Внеклассное мероприятие Әтиләр бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе














"Әтием - минем күңелемдә мәңгелек ышаныч!"


Сыйныфтан тыш чара







Уткәрде:

Касимова Венера Наиловна,

беренче категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы














2015, февраль


Бурычлар:

1.Балаларга газиз әтиләребезнең гаилә терәге булуларын,ышанычлы,көчле шәхес буларак тулы мәгълүмат бирү.

2.Алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

3.Туган илебезнең тынычлыгын сакларга,мохтаҗларны якларга,җаваплылык хисе уятырга ярдәм итү.

4.Эстетик хисләр формалаштыру.

5.Үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә.
Внеклассное мероприятие Әтиләр бәйрәме
















Внеклассное мероприятие Әтиләр бәйрәме


















А.Б.: Бүген без иң якын кешеләребезне- әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге - ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.
Әтиләр узган җирдә Шаулый игеннәр. Әтиләр йөргән җирдә Яшәрә гөлләр. Тыныч көннәрне бүләк итүче, Илебез данын бөек йөртүче Әтиләрдә бит туган ил көче!

Ә хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирәбез.

I өлеш.


МОНТАЖ


Җыр. "Совет солдаты" 1 укучы. Кадерле әтиләребез! Дөньядагы барлык яхшылыкны Килә сезгә бүләк итәсе Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта Килә сезне һөрмәт итәсе.
2 укучы. Сезгә булган олы һөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә Саулык - сәламәтлек, ак бәхетләр Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.
3 укучы. Гомер юлларыгыз озын булсын, Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен.
4 укучы. Бәхет кояшы һәркемгә Төрлечә бирә нурын. Миңа дип биргәненең Ачамын сезгә серен. Бәхетле мин бу дөньяда Әти-әни булганга. Туган җирем күкләренең Күге аяз булганга. 5 укучы. Бәхет кайда? Минем өчен Ул бары янда гына Әтиле-әниле булу Зур бәхет була миңа.
6 укучы. Җырлыйбыз әтиләр хакында Үсәбез аларның кулында Әтиләр кул куйса иңбашка Яктырак елмая кояш та.

Җыр. "Солдатлар".


1 укучы. Хөрмәтле әтиләр! Сез хезмәт сөясез, Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче Һәм остаз буларак кадерле безгә сез!
2 укучы. Яшәсен әтиләр-әниләр Сәламәт һәм шат булып Кызларының, улларының Кадерлеләре булып.
3 укучы. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез. Балаларның-тынычлыгын әниләрнең Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
4 укучы. Әти бик тә кыюсыз, Бик бәләкәй һәм чандыр Малай булган кайчандыр Соңга да калгалаган Шелтә дә алгалаган.
5 укучы. Бик яраткан уйнарга, Кайда гына йөрмәгән, Өйгә кайтып кермәгән Бик соң торган йокыдан, Чөнки төннәр буена Качып китап укыган.
6 укучы. Бервакытны тарихтан Алган ул хәтта "3"ле. Мин дә нәкъ Әти төсле.
4 укучы. Рәхмәт минем әтигә - Бар исеме, бар даны! "Кешелекле кеше" - дип Мактыйлар бар да аны.
1 укучы. Әтиләр узган җирдә Шаулый игеннәр. Әтиләр йөргән җирдә Яшәрә гөлләр. Тыныч көннәрне бүләк итүче, Илебез данын бөек йөртүче Әтиләрдә бит туган ил көче!

Җыр. "Мин яратам сине Татарстан"































II өлеш.


УЕННАР.


Алып баручы: Хөрмәтле, кунаклар! Бүгенге бәйрәмебезне без бәйге рәвешендә үткәрәбез. Бәйгедә «Батырлар» (кул чабалар) һәм «Кыюлар» төркемнәре катнаша. Бүгенге бәйге-уенның жюри рәисе ----------------------(кул чабалар). Ә хәзер төркемнәр бер-берсен сәламлиләр һәм капитаннар үзләре белән таныштырып китәләр.

Батырлар:

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга

Уңганмы без, зирәкме без.

Сыналырбыз җыр-моңда.

Кыюлар:

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер-фатиха сездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит бездән.



1 бәйге. "Тапкырлар - зирәкләр ярышы".


Кем тапкыр, кем зирәк Безнең шаян сорауларга Җавап тапсын тизрәк.









Әтиләр командасына сораулар:

(Сыбызгы һәм звонок ярдәмендә)


  1. Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)
  2. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)
  3. Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)
  4. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)
  5. Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)
  6. Самоварда бар, кешедә бар (борын)
  7. Футбол командасында ничә уенчы? (11)
  8. Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)
  9. Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыңмы?)
  10. Кипкән виноград (йөзем)
  11. Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)
  12. Казан хоккей комадасы (Ак барс)
  13. Әнинең әнисе (ерак әби, әби)
  14. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)
  15. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)
  16. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
  17. Кайса ай календарьда юк? (күктәге
  18. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

2 бәйге
"Кем? Нәрсә?" дип атала.

