- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока по татарскому языку на тему Әлифба бәйрәме (1 класс)
Конспект урока по татарскому языку на тему Әлифба бәйрәме (1 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 1 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Баязитова Л.С. |
Дата | 20.02.2016 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Әлифба бәйрәме
Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, санарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, кунаклар! Һәрберегезне бу олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бар. Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укучылар: Әйе, без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар. (чиратлап):
- Укытучы әйтсә, бас.
- Ул рөхсәт иткәч, утыр.
- Сөйлисең килсә әгәр,
- Кулыңны гына күтәр.
- Укырга.
- Язарга.
- Санарга.
- Дус, тату булырга.
- Җырларга, биергә
- Туган илне,
- Туган телне сөяргә
- Һәрвакыт намуслы,
- Чын кеше булырга.
Шәвәли: Әфарин! Әйтегез әле, "Әлифба" сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән? Әйдәгез әле, "Әлифба" сүзен төзеп күрсәтегез. Укучылар. (Әлифба) Ә хәрефе. "Әни" дип, телем ачылган Әни сөйгән, назлаган. Кайсыбыз соң дәфтәренә "Ә" хәрефен язмаган? "Л" хәрефе. Ә мине беләсезме? Өйрәндегез күп хәрефләр, Тырышып, түгеп тирләр. "Л" хәрефенә башлана Кайсыгызның исемнәре? "И" хәрефе. Иген үскән, биек үскән, Башаклары тулып пешкән! Комбайннар туктап тормый, Ашлык суга җырлый-җырлый. "Ф" хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри Кара урман эчендә Һаман тора күз алдында, Күрсәм дә тик төшемдә. "Б" хәрефе. Бәр барабан, уйна быргы, Бар кешеләр ишетсен. "Б"дан башка бәйрәм югын Барчасы күреп торсын! "А" хәрефе. "А" хәрефе алмада "А" хәрефе агачта. "А" хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта. Укучылар барыгыз бергә: Әлифба, син алып кердең Безне белем иленә. Ялкаулык та, тырышлык та Шушы илдә беленә. Муз. пауза: Белмәмеш керә. Шәвәли: Безнең бәйрәмгә Белмәмеш тә килгән. Белмәмеш: Исәнмесез, укучылар! Укучылар: Шәпме, Белмәмеш? Белмәмеш: Мин сезгә мәкальләр алып килдем. Игътибар белән тыңлагыз. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Эшли дә бел, уйный да бел. Эшле кеше - көзен көчле кеше. Бу мәкальләр сезне нәрсәгә өнди? Укучылар: Хезмәтне яратырга. Белмәмеш: Әлифба сезне өлкәннәр хезмәте белән дә таныштырды. Муз. пауза: Кызыл калфак: Әлифбадан сез зирәк, тапкыр булырга өйрәндегез. Шуңа күрә мин сезгә берничә мәсьәлә алып килдем. Алар белән таныштырыйм әле. Сез мәсьәләләрнең җавапларын әйтерсез. Кызыл калфак: 1. Керпе гөмбәгә барды, 9 ак гөмбә тапты 3не куйды энәсенә, Калганын - кәрзиненә, Керпе ничә гөмбәне, Кәрзиненә куйды
2. 7 малай урамга Чыкты футбол уйнарга. 3әү килде тагын да, Исәплә син барын да?
3. Ак каенга 3 чыпчык, Түбәдә 5 сыерчык. Әйтмәс микән берегез Барысы ничә кошчык?
4. Айдар китте урманга, Тәмле җиләк җыярга. Менә 10 җиләк тапты, 5не авызга капты Ничә калыр чиләккә? Уйла, тизрәк исәплә?
