Урок по татарскому языку «Сингармонизм законы, аның төрләре»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сигармонизм законы, аның төрләре.

Максатлар:

  1. Сингармонизм законы турында мәгълүмат бирү, төрләрен аңлату.

  2. Сөйләм телен үстерү.

  3. Туган якка, илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Материал:

Юсупов Р. А., Зиннәтуллина К. З., Гайфуллина Т. М.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек /Р. А. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Т. М. Гайфуллина. - Төзәт. Һәм тулыл. 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2000. - 167 б.: рәс. б-н.

Җиһазлау: презентация,карточкалар.

Дәреснең методы: аңлату- күрсәтү, әңгәмә.

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

Дәреслек планы.

  1. Актуальләштерү.

  1. Исәнләшү. Дежур укучыны ачыклау, дәрескә килмәгән укучылырны билгеләү.

  2. Өй эшен тикшерү.


  1. Яңа материалны аңлату.

  1. Презентациягә нигезләнеп яңа тема аңлату.

  2. Кагыйдәне дәфтәргә яздыру.



  1. Ныгыту.

  1. Дәреслектә бирелгән 64 күнегүне телдән эшләү.

  2. 65 нче күнегүне язмача тактада эшләү.

  3. Карточкалар белән әшләү.

  4. 72 нче күнегүне язмача эшләү.


  1. Йомгаклау.

  1. Укучыларга, теманы аңлаулары максатыннын сораулар бирү.

  2. Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

  3. Укучылар белән саубуллашу.



  1. Өйгә эш.

45 нче биттәге 71 нче күнегүне язмача эшләү.

Дәрес барышы.

Укытучы: (У) Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: (у) Исәнмесез!

У: Ничек кәефләрегез?

у: Әйбәт.

У: Сыйныфта бүген кем дежур?

у: Дәрестә бүген мин дежур. Барыбыз да бар.

У: Рәхмәт, Гөлзидә, утыр.

Бүген без дәрестә сингармонизм законын, аның төрләре турында сөйләшербез. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше, дәреснең темасын язып куегыз. Язып бетергәч ручкаларыбызны куябыз.

Хәзер экранга күз салыгыз әле укучылар, сез анда нинди сүзләр күрәсез?

Зөһрә укып китсен әле безгә.

у: Туган, авыл, урам, озын, акыл.

Үрдәк, печән, түгәрәк, өлеш.

Зөһрә, менә бу сүзләрдә сузык авазларның калынмы- нечкәме икәнен әйтеп кит әле.

у: Туган үзендә, [у] да, [а] да калын сузык авазлар, ә үрдәк сүзендә [ү] дә, [ә] дә нечкә сузык авазлар.

У: Дөрес, Зөһрә.

Татар сүзләрендә сузык авазлар үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашалар, ягъни, сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар.

Сүзләрне төрләндергәндә һәм алардан яңа сүз ясаганда, аларга сүздәге сузык авазларның калынлыгына- нечкәлегенә бәйле рәвештә, я калын сузыклы, я нечкә сузыклы кушымча ялгана. ( презентациядә күрсәтелә)

Мәсәлән: Туганнар, авылдаш, урамда.

печәндә,түгәрәктә, өлешләр.

Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.

Укучылар, бу билгеләмәне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

Сингармонизмның ике төре була:

  1. Сузык авазларның үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашуы.

Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән: Гөлшат, төнбоек, телеграмма, турнир. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына- нечкәлегенә карап ялгана.( презентациядэ күрсәтелә)

Мәсәлән: телеграммасы, турнирга, төнбоеклар.