1..Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел (елга)

4.Нарат (агач)

5.Камаз (машина)

6.Чаллы (шәһәр)

7.Бишле (билге)

8.Сыер (хайван)

9.Айсылу (кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева (җырчы)

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)


2. "Баш хисапчы" (Кәгазь акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска)

-Сезгә ничә яшь? - Балагызның әнисенең исеме кем? - Гаиләгездә ничә кеше? - Йорт хайваннары асрыйсызмы? - Бүген иртән ничәдә тордың? - Кайсы күлмәгеңне яратып киясең? - Бүген ничәсе? -Балаңның көндәлегендә кичә нинди билгеләр куелган иде? - Хатының бәйләгән носки җылымы, әллә базар носкиемы? - Кайсы балаңны ныграк яратасың? - Балаңның укытучысы кем? - Бүген ничәсе? - Ничә телевизорыгыз бар? -Җәйне яратасыңмы, кышнымы? -Хатыныңның әтисе ни исемле? -Балаңның әнисе кем? -Тавык йорт хайванымы? Әтәч йомырка саламы?- Гөлләр үстерәсезме?

3."Уртасын тап"

- Ак та түгел, кара да түгел. Нинди? (соры) - Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә? (көз) - Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди? (җылы) - Коры да түгел, юеш тә түгел, Нинди? (дымлы) - Дус та түгел, дошман да түгел.Кем? ( Таныш) - Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә? (көн) - Яхшы да түгел, начар да түгел. нинди? (уртача)

4."Әйе-юк" (тиз җавап бирергә.)

- Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. - Кыш артыннан җәй килә. - Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. - Китап - кешенең дусты. - Татарлар ике куллап исәнләшәләр. - Әтәч йомырка сала. - Боз кардан тизрәк эри.- Дүшәмбедән соң ял килә.- Мәскәү Татарстан башкаласы. - Аю йорт хайваны.

5."Баш хисапчы" (Тимер акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапка ялгышмаска)

Сезгә ничә яшь?

Балагыз ничәнче сыйныфта укый?

Ничәнче размер аяк киеме киясез

Йорт хайваннары асрыйсызмы?

фамилиягез ничек?

Яраткан җырчыгыз кем ?

Балагызның сыйныф җитәкчесе кем7

Балагызның исеме?

Ничә балагыз бар?

Беренче балагыз кем исемле?

Бүген 23 февральмы?

6. Башваткыч. (Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы,Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие, Йомшак исемле куяны,Сакалбай исемле кәҗәсе һәм Гайфи исемле ире бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?

Бу бәйгедә дә сынатмадыгыз, рәхмәт.

Кроссворд


  1. Мәктәптә куела торган иң югары балл (шби)

  2. Бүгенге бәйрәмнең кунакларына яратып эндәшү. (тмиәе)

  3. Каты түгел (кашйом)

  4. Ак таҗлы чәчәк (аркомша)

  5. Баллы цитрус җимеше (сунилфә)

  6. Тәртип саклаучы (цилимия)


  1. Сан (реб)

  2. Көйсез балага тагылган кушамат (акел)

  3. Малайлар исеме (ринаЛ)

  4. Укучының иң беренче дәреслеге (фабилә)

  5. Татарстанда ага торган елга (Накрто)

  6. Татарстандагы шәһәр (җрәеег)

  7. Зирәк сүзенең синонимы (кырпат)

  8. Иң кадерле ризык (кимкә)

  9. Шһәәр йортларында югары катка күтәрелү җайланмасы (филт)

  10. Иң кадерле кеше (ниә)

  11. Нота (ер)

Чираттагы бәйге. «Урын алып кал»

3 урындыкка «трамвай», «автобус», «троллейбус» дигән язу беркетелә. Командалар бергәләшеп түгәрәктә биеп әйләнәләр, алып баручы кайсы транспорт төрен әйтсә, шул исемдәге урындыкка утырырга тырышалар. Кайсы команда членнары күбрәк урын ала, шул команда җиүче була.

Чираттагы бәйге «Хәрби дәрәҗәләр» дип атала. Хәрби дәрәҗәләрне үсә-бару тәртибендә санау. Рядовойдан башлап капитанга кадәр. Бу эшкә 30 секунд вакыт бирелә.

(1. рядовой, 2. ефрейтор, 3. кече сержант, 4. сержант, 5. өлкән сержант, 6. старшина, 7. прапорщик, 8. өлкән прапорщик, 9. кече лейтенант, 10. лейтенант, 11. өлкән лейтенант, 12. капитан.)

Бәйге "Кайсы дөрес" "дип атала . А.Б.:- Сезгә сораулар бирәлә. Шарты: сорау укыла, ике вариантта җавап әйтелә, берсе дөрес, берсе ялгыш. Дөрес булганына + тамагасы куела.

1). Нинди кошлар кыш көне бала чыгара?

1.Чукыр.+

2. Көртлек.

2). Нинди кошлар кычырып оча?

1. Ялгыз очканы.

2. Төркем булып очканы.+

3). Нинди туфрак тизрәк кибә-кабык беләнме, көпшәк белән капланганымы?

1. Көпшәк.

