Сценарий новогоднего праздника на татарском языке

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Мәктәптәге актлар залы. Зал матур итеп бизәлгән. Уртада зур чыршы тора. Тирә якта кунаклар утырышканнар.Талгын гына көй уйный.

Инструменталь ансамбль чыгышы. Кадерле бер кунак көткән кебек Яңа елны көтә йөрәкләр. Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте Күңелләрдә иң саф теләкләр. Һәр яңа ел үзе белән Алып килә яңалык. Уйларыбыз, хисләребез Кала кабат яңарып. Яңа бер яшь бүләк итә Яңа ел һәр кешегә. Бүләк итә илһам көче Сызланмаска эшендә. Яңа ел йөрәк түрендә Бәйрәмнәрнең эзлесе. Шатлык һәм куанычларның Йөздә балкый билгесе. 1.Хәерле көн, кадерле дусларыбыз! Бәйрәмебезне башлап җибәрергә вакыт җитте. 2.Иң башта без нишләргә тиеш әле? 1.Исәнләшергә. 2.Әйе,исәнләшергә. Кызлар исәнмесез! 1 Малайлар исәнмесез. 2.Кызларның тавышлары яңгырабрак чыга. Ягез әле тагын исәнләшеп күрсәтегез. 1.Малайларныкы катырак шул. Ягез әле малайлар. 2.Бергә әйтсәләр катырак та яңгырабрак та исәнләшәләр. 1-2-3 Исәнмесез Исәнмесез, дуслар!Исәнмесез,барыгыз да,олылыз,кечегез,яшегез,картыгыз!Туган җиребезгә Яңа ел килә.Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык.Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле. 1.Бар җиһан акка төренгән Җем-җем килеп кар көлә Сафлык бөркеп, ак нур сибеп, Җиргә Яңа ел килә 2.Җанга рәхәт бер моңсулык, Йөрәктән җыр бөркелә. Моңлы кыңгыраулар элеп. Җиргә Яңа ел килә.
1.Дуслар,бүгенге бәйрәмебезнең төп символы нәрсә әле? -Чыршы. 2.Ә аны нәрсәләр белән бизиләр соң? 1.Хәзер без сезгә чыршыга эленә һәм эленми торган әйберләрне атарбыз,ә сез барыгыз бергә "әйе",яисә "юк" дип җавап бирерсез, ярыймы? 1,2.Шулай итеп,башладык?! 2.Төрле төстәге шарлар?Мендәрләр,одеяллар? 1.Мармелад,шоколадлар?Күпсанлы урындыклар? 2.Ә йомшак уенчыклар?Дәфтәрләр һәм китаплар? 1.Кызыл-сары мәрҗәннәр?Әкияттәге җеннәр? 2.Матур-матур чылбырлар?Серпантин,мишуралар? 1.Сумкадагы папкалар?Туфли һәм кроссовкалар? 2.Чәнечке,пычак,калак?Көзге һәм агач тарак? 1.Тәмле-тәмле кәнфитләр?Кыздырылган кәтлитләр? 2.Ә малайлар һәм кызлар?Нур сирпүче йолдызлар? 1,2.А-ф-ә-р-и-н!Булдырдыгыз! 1.Хәзер чыршы бизәнгән, Муенсалар да элгән. Безгә шундый матур бәйрәм, Зур шатлык алып килгән. 2.Чыршыны без бизәдек, Нәрсәнедер сизмәдек! 1.Нидер җитми бит чыршыга , Карагызчы,балалар! 2.Белдем,белдем:утлар янмый, Нигә янмый соң алар? 1.Бәйрәмебез гади түгел, Зур шатлыклар бәйрәме, Чыршы балкып торыр иде, Ничек кабызыйк аны? 2.Белдем,белдем,әйдәгез әле,утларны кабызырга дусларыбызны чакырыйк. (3 а сыйныфы биюләре) -Чыршыда утлар кабына,барысы да кул чабалар. 1.Басыгыз чыршы тирәли- Бер җырлап алыйк әле, Бер уйнап алыйк әле, Бер биеп алыйк әле, 2.Яшел чыршы тирәсендә Җилкенеп калыйк әле. Кадерле дуслар,хәзер барыгызны да чыршы тирәсенә чакырабыз. (Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнү.) 1) "Чыршыкай" 2) "Чыршы-чыршыкай" 3) "Чыршы янында" 4)Буги-вуги
1.Бүген һәр төбәктә Яңа ел котлаулары яңгырый. 2.Җиһанның барлык почмакларында Иске елга йомгак ясалып, Яңа елга яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2010 ел атлый. 1.Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, планетага өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. - 2б сыйныф укучылар башкаруында "Хәерле иртә" җыры сезгә Яңа ел котлавы булып яңгырасын.