Искәрмә: Кайбер хәрефләр бер очракта калын авазны , икенчесендә нечкә авазны белдерәләр. Мәсәлән: я хәрефе дәрья, дөнья, әдәбият кебек сүзләрдә калын, ә тәрбия, Галия, армия кебек сүзләрдә нечкә әйтелә. Шуңа бәйле рәвештә дәрья, дөнья, әдәбият сүзләренә калын сузыклы кушымчалар(презентациядэ күрсәтелә )

( дәрьяда, дөньядан, әдәбиятта),

ә тәрбия, Галия, армия сүзләренә нечкә сузыклы кушымчалар ялгана (презентациядэ күрсәтелә)

( тәрбияне, Галиягә, армиядә).

Татар телендә сингармонизмның икенче төре дә күзәтелә.( презентациядэ күрсәтелә) Сүзнең беренче иҗегендә тар әйтелешле, кыска ирен сузыклары [о], [ө] килсә, калган иҗекләрдәге [ы],[е] авазлары алар йогынтысында иренләшәләр. Мәсәлән: [б] [о] [л] [о] [т] [л] [о] ( языла: болытлы),[ө] [м] [ө] [т] (языла: өмет). Сингармонизмның бу төре бары тик [о], [ө], [ы], [е] авазларына гына кагыла һәм язуда чагылыш тапмый.

У: Ә хәзер дәреслекнең 42 нче битен ачабыз, укучылар. 64 нче күнегүне телдән карап үтик әле. ( бирем укыла).

Әйдә , Миләүшә шигырьне укы әле.

у: (укый)

У: Рәхмәт, Миләүшә. Хәзер һәрберегез берешәр сүз укый һәм сузык авазларның калын сузыклымы, нечкә сузыклымы икәнен мина әйтеп бирәсез. тәрәз кырыеннан башлыйбыз. Әйдә, Гөлзидә.

у: Чиләк-чиләк. Бу нечкә сузыклы сүз.

у: эре. Бу нечкә сузыклы сүз.

у: яңгыр. Бу калын сузыклы сүз.

У: Ә хәзер 66 нче күнегүне язмача эшлибез. Дәфтәрләрегезгә 63 нче күнегү дип язып куегыз. Фәнис, биремен укы әле.

у: (укый)

У: Зөһрә тактага чыга, ә калганнар урыннарда эшлиләр.

Барыгыз да эшләп бетердеме? Әйдәгез, тикшерик.

У: Ә хәзер ручкаларыбызны барыбыз да куябыз. Әз генә күзләребезне ял иттереп алабыз. ( менә шушы ук буенча кузләрегезне йөртәбез)

У: Дәресебезне алга таба дәвам итәбез . Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Сез биремен игътибар белән укыгыз һәм дәфтәрегезгә язып куегыз.

Укучылар эшләп бетердегезме?

у: әйе.

У: әйдәгез тикшерәбез. Кайсыгызның укыйсы килә? Әйе, Әдилә.

у: Мин әниемә урманнан чәчәкләр җыеп кайттым. Чәчәкләр сүзе нечкә сузыклардан тора шуңа күрә нечкә кушымча ялгана.

У: әйдә, Фәннүр. Сиңа нинди сүз бирелгән иде?

у: ..

У: укучылар бүген без сезнең белән сингармонизм законын карап киттек.

Сингармонизм законы дип без нәрсәгә әйтәбез, Ильнар?

у: Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.

У: әйе, дөрес, Ильнар.

Аның нинди ике төре бар? Әйдә, Айгөл.

у: 1)Сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.

  1. Сүзнең беренче иҗегендә тар әйтелешле, кыска ирен сузыклары [о], [ө] килсә, калган иҗекләрдәге [ы],[е] авазлары алар йогынтысында иренләшәләр.

У: Молодцы укучылар. Дәресебез ахырына якынлаша, көндәлекләрегезне ачып өйгә эшне язып куегыз. 71нче күнегү, 45 бит.

Сорауларыгыз бармы?

у: юк.

У: бүгенге дәрестә катнашучыларга билгеләр куям, көндәлекләрегезне бирерсез. Шуның белән дәресебез тәмам. Саубулыгыз.

у: Саубулыгыз.



© 2010-2022