Тест по литературному чтению (Татарский) для 3класса

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:











3 нче сыйныф өчен

"Әдәби уку " фәненнән

якынча тикшерү тестлары



Тестны башкаруга 25-30 минут вакыт бирелә.

Тестны бәяләү критерийлары:

90-100 % эш өчен "5"ле билгесе куела.

80-90% эш өчен "4"ле билгесе куела.

50-80% - эш өчен "3"ле билгесе куела.

0-50% - эш өчен "2" ле билгесе куела.
















Әдәби уку 3 класс

Тест №1

1.Дөньяны нәрсә коткарыр :

а)күңелләр матурлыгы ;

ә) балалар ;

б) чәчәкләр .

2.Иң күңелле чак дип Бари Рәхмәт нинди вакытны әйтә :

а)кышны ;

ә) язны ;

б) җәйне .

3.Шук болытлар турында кем язган :

а)Бикә Рәхимова ;

ә) Марсель Галиев ;

б) Бари Рәхмәт .

4.Яңгыр кайсы көнне ял итә :

а)шимбә ; ә) якшәмбе ; б) җомга .

5.Рөстәм Мингалим нинди каеннар турында яза :

а)август каенннары ;

ә) май каеннары ;

б) март каеннары .

6. "Музей йорты"ндагы "Алтын көз" картинасы кайсы рәссамныкы :

а)И.С. Остроухов ;

ә) Ф.А.Васильев ;

б) Г.Л.Эйдинов .

7."Яфраклар коелганда " хикәясендә автор нәрсәне җанлы итеп сурәтли :

а)болытны ;

ә) җилне ;

б) кояшны .

8. Кайсы язучы кыр казы турында язган :

а) Фатих Хөсни;

ә) Гомәр Бәширов ;

б) Гарәфи Хәсәнов .

9. Сыкы - нәрсә ул :

а) үз парыннан хасил була торган юка кар катламы ;

ә) яңгыр тамчылары ;

б) иртәнге чык .

10. "Безнең тауда" шигырен кем язган :

а) Гәрәй Рәхим ;

ә) Геннадий Паушкин ;

б) Рафис Корбан .

11.Нәбирә Гыйматдинова хикәясе :

а)Актырнак ;

ә) Актүш ;

б) Сарбай .

12.Кайсы әкияттә егетләр ашыйсыны китерә торган дару эзләгәннәр :

а)" Тылсымлы китмән" ;

ә) "Иң яхшы дару";

б) "Шомбай" .

Әдәби уку 3 класс

Тест №2

1. Герой -шагыйребез:

а) М.Җәлил ;

ә) Х.Халиков;

б) Р.Корбан .

2.Нәрсә ул җанландыру:

а) әдәби әсәрләрдә җансыз, тере булмаган предметларны тере итеп күрсәтү, кешеләштерү алымы ;

ә) бик күп табигый күренешләрне күрсәтү алымы ;

б)табигать һәм сәнгать телен сынландыру алымы.

3.Шигырьдән чагыштыруларны табып, астына сыз:

Күк - зәп-зәңгәр диңгез кебек,

Әйтерсең лә чыңлый һава,

Тирбәлешкән күбәләктәй

4.Телләрдән- телләргә, колактан колакка сөйләнгән әкиятләр нинди әкиятләр була:

а) тылсымлы ;

ә) йөремсәк ;

б) чылбыр .

5. Кайсы шигырьдә әби бәрәңгене кызгана:

а) Л. Лерон "Яңгырның ял көне» ;

ә) Йолдыз "Антенналы бәрәңге" ;

б) Р. Фәйзуллин "Тугайда".

6. Шукбай ни өчен конверт эченә бодай бөртекләре сала:

а) тычканнарга күчтәнәч өчен ;

ә) утыртып куяр өчен ;

б) дәү әнигә бүләккә .

7. Айгөл Әхмәтгалиева "Болытта җиләк үсә" әсәрендә катнашучы герой:

а) Искәндәр ;

ә) Байбулат ;

б) Йосыф .

8. Агагельды Алланазаров "Дустымны эзлим" шигырендә малайның дусты кем исемле:

а) Әмир ;

ә) Искәндәр;

б) Акбай .

9. Аяз Гыйләҗев "Суык" хикәясендә малай терекөмешне кемгә охшата:

а) суыкка

ә) күрше кызы Разыяга ;

б) Әминәгә.

10. "Сертотмас Үрдәк" әкиятенең авторы кем:

а) Г.Тукай;

ә) М.Җәлил;

б) А.Алиш

11. Вакыйф Нуриев хикәясендә кем катырак суга :

а) бабай ;

ә) малай ;

б) кояш .

12. Барысын да яратам дип кем язган:

а) Разил Вәлиев ;

ә) Шәйхи Маннур;

б) Ләбиб Лерон.

Әдәби уку 3 класс

Тест №3

1. "Яңгыр белән Кояш " хикәясен кем язган :

а)Резеда Вәлиева ;

ә) Алмаз Гыймадиев ;

б) Вакыйф Нуриев .

2.Габделхәйгә әтисе нәрсә бүләк итә :

а)көчек ;

ә) ташбака ;

б) балык .

3. Рәсимне кем терелтә:

а) Айсылу ;

ә) әнисе ;

б) апасы .

4. Гөлназ белән Илсөяр нинди игелекле эш эшлиләр :

а) су ташыйлар ;

ә) чишмә чистарталар ;

б) үләннәр җыялар .

5. Кайсы шигырьдә җилләр кар өстенә ятканнар :

а) "Яңа карлар ява ;

ә) "Кар ник шыгырдый" ;

б) "Кар бәйрәме".

