тема һәм фикер уртаклыгын таба белү;

күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

11.05



67

Р.Корбан "Кояш-безнең дустыбыз".

Кеше тормышында кояшның әһәмияте

үзеңә кирәкле информацияне таба, анализлый һәм бәяли белү;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


13.05



68

" Серле ачкыч" мәктәп клубына хат. " Серле ачкыч" мәктәп клубы членнарына биремнәр.

Кеше белән аралаша белү

уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын табу;

башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

18.05



69

Җәйге биремнәр."Сабантуй" газетасында кунакта.

Газета материалларга карата кызыксыну уяту.

эш сыйфатына бәя бирә белү;

дәрестә диалогта катнаша белү

иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

20.05



70

Сыйныфтан тыш уку. Уку тизлеген тикшерү. Йөгерек аңлап уку

тема һәм фикер уртаклыгын таба белү;

күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


25.05

















Укыту-методик әсбап белән тәэмин ителеш:
Төп әдәбият: 1.Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. 1 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова,М.Гарифуллина.Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел 2 кисәк Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел 3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел Өстәмә әдәбият:
1.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.2 сыйныф "Мәгариф-вакыт" нәшрияты 2012 ел Авторлар Г.М Сафиуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова Дидактик материал: 1.Әдәби уку.Мөстәкыйль эш дәфтәре,2 сыйныф, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел. 2.Татар әдипләренең портретлары
Мәгълүмати-электрон ресурслар:
1.. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com 2.tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm 3. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше 1.Ноутбук. 2.Тавыш көчәйткеч колонкалар. 3.Аудиодисклар. 4.Проектор.









© 2010-2022