Сценарий Әнкәй җирдә иң зур кеше (2класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әнкәй җирдә иң зур кеше.


Алып баручы: Ана! Әни! Инәкәй! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк әнисенең йомшак кулларын сизеп, ягымлы карашын тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз. 1 нче укучы. И, ходай, кабул ит Безләрдән зур гозер. Әнкәйгә бир саулык, Әнкәйгә бир гомер!
2 нче укучы. Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә. Нигә кояш көлеп карый. Беләбез һәммәбез дә.
Алып баручы: Әни! Күпме наз бар бу сүздә. "Әннә" диеп телебез ачыла. Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше - Ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: "Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың".
"Әни кирәк" җыры башкарыла.
3 нче укучы. Бүген - Әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче укучы. Әниләр бәйрәменә, Куана шулай алар. Әнкәйләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.
5 нче укучы. Син, әнием, минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән, Бар өйгә нур бөркелә.
"Әнием бәйрәме" җыры башкарыла.
Алып баручы: Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазифаны - бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.
6 нчы укучы. Әни! Әни җирдә иң кирәкле кеше, Әниләрнең белик кадерен. Җил-давылдан саклап үстергән ул, Кызганмыйча бөтен гомерен.
7 нче укучы. Аның киңәшләре көч-дәрт өсти, Илһам бирә миңа яшәргә. Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын "Әни" диеп аңа дәшәргә.
8 нче укучы. Бүген сөенә-сөенә, Бик күп җырлар җырлыйбыз. Сезне кадерле әниләр, Бергә: Бәйрәм белән котлыйбыз!
9 нчы укучы. "Әни" дип ачыла безнең тел, Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел. Әни өйдә булса, бик рәхәт, Әйтәбез без сиңа:
Бергә: Мең рәхмәт. (3 тапкыр)
10 нчы укучы. Йөрәгем тибешен Тәүге кат тоючы, Җаныма, күңелемә Канатлар куючы...
11 нче укучы. Күземнең төсләрен Тәүге кат күрүче, Өзелеп яратып, Тәүге кат үбүче...
12 нче укучы. Тәүге кат сүземне Ул гына ишеткән, Рухыма, хисемә Җылылык, нур сипкән.
13 нче укучы. Гомерем буен Бурычлы мин аңа. Көчле син, изге син, Бөек син, әй, Ана!
14 нче укучы. Егылып еласам, Абынып, тормасам - Кулыңны сузучы Син генә, бер син генә!
15 нче укучы. Мин сиңа сыенам Алҗысам, туңсам да, Кичалмас үткелне Кичалмый торсам да.
16 нчы укучы. Йөзеңне шифалы Яңгырлар югандыр, Табигать, йөрәк дип Кояшны куйгандыр.


17 нче укучы. Гел шулай нур сибеп Яшә син, әнием! Йөрәгең җылысын Тоялсын нәниең.
"Җырлыйм әнием турында" җыры башкарыла.
Алып баручы: Әниләребез бүген ана гына түгел, ә илебез экономикасын үстерү юлында да армый-талмый хезмәт итәләр. Барыгызга да исәнлек, бәхет, шатлыклар телибез.
18 нче укучы. Исәнлек-саулыгын сорап, Дога кылам. Әниемнән аермасын Берүк Ходам!
19 нчы укучы. Бәхетле яшәсен Идел-йорт, Хәвефсез йокласын бәбиләр. Язларны, назларны дөньяга, Сез бүләк иткәнсез, әниләр.
20 нче укучы. Син булганга, әни, без бәхетле, Син булганга якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, Иң бәхетле якын кешебез!
21 нче укучы. Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә: Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан, Я кояштан һәйкәл салырлык.
22 нче укучы. Җан җылысын тоя күңелебез, Әнкәй көчен тоя кулыбыз. Үпкәләмәсеннәр! Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.



23 нче укучы. Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә! Шатлык һәм куанычлар, зур бәхетләр Юлдаш булсын сезгә гомергә!

24 нче укучы. Аналарга рәхмәт укыйк, Түр башында гына тотыйк. Авыр сүзләр әйткәндә дә Каршы килми эчкә йотыйк, Кадерлик аналарны!
Бергә: Мәңге яшәгез Сез - Әниләр!























1 конкурс. " Буталган хат" (Схемалы хат. Ахырда: "Балаларыбызны намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп үстерик!" дигән җөмлә килеп чыгарга тиеш).
2 конкурс. "Әнине таны" уены. (Әниләр бер рәткә тезелеп басалар. Бала күзен бәйләгән килеш, үз әнисен табарга тиеш).
3 конкурс. "Гөлләр илендә" уены. (Барлык кызлар да "Гөл" гә башланган хатын-кызлар исемнәре язалар. Вакыт билгеләнә).
4 конкурс. "Мин дә әни булам". Сезнең алдыгызда курчаклар һәм аларның киемнәре. Бирем шундый: курчакны киендерергә кирәк. Тизлек кенә түгел, пөхтәлек һәм бу эшне яратып башкару да бәяләнәчәк. Курчакларны киендереп бетерүгә, бар кеше дә күрсен өчен аны өскә күтәрегез. Башладык.
5 конкурс. "Мин беләм!" дип атала. Мин сезгә табышмаклар әйтәм,җавапны белүчеләр кул күтәрә.

Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар;

Керер идем, сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм.

(суыткыч).

Ти дисәң тими, тимә дисәң тия.

(ирен).

6 нчы конкурс. "Минем әни шәп әни" дип атала. Әниләр парикмахер роленә керә. (Әниләр прическа ясыйлар).

7 нче конкурс. "Мин иң уңганы" дип атала. (Кызлар бәрәңге әрчиләр).

8 нче конкурс. "Мин иң җитез" дип атала. (Шарларны кем беренче кабарта).

9 нчы конкурс. "Мин иң оста рәссамчы". (Күзне бәйләп рәсем ясарга).

10 нчы конкурс. "Мин иң оста язучы". (Котлау открыткаларына конкурс).


© 2010-2022