2. Кабык белән капланганы.+

4). Нинди балыкның тиресе бик кытыршы, хәтта игәү ясап була?

1. Акула.+

2. Кит.

5). Нинди кош ярдәмендә кайда балык тоталар?

1. Япониядә- акчарлак.

2. Кытайда- баклан.+

6). Далада куну урынын еланнар һөҗүменнән ничек сакларга?

1. Тимер чыбык сузып.

2. Сарык җоны балән.+

7). Читлектә үстерелгән куян беренче чабудан ник үлә?

1. Йөрәк эшчәнлегеннән.

2. Куркудан.+

8). Нинди хайван үз затыннан булган башка хайван балаларын имезә?

1. Бүре.

2. Куян.+

9). Пычак, кашык һәм чәнечкедән балык исе килмәсен өчен аны нәрсә белән сөртергә?

1. Май.+

2. Тоз.

10). Бәрәңге яки башка яшелчә тиз пешсен өчен нәрсә эшләргә? 1. Утны арттырырга. 2. Кәстрүлгә бераз май өстәргә.+

Чираттагы бәйге " Интеллектуаль викторина."

(Язарга )


1. Кем Россия армиясен оештыручы булып тора? (Петр I)
2. Россия флотын кем оештыра? (Петр I)
5. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык)
6. "Алар бер генә тапкыр ялгышалар", - дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапёр)
7. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)
8. Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)
9. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)
10. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)
11. Моряклар арасында киә таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)
12. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)

Чираттагы бәйге балаларга

"Авылым- минем язмышым"

Берәүләр шәһәрдә яши, ә без исә гаҗәеп гүзәл һәм сихри табигатьле авылда туып- үскәнбез.Без-табигать,җир балалары.Авыл җире ,бер яктан, сокландыргыч гүзәл табигате белән аерылып торса, икенче яктан, тырыш,эшсөючән, батыр, чибәр кызлары һәм уллары белән данлыклы. Безнең авылда нинди һөнәр ияләре яши икән? Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтермен , ә сез җавапларын табарсыз.

1.Иген игә,кара җирләр сөрә,

Авыл кырларында бу батыр.

Кем икәнен барыбыз да белә,

Ул бит уңган ...(механизатор)

2.Тир түгеп,зур эшләр башкара,

Сыерлардан мул сөт савып ала.

Ак халаттан үзе,кулда чиләк.

Исеме аның ...(сыер савучы).

3.Изә,баса,туглый ул,

Йом-йомшак камырны

Кайнар мичкә юллый ул.(икмәк пешерүче).

4.Гомер буе шул эшендә эшли,

Түгел һич тә ул бер көнлекче.

Маллар карый,зур тырышлык куя,

Һәм атыйлар аны ...(терлекче)

5.Көздән язга чаклы белем бирә,

Эше аның-мәктәп ,укучы.

Ә җәйләрен ул уракта кайный,

Бик тырыша безнең...(укытучы)

Авылыбызның хезмәт алдынгылары турында сөйләшү.

Менә без авылыбыздагы һөнәр ияләрен искә төшереп үттек. Чираттагы ярыш "Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әтиләр? .дип атала. Ә хәзер балалар табышмак укый, ә сез, әтиләр, абыйлар, җавапны тизрәк әйтергә тырышыгыз. 9- Ул чит илләрдә генә бар иде. - Хәзер безнең газета журналларда да чыга башлады. - Кайчак озын, кайчак кыска була. - Гади халыкка әлләни файдасы юк.(реклама

  • 8 -Аны малайлар ярата.
  • Мөгезе дә бар,
  • малайлар аңа атланса, бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)
  • 7 - Аны бөтен кеше ярата.
  • Ул бер дә искерми.
  • Аннан башка тора алмаучылар да бар.
  • Ул елата да, моңландыра да, көлдерә дә.(җыр
  • 6 - Аны тотып ашамыйлар,
  • аннан башка туй да ясамыйлар.(тоз)

Әтилар колагына «Киңәш»:

Абына, егыла бала,

Өзелә йөрәк.

Өзелсә дә кызганма син,

Түзәргә кирәк.

Берсендә алып иркәлә,

Икенчесендә- түз.

Елмаерга өйрәт аны

Яшьләнсә дә куз.

Йомшак келәмгә егылып,

Чыныксын бала.

Күгәргән. авырткан үтә,

Чыныгу кала.

Бөгелмәслек, егылмаслык

Ир булып үскач,

Сөярсең, егылган сабый

Исенә төшкәч. (Гөлнара Шәймөхәммәтова)

Кадерле балалар!

Әтиләр башлаган юлны

Сезгә дәвам итәргә.

Бар җиһанга үрнәк булып кирәк сезгә үсәргә.

Ялкаулыкны бетерик, төбе- тамыры белән

Үссен сәләт, артсын уңганлык

Юлдаш булсын һәрбер эшчәнлектә

Оешканлык, дуслык, туганлык!

Нәтиҗә чыгару. Жюрига сүз бирү


Кушымта


Внеклассное мероприятие Әтиләр бәйрәме

Внеклассное мероприятие Әтиләр бәйрәме

© 2010-2022