Алып баручы:Кыш бабай белән Кар кызының да килеп җитәр вакыты. Никтер әле күренмиләр. Ярый, озакламаслар, килеп җитәрләр. Хәзергә уйный торыйк. Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны "Әйе" яки "юк" сүзе белән генә әйтегез. Сораулар: -Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме? -Ул нәкъ 7дә килә, әйеме? -Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме? -Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме? -Тиздән кыш бабай килер, әйеме? -Ул бүләкләр алып килә, әйеме? -Чыршыбыз бик матур, әйеме? -Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме? -Чыршыда күркәләр үсә, әйеме? -Помидорлар да үсә, әйеме? -Чыршының энәләре кызыл, әйеме? -Кыш бабай суыктан курка, әйеме? -Ул Кар кызы белән дус, әйеме? (Себеркесенә атланып Убырлы карчык килеп керә) Убырлы:Тышта буран кузгалды, ә монда, сезнең бүлмәгездә шундый матур, шундый күңелле. Җырларыгыз әллә кайларга ишетелә. Күпме кунак җыелган бырыгызга да күңелле дер бит? И-и-и шундый бәйрәм булсын да, күңелле булмасын ди. Бөтен җир шары бәйрәм итә диген син!...Мондый матур чыршыны кайдан таптыгыз? Ай-һай! 1 (сәгатькә карап) Яңа елга да күп калмады. Кыш бабай белән Кар кызы гына озаклады. 2 (Убырлыга карап) Бүтән елларда Карчәчәкне син генә тоткарлып тора идең әбекәй. Безнең бәйрәмгә килү турында уйламый да идең. Бу юлы маҗарасыз гына булырмы әллә дип уйлаган идек. Булмас ахры. Кыш бабай никтер килеп җитә алмый. Убырлы: Бер яманатың чыкса тиз генә агарырмын димә инде. Әллә мин гел шулай убырлы гына булып йөргән дисеңме? Минем әле синең кебек бантик тагып йөргән чакларым да булды. Кыз: Шулай мени әбекәй? Убырлы: Шулай шул. (учекләп) Кыз: Яңа елны ничек каршы ала идегез соң? Убырлы: Безме? Без балалар Яңа елны шугалак ясап каршы ала идек. Тылсымла чишмә суыннан иде ул. Ул күңелгә чисталык, сафлык биреп тора иде. Яңа елны каршы алганда шундый итеп бии идек, ай малай, шунды итеп бии идек. Ә сез бии беләсезме соң балалар? Балалар: беләбез. Убырлы: Әйдәгез алай булгач бер биеп алыйк әле. Чыршы тирәли бию
Балалар: Әбекәем әйт әле, Без биибез күр әле Сез дә биедегезме Әбекәем яшь чакта Сөйлә әле шул хакта Убырлы: Биедек тә җырладык Биемичә тормадык Без биедек бик оста Без биедек вальс та Балалар: Әбекәем әйт әле, Таган бер сөйлә әле Тагын ни биедегез Әбекәем яшь чакта Сөйлә әле шул хакта Убырлы: Биедек тә җырладык Биемичә тормадык Без биедек бик оста Без биедек чарльстон та Балалар: Әбекәем әйт әле, Таган бер сөйлә әле Тагын ни биедегез Әбекәем яшь чакта Сөйлә әле шул хакта Убырлы: Биедек тә җырладык Биемичә тормадык Без биедек бик оста Биедек рок-н-рол да Убырлы:Ай-Ай-ай, менә шулай.( арып идәнгә егыла). Ай-ай, кара әле, бик оста балалар булдып чыктыгыз әле сез. Яшь чактагы яңа еллар искә төшеп китте. Аллага шөкер. Тылсымлы чишмә суыннан ясалган шугалагыбыз искә төште бит әле. Сез дә чишмәне оныттыгыз, аның суын кран суына алыштырдыгыз. Мин кран суын эчә алмыйм. Эчсәм күңелем ката да ачуым кабара. Алып баручы:Тагын кабара башлады әбекәй. Убырлы: Кабара ...кабара.. ачуым кабара. Ачуымны китерсәгез яңа елны бөтенләй булдырмам әле. Алып баручы: Убырлы карчыкның күңелен күтәрми булмас балалар. Күңелле итеп бер биеп алыйк. ("Вуде-ли атчи..") Вуде-аль атчи, Вуде-аль атчи Вуде-аль ву Вуде-аль атчи, Вуде-аль атчи Вуде-аль ву Эта танец это очень просто Вуде-аль ву, Вуде-аль Вуде-альву Алып баручы: йә, әбекәй, бераз ачуың басылдымы? Убырлы: Юк әле, басылмады. Алып баручы: Әдәгез балалар, әбекәйне тагын уйнатык. Если хочешь веселиться, "Лавата" Чыршы тирәли җыр