Муз. пауза: Карандаш. Миндә бик күп табышмак, Тапкыр булсаң, уйлап тап! Су түгел- сыек, Кар түгел- ак. (сөт) Ашамый, эчми, Көне-төне эшли. (сәгать) Теле юк, үзе аңлата. (китап) Кешенең дусты, Йортның сакчысы. (эт) Муз. пауза: Укытучы: Әлифба сезгә матур-матур шигырьләр дә өйрәтте. Берничә шигырьне сөйләп күрсәтегез әле. 1нче укучы: Бәйрәм бүген, бәйрәм бездә - Көттек ярты ел буе, Котлы булсын, котлы булсын Әлифба сабан туе. 2нче укучы: Һәр хәрефең белән синең Таныштык берәм-берәм, Инде барлык китапларның Сер ачкычларын беләм. 3нче укучы: Беренче китап син булдың, Әлифба дус, хуш инде Юк ла, хуш димик, исән бул- Син аерылмас дус инде! 4нче укучы: Әлифбабыз - Әлиф бабай Әлифба - Әлиф бикә, Кайчан сентябрь җитәр, дип Яңа дусларын көтә! 5нче укучы: "А"дан башлап "Һ"гә чаклы "Аһ" итсәк тә өйрәндек, Әлифбадан туган телнең Моңнарына көйләндек. 6нчы укучы: Рәхмәт инде, ярты елда Син бер еллык үстердең: Яңа баскычка күтәрдең - "Туган тел"гә күчердең.
Хор. "И туган тел" Г.Тукай сүзләренә җыр.
Укучылар, бәйрәмгә кемдер җитми шикелле. Кемебез юк микән? Укучылар: "Әлифба" Әлифба керә: - Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Әйдәгез әле, дуслар, кунакларга әлифба китабыннан шигырьләр, хикәяләр укып алыйк. Укучылар укыйлар: Әлифба: Яхшы. Мине бөтен укучылар да әйбәт укый белә икән. Бик яхшы. Мин сезне иң башлап укырга һәм язарга өйрәттем, ләкин бөтен нәрсәгә дә өйрәтеп бетә алмадым. Сезнең алда зур һәм биек фән тавы бар. Сез шул тау башына менү өчен тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә тиешсез. Тырыш булыгыз укуда, Тырышны сөя белем. Халкың шатлансын сезгә, Куансын Туган илем. Укучылар: Әлифба, син алып кердең Безне белем иленә. Ялкаулык та, тырышлык та Шушы илдә беленә. Укытучы: Безнең балалар әлифбаның һәр хәрефенә багышлап шигырь сөйләп күрсәтәселәре килә. "А" хәрефе: Алма диләр алларын да, Яшелен дә, агын да Гел аласы килеп тора "Алма!" - дигән чагында. "В" хәрефе: Велосипед алдык әле, Миңа түгел, бабайга. Җиде түгел, җитмеш яшьтә, Җитез йөри алай да. "Ч" хәрефе: Чебиләрем сап-сары, Бигрәк матур чаклары. Кызгансыннар, дип, юри Кайберсе елап йөри. "Ү" хәрефе: Үлән көмеш чыкка чумган, Мең тамчыда, мең кояш. Шул сурәтне ясыйк әле, Син дә кил, дустым, буяш! "Ш" хәрефе: Шалкан быел бик уңган, Самавар хәтле булган Якын йөрмә, ерак тор - Сөйри аны ... трактор! "Ө" хәрефе: Өй бурыйлар абыйларым, Оча гына йомычка Шуны җыеп өя барам - Мин дә ярыйм йомышка! "П" хәрефе: Песи: "Мияу, мияу, - ди, - Мин һәрвакыт уяу, - ди, - Тычкан тотам, май ашамыйм, Хуҗам җыеп куя!" -ди. "Б" хәрефе: Бака - бака, ба-ка-ка! Бака җәйне ярата. Болыт күрсә: "Яңгыр килә!" - Диеп хәбәр тарата. "Й" хәрефе: Йомган кебек түгәрәк, Йомшак кына тәгәрәп Көчек ишегалдында Йөгерә анда- монда "Г" хәрефе:
- Гөмбә, гөмбә, гөлмбәкәй,
- Иртән чык эчәр өчен,
Концерт номерлары
Укытучы. Әйе, укучылар күреп торам, сезгә Әлифба белән хушлашу бер дә җиңел түгел.Чөнки ул сезнең әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте. Кадерле әти-әниләребез! Әлифбаны укырга өйрәнгәндә сезнең дә ярдәмегез бик зур булды.
Укучылар бергә: Рәхмәт сезгә барыгызга! Рәхмәт сиңа, Әлифба!