Внеклассное мероприятие на тему

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәламәтлек аланы. Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә багышланган класс сәгате. Укытучы: Сәлимуллина Г.К.

Сәхнә алды.

Ике куян йөгерешеп керәләр, бииләр.

Внеклассное мероприятие на тему


1 куян. Борын- борын заманда

Кәҗә команда,

Саескан сотник,

Үрдәк үрәтник

Булган урманда

2 куян. Бик елак та булмаган,

Бик тәртип тә бозмаган,

Бик ялкау да булмаган

Бер Шүрәле яшәгән.

1 куян. Яшәгән, ди бу Шүрәле

Бик зур газап кичереп,

Бөтен тәне сызлавыннан

Яшәгән ул интегеп.

Бергә. Хәле начар булганлыктан,

Бөтен күңеле тулган, ди.

Чөнки бу Шүрәле белән

Менә нәрсә булган, ди.

I күренеш. Урман. Шомлы музыка яңгырый. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә. Ул бармакларының, тәннәренең сызлавына түзә алмыйча, үкереп- үкереп хәрәкәтләр ясый. Шүрәле. Зур газап эчендә бүген Кызарып туды таңым. Сызлыйдыр бармак, тәннәрем Кем соң дәвалар мине? У- у- у, үләм.
Агачлар артыннан бии- бии спорт киеме кигән төлке керә. Биеп бетергәндә генә Шүрәлене күрә һәм куркып кала. Төлке. Кем син? Шүрәле. Курыкма син, өрекмә син, Мин шыксыз Шүрәле түгел. Өстерәлеп кенә йөрим, Сәламәтлегем нык түгел. Төлке (көлеп). Шүрәле, нинди Шүрәле?! Мондый Шүрәле була димени? Бармакларың кәкре- бөкре, Күзләрең кысылып беткән, Тешләрең дә исән түгел, Барысы да череп беткән. Әллә инде бөкрең дә бар? Кит инде, шул яшеңнән! Дәваланырга кирәк сиңа Кичекмәстән, күптәннән. Шүрәле. У-у -у! Әйтәм ич, мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус? Киңәш бир.

Внеклассное мероприятие на тему
Төлке. Менә миңа син кара, Бармакларга, колакка. Күзлегем дә юк бит минем, Буй- сыным да бик зифа. Шүрәле. Хәлләр начар, Төлкекәй, Берәр серен әйтче, әй. (Аягына барып егыла). Төлке. Я, ярый инде, ачам, ачам серемне. Мин былтыр бик матур аланга килеп чыккан идем.
Шүрәле (бүлдереп) Э-э-э, Былтыр, былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан (кача башлый).
Төлке. Юк ла инде. Синең нинди былтырың булсын. Теге елны дип әйтүем. Сиңа дәваланырга кирәк. Кичектермәскә. Серле алдан мәктәбендә Бик күңелле, ди анда. Һичкемнең һичкайчан Кайтасы килми аннан. Анда иң кирәклесе- Исәнлек икән, Сәламәтлек ачкычы Шушында икән.
Шүрәле. Белсәң иде, белсәң иде Минем сызланганымны. Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк Тагы кемдер чыкканны. Төлке. Ярый, әйдә киттек, Тик минем бер шартым бар: Уйнамасаң гына кети Чыгардым шундый карар. Шүрәле. Юк, юк, кытыкламыйм. Китәргә җыеналар. Төлке артына борылса, Шүрәле утырып тора. Төлке. Тор, әйдә, нәрсә утырасың? Нәрсә көтеп торасың? Шүрәле. Автобус. Төлке. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип Әйткән бит синең бабаң. Саф һаваны сулый- сулый Барабыз әле, туган. Раз- два, раз- два, Һаваны иркен сула. Музыка яңгырый, бергәләп китәләр. Төлке артыннан Шүрәле өстерәлеп кенә бара. Агачларны 1 тапкыр әйләнәләр. Шулвакыт туктап калалар. Икенче яктан 2 куян уйнаклап килеп чыга. Төлке. Чү, тукта, карыйк әле, Болар кая баралар? Музыка уйный. Куяннар сикерешеп керәләр, кулларына кәрзин тотканнар. 1 куян. Иртә белән торабыз, Битебезне юабыз, Сабын белән юынгач Бигрәк матур булабыз. 2 куян. Аш алдыннан һәрвакыт Кулыбызны юабыз, Чиста итеп, пөхтә булып, Ашарга утырабыз. 1 куян. Кичен аякларыбызны Сабын белән юабыз. Юынырга яратабыз, Без бик чиста торабыз. 2 куян. Иртән дә һәм кичен дә Тешләрне чистартабыз. Җемелдәп, ялтырып тора Таза, нык тешләребез. Бергә. Менә безнең дусларыбыз. (Кәрзиннән сабын, теш щеткасы, теш пастасы, сөлге, тарак алып, алар турында сөйлиләр). 1 куян. (Сабын тоткан) Кечкенә, тик файдасы зур, Шуңа да күп дуслары. Шуа, күбек тарата, Һәр нәрсәне агарта. 2 куян. (Теш щеткасы тоткан) Аркасы сөяктән, сөяктә- мыек, Ак койманы агарта, Мыегы белән чистарта. 1 куян. (Теш пастасы тотып) Үзе тәмле, үзе ак, Авызыңа куеп бак, Тешне агарта, ап- ак итә. 2 куян (Сөлге тотып) Битне, кулны, муенны корыта, Үзе дә чисталыкны ярата. 1 куян (Тарак тотып) Тешли, ләкин яраламый, Шома итә, юл ясый. Озак юмасаң башың Белеп тор, бик нык кашый. Төлке. Дусларым, исәнмесез, Хәерле көннәр сезгә! Менә күрегез дустымны, Дәвалау кирәк безгә.

