Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке 1 класс





Аңлатма язуы 1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

  • башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандарты (приказ Минобрнауки РФ №373 от 6 октября 2009 г.)
  • Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х., Шәмсетдинова р. Р. "Грамотага өйрәтү программасы".
  • Сафиуллина Г. М. "Әдәби уку " программасы («Перспектив башлангыч мәктәп»).
  • ТР Кукмара муниципаль төбәге МБОУ «Чарлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»төп гомүми белем бирү программасы,
  • Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль төбәге муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесы «Чарлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1-11 нче сыйныфлары өчен 2015-2016 нчы уку елына уку планы (Приказ № 55/15 24 нче август 2015 нче ел)

"Әдәби уку" курсыннан эш программасы 2 өлештән тора:

1. Грамотага өйрәтү программасы.

2. Әдәби уку программасы. Грамотага өйрәтү дәресләренең максаты һәм бурычлары: Укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора. Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү - I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша. Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр. Әдәби уку дәресләренең максаты һәм бурычлары:

  • балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);
  • алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән - балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);
  • әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );
  • алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль төбәге муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесы «Чарлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1-11 нче сыйныфлары өчен 2015-2016 нчы уку елына уку планы буенча 1 нче сыйныфта әдәби уку фәнен өйрәнүгә атнага 1 сәгать вакыт бирелү сәбәпле, программа 33 сәгатькә исәпләп төзелде..

Кулланган укыту-методик комплекты.

  • И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова, "Әлифба". 1 сыйныф. Дәреслек.. - К, Мәгариф/Вакыт 2011.

  • Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. - К, Мәгариф/Вакыт 2011.

  • Сафиуллина Г. М. һ.б..Әдәби уку 1 сыйныф . Хрестоматия. - . К, Мәгариф/Вакыт 2011

  • Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. - . К, Мәгариф/Вакыт 2012.

Арадаш аттестациятест формасында үткәрелә.

Укыту - тематик планлаштыру. № Бүлекнең исеме Сәг. саны 1 Сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру. 3 сәг 2 Сузык авазларны өйрәнү 4 сәг 3 Тартык авазларны өйрәнү 14 сәг 4 Әлифбадан соңгы чор 1 сәг 5 Әдәби уку 11сәг
Барлыгы: 33 cәг

Программаның эчтәлеге. Сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру. (3 сәг) Әкият текстын тыңлау, эчтәлеген сөйләү. Балаларда текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү .Текст төзү элементлары. Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау. Сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу. Сузык авазларны өйрәнү (4 сәг) Сузык авазларының артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек турында белешмә. Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр (у-а, ил, ант), кушылмадан торган һәм кушылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, кул мәк, сиртмә, шомырт), сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату. Сузык һәм тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны, нечкә һәм калын сузык авазларны аеру. Тартык авазларны өйрәнү (14 сәг) Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү. Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Аваз. Иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү. Әлифбадан соңгы чор (1 сәг) Э, о, о, й, е, ю, я хәрефләрен, йо, йя кушылмаларын, кеше исем-фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән башлау. Җөмлә ахырында нокта кую,сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хикәяләр төзү. Әдәби уку (11 сәг) Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (5 сәг.). Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла. Авторларның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр.Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү. Әдәби жанрлар (6 сәг.) Жанрлар турындагомуми күзаллау булдыру. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлату. Балалар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, "автор", "әсәрнең исеме" төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар. Сәяхәткә чыгу(аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр, санамышлар, табышмаклар, эндәшләр, тизәйткечләр) Кайтаваз мәгарәсе:кайтавазлар, охшаш яңгырашлы сүзләр,рифма) Аю өне янында: (чылбыр әкиятләр) Чәчәкле аланда: хайваннар турында табышмаклар, әкиятләр) Урман мәктәбендә: (кызыклы шигырь, такмак, үртәвеч) Шүрәледә кунакта: (шигырьләр, сәгатьле уку) Китап рәссамы күргәзмәсендә: (такмазалар,җырлар,әкият геройлары,буталмыш әкият)

Календарь-тематик планнаштыру.

