Әлифба бәйрәме сценарие 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Әлифба" бәйрәме

Максат: укучыларнын төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залга кисмә хәрефләрдән "Хуш, Әлифбам!" дип язылган, шарлар эленгән.

Укытучы.

Күчкәнме бу залга Бу матур бәйрәмгә

Дөньянын бар яме? Кушыл дус әйдә әле!

Күңелләр түрендә Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме. Әлифба бәйрәме!

1ук. Күтәренке күңелле 2ук. Җырлыйсы килеп кене

Бар да көлә, шат бүген. Тора барыбызнын да.

Күктә кояш елмая Көтеп алган бәйрәме

Яшерә алмый шатлыгын! Бүген хәммәбезнең дә!

3ук. Җыр күтәрә күңелне

Бар да көлә, шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме

Котлагыз безне бүген!

Укытучы. Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм -Әлифба бәйрәме. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз,өйрәндегез. Чын күңелдән котлыйм сезне укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме. Ә хәзер әлифба турында шигырьләр дщ сөйләп китегез инде.

. ("Ә" хәрефе белән)

"Әни", - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

"Ә" хәрефен язмаган.

("Л" хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

("И" хәрефе)

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

("Ф" хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

("Б" хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни

("А" хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Кисмә хәрефләрдән "Әлифба" сүзе төзелә. Укучылар барысы бергә:

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә!

Музыкаль пауза. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры.

Укытучы. Әлифба безгә төрле уеннар да өйрәтте. Бер уен уйнап алыйк

әле."Кулъяулык уены"

Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

(Әлифба керә).

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Укытучы. Әлифба сезгә матур-матур шигырьләр дә өйрәтте.Сөйләп

курсәтегез әле.

Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

Укытучы.

Әлифба сезне туган телне яратырга өйрәтте. Сез туган телебез турында ниләр

беләсез?

"Туган тел "җыры башкарыла.

Йөрәгемә иң якын тел-

Туган телем, үз телем.

Ярдәмең белән өйрәндем

Иң бөек тел- рус телен.

Музыкаль пауза.

Җыр "Туган ил"

"Татар кызы" бию.

(Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

4) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

"Әлифба" җыры.

Туган тел. Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба. Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

Җыр "Кил син, язым!"

Әлифба. Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

"5" ле белән дус булыгыз,

"3" ле эләктермәгез.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен

куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәт әйтик.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Туган тел. Китап - ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Азбука. Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

Туган тел. Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

Математика. Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Туган тел. Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик.

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5" кә укырга.

Музыкаль пауза.

Укытучы.

Хәзер кызлар башкаруында җыр "Якын дус"

Малайлар башкаруында бию "Кәләпүш"

Җыр "Үз җырыбыз"

Укытучы.

Биедек тә, җырладык та, Бәйрәмебез бетеп килә,

Шигырьләр дә сөйләдек. Кунакларга әйтик шуны

Бәйрәм итеп уйнап алдык Сәламәтлек, бәхет телик

Матур көйләр көйләдек. Белмәсеннәр борчуны!

Сау булыгыз!





© 2010-2022