Белем бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Белем бәйрәме.

(беренче сыйныф укучылары өчен монтаж)

Ибрагимова Резида Харис кызы

I квалификацион категория



2013 ел

Зал бәйрәмчә бизәлә, музыка яңгырый. "Белем бәйрәме" җыры җырлана.

IV сыйныфлар укучылары :

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?

Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында - чәчәк бәйләме.

Әй сентябрь, бу беренче

Көнең бигрәк матур!

Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:

Гүя ефәк чатыр.

Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.


Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм - белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.

Белем бәйрәмен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтәр сукмак
Гел шулай нурлы булсын.


Мәктәпкәем каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.


Балалар килә мәктәпкә

Хушлашып Җәйләр белән

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән "Беренче кыңгырау" тантанасын ачык дип белдерәм. Сүзне мәктәбебез директоры Минһаҗев Илфат Мисхәт улына бирәбез. Рәхим итегез.

Без атлаган юлларга

Алтын яфрак сибелә.

Чыңлый көмеш кыңгырау,

Дәшеп белем иленә.

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

Укытучым, безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың;

Күңелемдә тулы яктылык

Әйтерсең лә яңа таң атты.

Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә.

Хезмәтнең данлыларын,

Таңнарның гел алларын,

Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

Яраткан укытучыларыбыз!

(җыр: "Сез иң гүзәл кеше икәнсез")

Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре - 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк.

1 нче сыйныфлар

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык олы юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Без мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә.

И мәктәбем, өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Исәнме, и мәктәп,

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

Кичә әни белән бергә,

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

Әтием дә, әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.

Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

- Чәчәкләр артыннан, - диләр,

Күренми бит буегыз

Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә,

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

Әти дә шулай әйтә
Әни дә шулай әйтә
Әби әйтә : - дөрес бу-ди,-
Китап шулай өйрәтә.


Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде
Алдынгы булырга тырыш
Бәбкәчем берүк диде. .


Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

Укытучы, мәктәп - бу ике суз
Кунелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

Җыр: "Укытучым сезгә карап"

Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән - бүләккә !
(Чәчкә тапшыру)

Укытучы.

Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
"Әлифба" ал кулыңа.
"Әлифба"гыз - алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне айкагыз!
(Әлифбалар таратыла)

I сыйныфлар

Бик күп нәрсә белермен мин,

Туган илем турында

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербез

Ант бирәбез әниләргә

Һәрвакыт сүз тыңларга

Мәктәптә дә, тормышта да

Яхшы кеше булырга.

җыр: "Мәктәп -ул ямьле"

Иренмичә, ялкаулашмый
Укыгыз фән илендә.
Китапларны ачар өчен
Ачкыч бирәбез сезгә. (ачкыч тапшыру)


Хәерле юл, мәктәп иленә !
Төкле аяк белән керегез.
Алда сезне күп могжиза көтә,
Сау - сәләмәт укып бетегез.


Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен. ( 1 нче сыйныфлар өчен бүләккә бирелгән китапларны өләшү)


Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле!


Бездән сезгә шул теләк:
Белегез укуның кадерен,
Ертмагыз дәфтәр битләрен,
Саклагыз китапны кадерләп.
Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз.. Уңышлар сезгә!


Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елы башлана!(кыңгырау тавышы)




© 2010-2022