Выступление на тему Воспитание этнической культуры

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мөслим муниципаль районы

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе















Балаларга этник культура төшенчәләрен бирүдә туган як тарихы материалларын куллану.





















Гыймранова Гөлнара Вәли кызы






Татарстан - этник тарихны өйрәнүгә җитди игътибар бирелүче төбәкләрнең берсе булып тора. Этник дигән төшенчә астында без нәрсәләрне күз уңында тотарга тиеш соң? Зур Совет Энциклопедиясендә (БСЭ - 30 том, 298 бит) этнос яки этник җәмгыять төшенчәсе түбәндәгечә аңлатылган: ЭТНОС - тарихи шартлар аркасында оешкан тотрыклы кешеләр төркеме, кабилә, халык, милләт. Аның барлыкка килүенең төп сәбәпләре булып җирлекнең һәм телнең бер булуы тора. Кешеләрнең уртак дин тотуы һәм бер расага каравы да төп сәбәп булып тора. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән:

  • Этник - нинди дә булса халыкның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә бәйләнгән. (2005 ел, 713 б.)
Фәнни-техник һәм мәгълүмати яңарыш чорында икътисади тотрыксызлык хакимлек иткән бүгенге шартларда халыкның этник үзенчәлеген билгеләүче күп кенә әхлакый кыйммәтләр юкка чыга бара. Бу тискәре күренешкә милли мәдәният тәкъдим иткән рухи һәм әхлакый кыйммәтләрнең тотрыклы системасы каршы тора алачак. "Милли мәдәният кешелек җәмгыятенең табышы һәм байлыгы булып тора. Ул халыкның асылын - талантын, иҗтимагый тормышын тәшкил итә. Хезмәт һәм көнкүрешен оештыруда, сәнгатьтә, традицияләрдә, гореф-гадәтләрдә ачык чагыла. Хәзерге вакытта без яшь буын аңы азатлыгы белән җәмгыятьтә әхлакый-тотрыклы роль уйнарга тиешле гуманитар белемнәрнең бик тиз очсызлануы каршылыгы шаһитлары булып торабыз. Мисал өчен, бүгенге яшь буын балалары үзлегеннән татар классик әсәрләре, милли моңнар белән бик аз кызыксына. Аларның күбесе чит ил музыкасы, телефон, компьютер уеннарына бәйлелектә яшиләр. Шуңа күрә милли мәдәният, яшьләрдә милли үзаң, милләтпәрвәрлек һәм толерантлык формалаштыру процессында гуманитар фәннәрнең тоткан ролен күтәрү әлеге кризистан чыгуның төп юнәлешләреннән берсе булырга тиеш. Шул уңайдан, заманча мәктәптәге белем бирү системасында этник культура төшенчәләрен тәрбияләү ни дәрәҗәдә соң, дигән сорау туа. Халыклар мәдәниятенең үзенчәлекләре аларны бер-берсе белән бәйләп тора, үз халкыбызны гына түгел, үзебез аралашкан милләтләрне дә хөрмәт итәргә өйрәтә. Халыкның милли үзенчәлекләрен табу, аларны барлыкка китергән тарихи вакыйгаларны белү безгә башка халыкларны аңларга ярдәм итә. Без балаларда, үзләрен генә түгел, башкаларны да рухи баета алырлык чын, ихлас Выступление на тему Воспитание этнической культурымилләтпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге болгавыр заманда, телевизор экраннарыннан яшь буынның аңына милләтнең гасырлардан килгән әдәп-әхлак нормаларын пыран-заран китерүче чит-ят "культура" басым ясаганда, милли мәдәният яшь буынга үз авазын ныклап ишеттерергә, күңеленә үзенең әхлакый кыйммәтләре орлыгын салырга тиеш. ШВыступление на тему Воспитание этнической культурыуңа күрә һәр тәрбияче, педагогның бурычы: - балаларда үз халкына, милләте тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү, милләтара килешеп яшәүнең әһәмиятен төшендерү; - яшьләрнең хис-тойгыларына уңай тәэсир ясау. - Үсмерләр үз халкы белән горурлана, аның акылына һәм талантына соклана, милләтенең бүгенгесе турында уйлана, киләчәге хакында хыяллана белергә тиеш. - милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп- әхлак нормаларын булдыру;