  1. "Төрле утлар яна"№8
  2. "Чыршы янында" №9
(Балалар утыралар) Убырлы: Менә хәзер бераз басылды ачуым, юкса бик усаллана башлаган идем. Рәхмәт сезгә балалар.(балалар утыралар) Алып баручы: Әбекәй, ул чишмә кайда соң? Убырлы: Белмим шул, балакайларым. Менә шушы себеркемә атланып күпме эзләдем, таба алмадым., җир астына упкан кебек юкка чыкты. Алып баручы: Әйдә җәнлекләрдән сорап карыйк, алар белмиләр микән. Дусларыбыз сез тылсымлы чишмәнең кайда икәнен белмисезме? Болан:Хәзер кыш, мин кар ашыйм, чишмә юлын оныттым. Аю: Мин җәй көне генә үткен, кышын йоклым, чишмә нең кайдалыгын әйтә алмыйм. Бүре: Мин элегерәк чишмәне белә идем, аның суын эчкәч, күңелләрем йомшарып китә иде, куяннарга тими идем. Тиен телеграмма алып керә(бии).: Исәнмесез. Кыш бабайны көтәсезме? Кыш бабайдан телеграмма бар. Алып баручы: Кыш бабай үзе кая соң? Әллә адашканмы, яисә салкында грипп эләктердеме? Тиен: И-и Кыш бабай булсын да адашсын Һәм нишләп әле салкын тидерсен. Ул бит кыш бабай. Алып баручы:Рәхмәт тиенкәй, юлыңда уңышлар сиңа.(телеграмманы укый) "Мине көтүче балаларга һәм җәнлекләргә. Тоткарланырга туры килә. Без тылсымлы чишмә буенда, серле таягым Һәм Кар кызы шунда юкка чыкты. Явыз Дию пәрие җиргә яңа ел килмәсен өчен шулай тырыша.. Ярдәмгә килегез." Убырлы: Әйдәгез җәнлекләр, сез дә булышырсыз, Кыш бабайның таягын эзләшергә барыйк. Дию пәриеннән Кыш бабайның таягын алып бирешик. (чыршы тирәли әйләнеп чыгып китәләр.)

Летка-енка көенә биеп куяннар чыга. Аннан, ламбада бииләр.

1куян: Уф, ардык. Менә Яңа ел чыршысы янына да килеп җиттек.

2куян: Менә рәхәтләнеп ял иттек , ичмасам.

3 куян: Карагыз әле, Яңа ел чыршысы янында берәү дә күренми. Әллә, бәйрәм булмый микән? Кыш бабай да күренми.(Эзлиләр)

