Канатлы дусларыбыз - дәрес конспекты

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема: Канатлы дусларыбыз. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе Дәрес тибы: ЛГКК. Җиһазлау: ребуслар, кош рәсемнәре, компьютер, экран, карточкалар. Максатлар: 1.-"Кошларга ярдәм итәбез" темасына бәйле сүзләрне куллануга кертү, безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү; -"укый алам" грамматик структурасын сөйләмдә активлаштыру. 2.-Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү; -татарча аралашуга тарту; - д/м сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. 3. - Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү; - кошларга сакчыл караш тәрбияләү. Кулланылган метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, ребус, рәсем һәм карточкалар белән эш. Дәрес барышы. 1.Оештыру. 1) Исәнләшү.Әйдәгез әле, балалар , бер-беребез белән елмаеп исәнләшик һәм хәерле эш көннәре телик. Ә хәзер кунаклар белән дә елмаеп исәнләшик. Татар теле дәресендә безнең төп максатыбыз - татарча аралашырга, сөйләшергә өйрәнү. Һәм дәресебезгә эпигрф итеп менә шул шигырьне алдык.(күмәк уку) 1слайд

Яңа сүзләр өйрәнәбез

Бик теләп һәр дәрестә.

Безнең ничек укыганны

Күреп китегез сез дә. 2) Дежур укучыны тыңлау. 2. Актуальләштерү. 1) Дәрес темасын ачыклау. Ребус чишү. - Әйдәгез әле, ребусны чишеп дәреснең темасын ачыклыйк. 2 слайд. Канатлы дусларыбыз. - Бүген дәрестә сүз нәрсәләр турында барачак инде? Сез кошлар турында нәрсәләр беләсез? (Кортларны чүплиләр). 3 слайд. Сыерчык көненә 300-350 бөҗәк ашый; Күке сәгатенә 100дән артыкйонлач корт ашый; 1 пар песнәк кышына миллионлаган бөҗәкне юк итә. -Ә нинди кошны урман докторы диләр? Тукран турында Никита кызыклы мәгълүмат әзерләп килгән. Игътибар белән тыңлагыз.Һәр рәткә бирем: 4 слайд. 1. Тукранны ни өчен урман докторы диләр? 2.Агачта утырырга аңа нәрсәләр ярдәм итә? 3. Тукран кыш көне нәрсәләр белән туклана? (Тукран турында укучы чыгышы.) 5 слайд. Тукран рәсеме. Тукран. Бу кошны "урман докторы" диләр, чөнки ул агачларны зыянлы кортлардан саклый - көчле томшыгы белән кайры астыннан кортларны чүпли. Агачта утырырга уңайлы булсын өчен аның 4 бармагының икесе - алга, ә икесе артка караган. Каты койрыгы да агачта ныклап утырырга булыша. Тукран оясын агач куышына ясый. Тукраннар бер урында гына тормый. Кыш көне нарат һәм чыршы күркәләрен ватып орлыкларын ашыйлар. (һәр төркемнең җаваплары тыңлана). 2) ) Рәсем белән эш . Мин табигатькә чыкканда үзем белән фотоаппарат алдым һәм бик күп кошларны рәсемгә төшердем. Игътибар белән карагыз: нинди кошларны таныдыгыз? 6 слайд. Кышлаучы һәм күчмә кошлар. Ә ни өчен аларны 2 төркемгә бүлгәннәр соң? (Кышлаучы һәм күчмә кошлар). Ә хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, урамда кыш, шуңа күрә без бүген бездә кышлаучы кошлар турында сөйләшербез. Кышны бездә үткәрүче кошлар турында сез нәрсәләр беләсез? Ә без дәресләрдә кошлар турында нинди әсәрләр укыдык? 3) Сорауларга жавап биру. -Песнәк ни өчен тәрәзәне чукый? Әнисә аңа ничек булыша? Песнәк Әнисәгә нәрсә әйтә? Ә "Чирик" хикәясендә сүз нинди кош турында бара? Аңа нәрсә булган? Чыпчыкка кем ярдәм иткән? Кыз аңа ничек ярдәм иткән? Бу кызлар турында нәрсә әйтә аласың? Ә сез кошларга ярдәм итәсезме? Ничек ярдәм итәсез?