Выступление на тему Воспитание этнической культурыВыступление на тему Воспитание этнической культурыВыступление на тему Воспитание этнической культуры
- декоратив-гамәли сәнгатькә, халык һөнәрләренә, музыкага, биюләргә, уеннарга, фольклорның төрле жанрларына катнашуны оештыру; - балаларда иҗат итү омтылышы уяту. Бу бурычларны тормышка ашыруда безгә нинди метод һәм алымнар кулланырга була соң? -Выступление на тему Воспитание этнической культуры дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда, сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр, милли төбәк компонентларын ; - аудио, видео язмалар, картиналар куллану; - иҗат кичәләре; - танылган шәхесләр белән очрашулар; -музейларга, туган якның төрле почмакларына экскурсия-походлар оештыру; - әкиятләр сәхнәләштерү, уеннар уйнау, онытылган гореф-гадәтләрне кире торгызу; яшь талантлар конкурслары; - һөнәр ияләре, әти-әниләр, төрле буын кешеләре белән очрашулар үткәрү. Безнең төп рухи байлыгыбыз - республикабыз халыклары арасындагы дуслык. Татарстан халыкларының милли мәдәниятендә халык иҗатының гаҗәеп энҗеләре балкый, язучылары һәм шагыйрьләре аңа дан җырлый, аның үз тарихы һәм милли характеры гел үсештә. Халыкларның үзара ышанычына, хөрмәткә, толерантлыкка нигезләнгән милләтара аралашу һәм багланышлар республикабыз халыкларының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнүдә өстенлеккә ия алшарт булып тора. Мәктәбебездә этник культура төшенчәләрен бирүдә туган як тарихы материалларын куллану билгеле бер системага салынган. Үз районыбыз, авыл турында да өстәмә материал тупладык, һәр класста туган төбәккә багышланган почмак булдырылды. Балаларда гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм изге әйберләр, мәшһүр якташлар, туган төбәкнең мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә.

Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, авылдашыбыз Зөлфия Гаусиева-Мөхәммәтдинова.



Газинур Ногманов

"Метрәй"

Урамында , болынында

Уйнап үтте яшь чаклар.

ЕВыступление на тему Воспитание этнической культурылгасында су коенсаң,

Искә төшә яшь чаклар.

Авылым - Метрәй

Чишмәләре - челтери.

Чишмәсеннән су эчсәгез,

Яннарга рәхәт тели.

Басу кырларыннан узсам,

Өлгергәннәр икмәкләр.

Тургайлары ямьле сайрый

Өзеләдер үзәкләр.

Чишмәсеннән сулар ала

Яшь киленнәр, яшь кызлар.

Яшь тирәкләр озатып кала,

Каршы ала сукмаклар.

Класс сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда авылда яшәп иҗат итүче якташларыбыз Г.Ногманов, М.Хәйретдинова, С.Яббарова, ветеран укытучы М.Шәрипова, Яр Чаллы каласында яшәп иҗат итүче Россия рәссамнар берлеге члены Гаусиева-Мөхәммәтдинова Зөлфия һәм яшь рәссам Л.Минһаҗева белән очрашулар, күргәзмәләр оештырылды, аларның һәм якташ язучыларның иҗат җимешләрен дәресләрдә дә кулланабыз. ТВыступление на тему Воспитание этнической культурыабигатькә, төбәгебезнең атамалы һәм тарихи истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыру мәктәпнең традициясенә әйләнгән. Анда тын гына табигатьне күзәтергә, сандугач сайравын һәм чишмәләр чылтыравын тыңларга, табигать белән аралашу культурасына өйрәтәбез. Выступление на тему Воспитание этнической культуры
Шуларның нәтиҗәсе - балалар кечкенәдән үк иҗатка тартылалар, шигырьләр язалар. Укучыларыбыз арасыннан Хәйбрахманова Раилә, Әхмәтшина Азилә һәм Раилә, Мортазина Гөлназ, Кашапова Раилә, Шакирова Илүзә, Шигаепова Айгөл, Галимҗанов Булатларның шигырьләре "Мәгариф", "Авыл утлары", "Көмеш кыңгырау" басмаларында дөнья күрде.

Әхмәтшина Раилә Туган авылым.


Челтерәп аккан чишмәбезгә Без киләбез көн саен. Анда безне каршы ала Бөдрә чәчле ак каен. Матур яшел аланнарда Без уйныйбыз көләбез. Кайчак уйнап арыгач, Серләрне дә чишәбез Җәйге матур иртәләрдә Сайрыйлар сандугачлар. "Ничек армыйлар болар? "- дип, Гаҗәпләнә агачлар.



Выступление на тему Воспитание этнической культуры

Выступление на тему Воспитание этнической культуры
Синара Яббарова

Имәнәйнең имәннәре

Шаулый җилләр искәндә

Салкын чишмәнең сулары

Шифа ятып эчкәндә.

Солтанайның талларында

Сандугачлар көй суза

Әгъбәз тавы итәгендә

Балачагыбыз уза.