4 куян: Ярый, килеп җитәр әле. Әйдәгез чыршы төбендә көтеп торыйк (Серле музыка астында кыш бабай керә) Кыш бабай:Булмады бит бу, ә. Утырып ял итим дип таягымны куюым булды, юкка да чыкты, ну карт юләр, шушы хәтле юләр булмасаң, ә! Яңа елны тоткарлаучылар аз мыни? Үзем дә инде, тылсымлы чишмәне юлларга калам имеш. Барысын да куандырам имеш. Җир упты диярсең. Әй-хәй!Э-хе-хей. Барысы да мине көтәләр дер инде. Телеграмманы алсалар да, кая барырга белмичә аптыраганнардыр инде. (себеркесен селти-селти Убырлы керә) Убырлы: Ай-яй нишли картлач. Яңа елны тәртипле генә каршы алырга дип гомеремдә бер тапкыр җыендым, шунда да син юкка чыктың. Кыш бабай: Мин яңа елга бервакыттта да соңламам. Убырлы: Сәгатькә кара? Күпме калган? Кыш бабай: Кайчан миннән башка яңа ел сәгатенең сукканы бар, әй?. Минем булышчыларым, җитез җилләр!(җилләр биюе) (җил булып киенгән балалалар керәләр) Җил:Без җилләр, җитез җилләр. Кыш бабабыз нәрсә теләр? Кыш бабай: Килегез әле бабагыз янына, туктатып торыгыз сәгать телләрен. Без исәрбез, исәрбез Озын юллар кичәрбез Син борчылма Кыш бабай Таяк табылмый калмас
Яңа ел тумый калмас Дию җиңелми калмас Син бик көчле Кыш бабай Яхшы күңелле бабай. Кыш бабай:Барыгыз, Хәерле юл сезгә. Әй сез минем кар бөртекләрем, кайда сез? (Кар бөртекләре керә һәм бииләр) Кар бөртекләре: Кар бөртеге ак була Кар бөртеге саф була
Бер карасаң- кар гына Бер карасаң- пар гына Бер карасаң- тамчы без Бер карасаң- энҗе без. Без очабыз, әйләнәбез Якты көнгә куанабыз Шулай уйный, шаяра Кар бөртекләре булабыз
Кирәк икән ак болыт Кирәк икән ак мамык
Ни телисең Кыш бабай Кар булыйкмы, пар булыйк мы Су булыйк мы, болытмы? Әллә җиргә сузылып, Мамык юрган булыйкмы?
Кыш бабай: Өлгерерсез вакыт җиткәч, пар да булырсыз, энҗе дә, юрган да! Тик минем тылсымлы таягым табылганчы, сәгать телләрен туктатып торыгыз, карагыз аны, сәгать телләрен нык тотыгыз, җибәрмәгез. Кар бөртеге: Кар бөртекләре без, кар бөртекләре Бөгелербез, сыгылырбыз Энҗе булып сибелербез Син барчылма Кыш бабай Яңа ел килми калмас Яңа ел булмый калмас
Кыш бабай: Хәерле юл сезгә. 1.Балалар , Кыш бабайның таягы табылганчы әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Хәзер көй яңгырый, сез бии башларсыз,көй туктауга ничек торасыз,шулай катып каласыз. Әйдәгез!(балалар утыралар)Бию (Дию пәрие керә) Дию пәрие : Кемнәр монда минем тынычлыгымны боза? Ә-ә Убырлы син дә монда мени. Ә син аптырама картлач, тылсымлы таягың миндә. Кыш бабай: Нигә кирәк ул сиңа? Дию пәрие: Менә кирәк инде, яңа елны китермичә, тоткарлап торырга, Кар кызын уземнеке итәргә, явызлыклар кылырга, ха-ха-ха. Барыгызга бер үзем хуҗа булам. (Дию пәриен түгәрәк уртасына алалар, дию йөгереп йөри, чыкмакчы була. Балалар аны җибәрмиләр. Дию егыла, таягы кулыннан төшә, убырлу таякны кыш бабайга бирә. Дию убырлы карчыкка ташлана, аның себеркесен тартып ала) Убырлы: Кара син аны, карак! Карак! Карт кешенең себеркесен алмасаң, таяк тапмам дидеңме әллә. Кыш бабай: Һай Дию бик начар эшләр эшләдең бит син. Нишләтергә инде сине? Алып баручы: Җир асты биләмәсенә бикләп калдырыйк үзен Кыш бабай: Юк кызым алай эшләмик, бәйрәм бит. Әгәр дә ул башка явызлыклар эшләмим дип сүз бирсә без аны кичерербез Дию пәрие: Эшләмәм, мәңге эшләмәм, эшләгән явызлыкларым өчен гафу итегез. Әнә чишмәне дә, кар кызын да азат итәм. Әй чишмә сылу, Кар кызы чыгыгыз бирегә. Җыр "Кар кызы кил безгә" 4б (чишмә бию) Чишмә: Мин сезне озак көттем, Сагынудан тилмерсәм дә суыма бер генә бөртек тә кер төшермәдем. Хәзер барыгызны да тылсымлы суым белән сыйлым (балалар чыршы тирәли басалар) Кыш бабай: Су дисәң дә су! Кадерле балалар! Алып баручы: Безнең әби-бабаларыбыз яңа елны кыш көне көне түгел, ә яз көне, елгалар, күлләр ярларыннан ташып чыккан вакытта каршы алганнар яңа елны, шул су белән битләрен юып, су чәчрәтеп каршы алганнар, яңа елны. Әйдәгез, без дә иске йола буенча битләрне юыйк һәм "Яңа ел белән" дип әйтик(битләрен юу хәрәкәте). Бу көнне булган борчуларыбызны, үпкәләребезне онытыйк. Бер-беребезгә бәхет теләп, яхшы йөз белән каршы алый бәйрәмне. Яңа елны ничек каршыласагыз елың шулай үтәр- дигән борынгылар. Күңелләрегез бары тик яхшылыкта булсын, шушы чишмә суыдай пак һәм чиста булсын. Яңа ел белән! Кыш бабай: Әйдәгез бәйрәмебезне дәвам итик, бераз күңел ачып уйнап алыйк. (уен "Туңдырам" (куллар, борын, аяклар)) Убырлы: Хай бабакай, кызыктырдың әле, син аргансың дыр. Менә мин кечкенә чагында уйный торган уенны уйнатып алыйм әле. "Ачык авыз диеп атала". Мин кемгә күрсәтәм алар минем артымнан биеп китәрләр. Музыка туктагач тиз генә урыннарыгызга басарга тиеш. Башладык! Чыршы тирәли җыр

  1. "Кыш бабай биетү"
  2. "Кыш бабай" күмәк җыр.