Физминутка Күрсәтегез балалар, ничек йөри поездлар? Менә шулай, менә шулай, шулай йөри поездлар. Күрсәтегез, балалар, ничек йөгерә куянкай? Күрсәтегез, балалар, ничек сикерә тиенкәй? Күрсәтегез, балалар, ничек очалар кошлар? 3. Тема буенча эш. 1) Сүзлек эше: ачлык, куркыныч, җимеш, азык калдыклары, җимлек, элик, көнбагыш, миләш, балан, эремчек, май, ит, сыйлыйк. (Сүзләр тактада) 2)Текст белән танышу. (Башта укытучы укый, аннан соң укучылар үзлектән укый). Көз җитте, көннәр суытты. Сыерчыклар, кара каргалар, аккошлар, кыр казлары, карлыгачлар, сандугачлар, күкеләр җылы якка очып киттеләр. Кайбер кошлар кышны бездә үткәрәләр. Алар урманда, авылда, шәһәрдә яшиләр. Кошлар азык калдыклары, агачлардагы җимешләр белән тукланалар. Кыш көне кошларга бик авыр. Аларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Әйдәгез, кошларга ярдәм итик, җимлекләр ясап элик!Аларны көнбагыш, миләш, балан, эремчек, май,ит белән сыйлыйк. -Сезнең кыш көне кайсы кошларны очратканыгыз бар? 3) Текст өстендә эшләү. 1 нче бирем: төшеп калган сүзләрне куеп җөмләләрне укыгыз .(Карточкалар белән эш). Көз җитте, ... суытты. ... , кара каргалар, аккошлар, кыр казлары, ... , ... , ... җылы якка очып киттеләр. Кайбер ... кышны ..... үткәрәләр. Алар ... , ... , ... яшиләр. Кошлар ...... .......... , агачлардагы ... белән тукланалар. Кыш көне ... бик авыр. Аларга ... түгел, ә ... куркыныч тудыра. Әйдәгез, кошларга ..... .... , җимлекләр ясап ..... . Аларны көнбагыш, ...... , ... , эремчек , ... , ... белән сыйлыйк. (7 слайд -тикшерү). 8 слайд. 2 нче бирем: а) бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз; б) җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыр. 1.сыйлыйк, көнбагыш, белән, балан, миләш, кошларны. 2. авыр, кошларга, көне, кыш. 3.җылы, кошлар, очып, якка ,киттеләр. 4.аларга, куркыныч тудыра, ачлык, салкыннар түгел, ә.

4. Ныгыту . 1)"яхшы укый алам" структурасын активлаштыру: как скажешь о том, что ты можешь: - хорошо учиться; - красиво писать; - быстро бегать? 2) Ә хәзер шул белемнәрне кулланып бирелгән җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез. Я могу помочь птицам. Я могу сделать кормушку. Ты можешь дать птицам корм. Я могу быть хорошим другом для птиц. - Ә хәзер шул җөмләләрне кертеп кошлар турында диалог төзеп карыйк. 3) Укучыларның чыгышлары. -Ә хәзер Диана белән Тимурны тыңлап үтик . Аларның да безгә әйтер сүзе бар. 1. Урман аланында кызылтүш белән чукыр сөйләшә(кошлар маскада). 9 слайд. Кызылтүш белән чукыр рәсемнәре . К. Чукыр, нәрсә булды сиңа? Әллә кыерсыттылармы? Ч. Юк, сөенәм мин. К. Тапкансың сөенер чак. Ч. Нәкъ вакыты. Балаларым туды! Оямда кошчыкларым бар! Т. Бу суыкта -кошчыклар?! Алар катып үләр ич? Ч. Юк! Оям чыршы ылысы белән капланган, ана чукыр аларны җылыта, ашарга да күп. Укытучы: Балалар, чукыр балаларын ни өчен кышын чыгара? (Алар нарат, чыршы күркәләре белән тукланалар, кышын орлык күп була). 5. Дәресне йомгаклау. -Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Сез алар турында ниләр белдегез?Кышын кошлар өчен иң куркынычы нәрсә? (ачлык һәм суык). Ни өчен кошларны саклау кирәк? Димәк, бүгенге дәрестән без нинди нәтиҗә чыгарырбыз? Билгеләр кую. 6. Өй эше. 1 в. -70 бит 9 нчы күнегү; 2 в. - кошлар турында кроссворд төзү. 10 слайд. Кошларга ярдәм итик!

© 2010-2022