ВАРИСКА КАБУЛ ИТҮ

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе







Вариска кабул итү











Класс җитәкчесе: Әхмәдуллина Г.И.





2012,май

1. Бүген мин шатлыгымны

Кемгә сөйләргә дә белмим.

Кемгә генә сөйләсәм дә

Сүзләрем бетмәс, дим мин.

2. Иртүк мәктәпкә йөгердем

Нигә соңга калырга?!

Бүген безнең дүртенчене

Алалар варисларга.

3. Бөтен отряд каршысында

Чын күңелдән сүз бирдек.

"Без өйдә дә, мәктәптә дә

Үрнәк булырбыз!" - дидек.

4. Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Әзер торырбыз! - дидек.

Чын варислар булыр өчен

Тырышып укырбыз, - дидек. 1.

ТВБ - Татарстан Варислары Берлеге.

ТВБның туган көне: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.

2. Варислар юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; күп нәрсә белән кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр. Алар яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр.

3. Варисларның лозунгысы: "Һәр көнне яхшылык кыл!"

4. Варисларның девизы: "Без һәрвакыт әзер!"

5. Символлары. Аларның төсе: ак, яшел, кызыл.

Ак - безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

Кызыл - игелеклелек төсе. Варис кешеләргә игелек кылып, үз җанының җылысын өләшә.

Яшел - безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр, диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

6. Татарстан варисларының законноры бишәү:

1 закон. Варис үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2 закон. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 закон. Варис - тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә ялгызлыкта калдырмый.

4 закон. Варис күп белергә һәм булдырырга тырыша, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 закон. Варис табигатьне , туган ягының мәдәниятен уяу саклый.

7. Сбор - ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй-фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.

8. Варисларның биеклекләре 3әү:

1. "Варис"

2. "Өлкән варис"

3. "Варис-инструктор" исеме.

9. 4 үзем кагыйдәсе бар:

1. Үзем уйлап табам.

2. Үзем карар кылам.

3. Үзем эшлим.

4. Үзем бәялим.

Үткәннәрсез киләчәк юк,диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел,ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

5. Безнең тормыш - бабайларның

Чынга ашкан теләге.

Газинур һәм Мусаларның

Безгә дигән бүләге!

6. Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен…

7. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып!

8. Без - яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары -

Уллары һәм кызлары

Җыр: "Татарстан варислары" (Сәрия Шәрәпова сүзләре һәм музыкасы)

9. Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

10. Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

11. Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

12. Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут -су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

Өлкән вожатый: Бүген шушы оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләребез, укытучылар һәм килгән кунаклар каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант итәрбез.

Һәрберсе аерым: Мин. ..........(фамилиясен, исемен әйтә), үзем теләп, Татарстан Варислары Берлегенә керәм, варисларның законнарын һәрвакыт төгәл үтәргә сүз бирәм.

Өлкән вожатый: Варислар, көн саен яхшылык кылырга әзер булыгыз!

5 класс варислары: Без һәрвакыт әзер!

4 класс варисларына галстук бәйлиләр.

13. Эшкә ашты теләгебез -

Без варислар сафында...

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.

14. Үрнәк бул син һәр кешегә,

Нык үзләштер белемне .

Тормышыңнан артык күреп,

Ярат туган илеңне.

15. Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек

Олылап телгә алсыннар

Ул бит чын варис диеп.

16. Татарстан варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Өлкән вожатый котлый: Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафларына бастыгыз. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә "Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла" дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезне варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез, герой-пионерлар шикелле Ватанны яратыгыз. ( Һәрбер вариска котлау открыткасы белән варис таныклыгы тапшырыла.)



© 2010-2022