Алып баручы: Бүген бәйрәм итәбез,

Без Яңа ел көтәбез.

Вакыт җитте, сәгать суга!

Килде! Килде Яңа ел!

Алып баручы:

Яшь Яңа ел - Яңа ел,

Ак бәхетле килсен ул!

"Яңа ел җыры" №7

Яңа ел:

Исәнмесез, батырлар!

Исәнмесез, матурлар!

Нинди күркәм бизәгәнсез

чыршының күлмәкләрен!

Я, Кыш бабай, җиткерик

Яңа ел теләкләрен.

Кыш бабай:

Хәзер туган Яңа елда

тырыш булсын укучы!

Кар кызы:Сабакларым хәерле,

дип, шатлансын укытучы.

Балам акыл туплый, диеп,

әти-әни кинәнсен -

Бәхет эстәп, затлыларның

үрнәгенә тиенсен.

Яңа ел:Кызарып-янып торсын

Журнал-дәфтәрдә бишле!

Тырыш булса яшь буын,

киләчәк булыр көчле.

Уйна, гармун! Бәйрәмгә

Шатлык көе сибелсен!

Оста җырчы җырласа,

бүләк алып сөенсен.

Сиптерт бию көйләрен -

елгыр синең телләрең!

Җырласыннар, биесеннәр,

сөйләсеннәр сүзләрен.

(балалар утыралар)

Кыш бабай: Төкле аягың белән Яңа ел! Кар кызым, Син дә котлап җырлыйм дигән идең?

Кар кызы: (Җырлый)

Алып баручылар: Кыш бабакай, безнең укучылар сезгә бик күп бүләкләр әзерләделәр - Сезгә багышлап җырлар, биюләр өйрәнделәр.

Кыш бабай: Яле, яле.

Алып баручы: 3 класс укучылар башкаруында җыр "Исәнме, Кыш бабай"

2 а сыйныф укучылары башкаруында "Матур Гөлгенә" җыры.

Балалар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Кар кызы аларга кучтәнәчләр өләшә.

Кар кызы: Ә хәзер барыгызны да чыршы янында җырларга чакырам.

Алып баручы:Дружно за руки беритесь,

В круг скорее становитесь,

Вправо вместе все пойдём,

Песню новую споём.

Мы пойдём сначала вправо, 1-2-3,

А потом пойдём налево, 1-2-3,

А потом мы соберёмся, 1-2-3,

А потом мы разойдёмся, 1-2-3,

А потом мы все присядем, 1-2-3,

А потом мы все привстанем, 1-2-3,

А сейчас нам стало жарко, 1-2-3,

Что ж, дружок, начнём сначала? 1-2-3.

(С каждым разом ускоряется темп песни).

Җыр 1) Кыш бабай (агачларга бәсләр)

2)Көннәрең бетте инде

Кыш бабай: Балалар, минем дә сезгә буләкләрем бар бит. (капчыгыннан мәктәпнең алдынгы укучылары өчен "Рәхмәт хатлары"ала һәм укып тапшыра) Бик яхшы укыйсыз икән. Киләчәк тә дә шулай күп белүчән, акыллы, сәламәт балалар булып үсегез.

Кыш бабай.Кадерле дусларым,минем сезнең яннан китәр вакытым җитте.Туачак 2010 елга сез хуҗа булып каласыз.

Кар кызы.Яңа елга алып керик

Тынычлыкны,шатлыкны,

Хезмәтне һәм хөрмәтне,

Бәхетне,тырышлыкны,

Татулыкны,дуслыкны!

Балалар: Сау бул, Кыш бабай.

Убырлы: уен

1.Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

2.Бәйрәм үтте,сәгать сукты-

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

3.Тагын бер ел шаулап узды,

Туздырып ап-ак карны.

Ак кар булып уйнап оча

Яңа ел шатлыклары.

4.Кил, бәхетле Яңа елым,

Төкле аягың белән.

Якты, матур, шат көннәрең

Тыныч айларың белән.

5.Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен.

Һәр ишектән шатлык тулы,

Яңа ел җыры керсен.


© 2010-2022