Внеклассное мероприятие на тему Куяннар (бергә) Яшәсен йомшак, ап- ак Сөлге һәм исле сабын. Яшәсен теш порошогы, Вак тешле тарак тагын. Кирәк чиста булырга, Иртә- кич юынырга. Төлке. Менә күрдеңме, шүрәле, Алар кая талпына? Әйдә, без дә соңга калмыйк, Барыйк алар янына.
II күренеш. Урман аланы. "Сәламәтлек мәктәбе" дигән плакат эленгән. Музыка уйный. Җәнлекләр күнегүләр ясыйлар. Төлке Шүрәлене алып керә. Музыка туктый, җәнлекләр аларны чолгап ала. Төлке. Дусларым, исәнмесез, Хәерле көннәр сезгә! Менә күрегез, дустымны, Дәвалау кирәк безгә. Күзләре кысылып беткән. Бармаклары кәкре- бөкре, Тешләре дә исән түгел, Барысы да череп беткән. Бергә. Булышабыз, булышабыз, Бик теләп булышабыз. 1 куян. Күрегез тиен кызын, Ничек итеп тырыша. Шундый күнегүләр ясап Исәнлеген ныгыта. (Акробатик күнегүләр) Аю. Бигрәк төз, матур итеп Күнегүләр ясыйлар. Алар шулай тырышалар Гәүдә торышын саклыйлар. Шүрәле җәнлекләргә кушыла, ләкин бик артта кала. Шүрәле. Уф, хәлдән тайдым.

Внеклассное мероприятие на тему 2 куян. Борынгы грек табибы, мәшһүр Гиппократ, кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә, физкультура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Гимнастика, физик күнегүләр, җәяү йөрү, эшкә сәламәтлеген, тулы канлы һәм шатлыклы тормышын сакларга теләгән һәр кешенең көндәлек шөгыленә әверелергә тиеш.
Шүрәле. Мин нишлим соң? Тиен. Физзарядка башлыйсың, Чүгәлисең, торасың. Башың уңга борасың, Аннан сулга борасың, Һәм сикерә башлыйсың. Шүрәле. Алга таба нишлим соң? Тиен. Аппетит белән аша, Булырсың таза. Бүре. Ә чамадан тыш ашау Үзе бер каза. Аю. Физик йөкләмәнең җитәрлек булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенең авырлыгын арттыра, мускуллары көчсезләнә. Бу күренеш гиподинамия дип атала. Бүре. Җиләк- җимеш, яшелчәләр белән дус бул.

Внеклассное мероприятие на тему Аю. Авыруны җиңәм, Чирләмим, дисәң Капма дару төймәсе, Ашказаның көймәсен. Табигать шифаханәсендә Бар дару үләннәре. Шүрәле. Коткаручыларны күзли- күзли Талып бетте күзләрем. Менә кемнәр кирәк миңа, Менә бит газизләрем. Төлке.Шушындый зур юллар узсак та Без сер бирмәбез бер дә. Күбрәк хәрәкәтләнеп, Сәламәт яшик бергә. Җәнлекләр. Чыршыдай биек бул, Нараттай озын бул! Имәндәй таза бул! Сау- сәламәт бул! Җыр. Күрдегезме, бу тамаша Гыйбрәтле һәм хикмәтле. Саклагыз сез, кадерләгез Изге сәламәтлекне. Хәрәкәттә- бәрәкәт, Тәнгә керә көч һәм дәрт. Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт, Хәрәкәткә мең рәхмәт! Витаминга бай ризыклар Табыннарны бизәсен. Тәннәребез сихәтләнсен, Авыру- чирләр килмәсен.

Внеклассное мероприятие на тему

4

© 2010-2022