Кукайларыңда могҗиза

Җырлап печән чапканда

Туган авылым, син бизәк тә,

Таянырдай калкан да. ЭВыступление на тему Воспитание этнической культурытник культуралылык тәрбияләүдә китапханәләрнең, дин әһелләренең, әби-бабаларыбызның да ярдәме зур. Әхлак дәресләрендә авылның дин әһелләре Шыгаепов Рафаэль, Галимов Мирзанур бабайларның чыгышлары, авыл китапханәчесе Сәгъдиева Роза апа белән очрашу балалар күңелендә миһербанлылык, итәгатьлелек тәрбияләсә, сугыш чоры балалары белән очрашу өлкәннәргә хөрмәт, милләтпәрвәрлек, түземлелек кебек асыл сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә.
Выступление на тему Воспитание этнической культуры







Мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли. Ул яшь буынны чын кешеләр итеп тәрбияләүдә зур таяныч, чөнки анда һәркемнең күңеленә якын булган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесен һәм данлы үткәнен чагылдыручы кыйммәтле материаллар тупланган. Выступление на тему Воспитание этнической культурыВыступление на тему Воспитание этнической культуры









Горурланырлык тарихы булган авылыбызда бу юнәлештә эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мәктәптә "Туган якны өйрәнү" түгәрәге эшли һәм аңа 12 укучы йөри. Музей җитәкчесе Әхмәтвәлиева Лилия Нәҗип кызы. Музейның фонды да шактый бай: 400 экспонат тупланган. Музеебыз 1988-89 нчы уку елында ук Татарстан Республикасы музейлары исемлегенә "Мәктәп музее" дип теркәлгән һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Балалар тарафыннан халык иҗаты хәзинәләрен туплау, изге әйберләрне саклау һәрвакыт мөһим Выступление на тему Воспитание этнической культурыэшләрнең берсе булып тора. Узган уку елында укучылар район күләмендә үткәрелгән "Минем нәсел шәҗәрәм" конкурсларында катнаштылар. Нәтиҗәләр куанычлы: Галимов Айдар - грамота һәм кыйммәтле бүләккә, Гайнетдинова Миләүшә, Сәфәргалина Гүзәл, Гыймранова Гөлназ, Бәдертдинов Шамилләр грамотага лаек булдылар.
"Үткәне юкның - киләчәге юк" исеме астында шушы темага 3 нче класслар тарафыннан ачык сыйныф сәгате күрсәтелде. Җитәкчесе: Әхмәтвәлиева Л. Н. ШВыступление на тему Воспитание этнической культурыулай ук мәктәптә балаларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатыннан бик күп еллар нәтиҗәле эшләүче театр һәм кул эшләре түгәрәкләребез бар: Яббарова С. Я. җитәкләгән "Шатлык" театр-студиясе, Фәһимова Ш. М. ның "Тылсымлы җепләр", Шәрәфетдинова Х. Г. ның "Кул эшләре" түгәрәкләре.
Выступление на тему Воспитание этнической культурыУку, татар теле, табигать белеме дәресләрендә "Сүз ясалышы", "Ялгызлык исемнәр", "Халык авыз иҗаты", "Туфрак", "Файдалы казылмалар", "Сулыклар" темаларын өйрәнгәндә җирле атамаларга, якташларыбыз иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Бу материаллар һәр сыйныф җитәкчесенең иҗат лабораториясендә дә һәм мәктәп музеенда да саклана. Дәрес барышында укытучының тарихтан, халык тормышыннан алынган фактларны куллануы укучыларның дөньяга карашын, милли үзаңнарын формалаштыруга хезмәт итә. Мәктәбебездә Шәмсия Җиһангирова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фоат Садриев, Клара Булатова белән очрашулар балалар күңелендә җуелмас хәтирәләр калдырдылар.

Выступление на тему Воспитание этнической культурыВыступление на тему Воспитание этнической культуры








"Милли мәдәният дигән төшенчәнең асылын ныклап күзаллау өчен түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк: - милли мәдәниятнең үзәгендә кеше үзе тора һәм ул мәдәни кыйммәтләрне тудыра, үзләштерә; - милләт кешесенең танып белү, сәнгать, әхлак кыйммәтләрен дә м. м. күренеше дип санарга ярый; Выступление на тему Воспитание этнической культуры



- милли мәдәнияттә кешенең үзгәртеп коруына, иҗади эшчәнлегенә әһәмият бирелә, чөнки шул юл белән шәхес үзлегеннән үсә. Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, туган халкыңның тормыш рәвешен белү, аны ихтирам итү, аның кайгы-шатлыкларын уртаклашу, мәдәниятен җентекләп өйрәнү, башка халыклар мәдәниятен белү - шәхескә ана сөте белән бирелә торган сыйфатлар һәм нәкъ менә шулар милли үзаң, культура формалаштыруда төп юнәлеш булып тора. Һәр кеше үз халкы белән, шул халыкның бер вәкиле булуы белән горурлану, бердәм булу, үз халкы мәдәнияте белән аралашу шатлыгы һәм ләззәтләнү хисе тоярга тиеш.

© 2010-2022