6. Нәрсә ул - мәсәл:

а) гыйбрәтле, акыл өйрәтүче кечкенә хикәя ;

ә) борынгы әкият ;

б) йөремсәк мәзәк .

7. "Карт имән белән яшь егет" мәсәлен кем язган :

а) Әхмәт Исхак ;

ә) Каюм Насыйри ;

б) Лев Толстой .

8. Кем ул - замандаш :

а) борынгы кеше ;

ә) минем белән бер чорда яши торган кеше ;

б) узган гасырда яшәгән кеше .

9. Йөзем пешмәгән , дигән җәнлек :

а) бүре ;

ә) куян ;

б) төлке .

10. Тимурчылар турында кайсы шагыйрь язган :

а) Шәүкәт Галиев ;

ә) Резеда Вәлиева ;

б) Каюм Тәңрекулиев .

11. Илдар Юзеевның хатасыз язучы герое:

а) Шәвәли ;

ә) Газинур;

б) Фәрит .

12."Трай " турында язучы шагыйрьләр :

а) Газинур Морат ;

ә) Зәкия Туфайлова;

б)Разил Вәлиев .

Әдәби уку 3 класс

Тест №4

1. "Тылсымлы ачкыч" әсәрендәге геройның исеме :

а) Ибрай ; ә) Апуш ;б) Әминә .

2. Бакыр шәһәрдә Ибрай сарайга ничек керә :

а) табышмакларга җавап әйтеп ;

ә) җырлап ;

б)әкият сөйләп .

3. Көмеш шәһәрдә Ибрай сарайга ничек керә :

а) мәгънәле өч сүз әйтеп;

ә) рәхмәт әйтеп ;

б)чират буенча .

4. Алтын шәһәрдә Ибрай сарайга ничек керә :

а) өч китап укып;

ә) өч китапны күтәреп ;

б) өч китап эзләп .

4. Рәссам Искәндәр Рәфыйковның нинди картинасы белән таныштыгыз:

а) "Кунакка баралар" ;

ә) "Кунактан кайталар" ;

б) "Кунакта утыралар" .

5. Язгы яңгыр турында кайсы әсәрдән укыдыгыз:

а) "Язның тәүге көннәре";

ә) "Белмәгәнен белми";

б) " Май" .

6. "Яшенле яңгыр " шигырен кем язган :

а) Гарәфи Хәсәнов ;

ә) Әхмәт Рәшит ;

б) Равил Фәйзуллин .

7.Үзенең шигырендә Лена Шагыйрьҗан нинди манара турында яза :

а) Сөембикә ; ә) Кремль ; б) Мәчет .

8.Кайсы шагыйрь Туган иленнән гафу үтенә :

а) Фатих Кәрим ;

ә) Муса Җәлил ;

б) Мөхәммәт Мирза .

9." Канатлар кая илтә " әсәре кем турында язылган:

а) Михаил Петрович Девятаев ;

ә) Антон Павлович Чехов ;

б) Муса Җәлил .

10.Гариф Ахунов кайсы чор турында яза :

а) колхозлашу еллары ;

ә) Бөек Ватан сугышы еллары ;

б) хәзерге заман .

11.Әсирләр нәрсә белән качалар :

а) автобус; ә) ат ; б) самолёт .

12. Йолдыз шигыренең исеме:

а) "Спортчы Шүрәле" ;

ә) "Спортчы Шомбай" ;

б) "Спортчы Дию" .

3 нче сыйныфта әдәби уку фәненнән арадаш аттестация.

Якынча тест биремнәре:

1.Әдәби әсәрләрдә тере булмаган, җансыз предметларны җанлы итеп чагылдыру нәрсә дип атала?

а) җанландыру

ә) сынландыру

б) чагыштыру

2.Әдәби әсәрдә көзге яфраклар нәрсә белән чагыштырыла?

а) яңгыр ә) күбәләк б) кар

3. Ата каз белән ана казның ничә бәбкәсе булган?

а) 5; ә) 10; б) 12

4.Әлбинәне коткарган этнең исеме ничек?

а) Сарбай;

а) Караборын

б) Актырнак

5."Җәнлекләр патшасы" кем була?

а) кеше

ә) арыслан

б) аю

6.Ләбиб Лерон мәчесенең исемен әйтегез

а) Сармай

ә) Майлай

б) Шукбай

7. Бу юллар кайсы шигырьдән алынган?

Яратам мин өемне, Абый белән энемне,

Әти-белән әнине, Бишектәге сеңлемне.

а) Р.Вәлиев"Барысын да яратам"

ә) Ш.Маннур"Яратам"

б) Б.Рәхмәт "Иң күңелле чак"

8. Н.Гыйматдинованың"Болын патшасы"ндагы кызның исемен әйтергә

а) Зөһрә

ә) Наилә

б) Айсылу

9. Гыйбрәтле, акылга өйрәтүче кечкенә хикәяләр ничек атала?

а) мәсәл

ә) әкият

б) хикәя

10. "Сабантуй" картинасын кем ясаган?

а) Х.Якупов

ә) Л.Фәттәхов

б) М.Хәйретдинов

11. Кайсы шигырьне Муса Җәлил язган?

а) "Ант"

ә) "Ватаным өчен"

б) "Кичер илем"

12. Ибрай әйткән табышмакның җавабын тап:

Шаулый, ләкин урман түгел,

Йомшак, ләкин юрган түгел.

а) агач

ә) иген басуы

б) мендәр


© 2010-2022