№ урока Дәрес темасы Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Универсаль уку гамәлләре Үткәрү вакыты
искәрмә

план

факт 1 Кереш дәрес. "Әлифба" китабы белән таныштыру. Язма һәм телдән сөйләм. Сүз турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз схе маларын сызарга өйрәнү.

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

аңлап телдән сөйләм төзү.

Коммуникатив:

Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү;

Регулятив

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Шәхескә кагылышлы

Дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

07.09



2 Текст. Җөмлә. Сүз. Предмет белдерүче сүзләр, гомумиләштерүче сүзләр. График схе малар ярдәмен дә сүзләрне иҗекләргә бүлергә өйрәтү. Дөрес утыру кагыйдәләре, предметны белдерүче сүзләр.

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

шартлы билгеләрнең телен белү;

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

аңлап телдән сөйләм төзү.

Коммуникатив:

Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

төркемдә эшли белү.

Регулятив

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Шәхескә кагылышлы

Дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

14.09



3 Хәрәкәтне һәм билгене белдерүче сүзләр. Ярдәмлек сүз. Җөмлә моделе төзү Иллюстрация буенча әңгәмә.Хәрәкәтне һәм билгене белдерүче сүзләр

Танып белү:

шартлы билгеләрнең телен белү;

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

аңлап телдән сөйләм төзү.

Коммуникатив:

Укытучыны,иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү;

Иптәшеңнең позициясен истә тотып,аңа аңлаешлы итеп сөйләү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

төркемдә эшли белү.

Регулятив

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау.

Шәхескә кагылышлы

Дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

21.09




4 Сузык авазлар [а], [ә] авазлары. А, а ; Ә, ә хәрефләре. Сүзләрнең аваз моделе. [а], [ә] авазлары. А, а ; Ә, ә хәрефләре белән танышу

Танып белү:

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

аңлап телдән сөйләү;

аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

диалогта катнашу;

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

28.09



5 [ы] , [э],[и] авазлары.Ы, ы; Э,э(е), И,и хәрефләре. Сүзнең аваз һәм хәреф схемасы [ы] , [э],[и] авазлары.Ы, ы; Э,э(е), И,и хәрефләре белән танышу

Танып белү:

шартлы билгеләрнең телен белү;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

модельләштерә белү;

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

05.10



6 [у], [ү] авазлары, У, у; Ү, ү хәрефләре. Ау, уа иҗекләрен укырга өйрәнү. у], [ү] авазлары, У, у; Ү, ү хәрефләре. Ау, уа иҗекләрен укырга өйрәнү

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

12.10



7 [о], [ө] авазлары. О, о; Ө,ө хәрефләре. Сузык авазларны кабатлау. [о], [ө] авазлары. О, о; Ө,ө хәрефләре. Сузык авазларны кабатлау.

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

күршең белән хезмәттәшлек итү

19.10




8 Сонор тартыклар Сонор [н], [л] авазлары, Н, н; Л,л хәрефләре. Сонор [н], [л] авазлары, Н, н; Л,л хәрефләрен өйрәнү

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

күршең белән хезмәттәшлек итү;

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

26.10



9 Сонор[м], [р] авазлары . М, м ; Р, р хәрефләре.Сүзләр һәм җөмләләр уку. Сонор[м], [р] авазларын . М, м ; Р, р хәрефләрен өйрәнү.Сүзләр һәм җөмләләр уку.

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

диалогта катнашу;

чылбыр буенча уку.

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

09.11



10 Сүз уртасында, сүз ахырында сонор [й] авазы, Й, й хәрефләре, [ң] авазы, ң хәрефе. Сүз уртасында, сүз ахырында сонор [й] авазы, Й, й хәрефләре, [ң] авазы, ң хәрефен өйрәнү

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

диалогта катнашу;

чылбыр буенча уку.

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

16.11



11 [йа], [йә], [йу], [йү] ,[йы], [йэ] авазлары. Я, я ; Ю,ю; Е,е хәрефләре. [йа], [йә], [йу], [йү] ,[йы], [йэ] авазлары. Я, я ; Ю,ю; Е,ехәрефләрен өйрәнү

Танып белү:

шартлы билгеләрнең телен белү;

тексттан билгеләнгән өзекне табу;

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

аңлап телдән сөйләү;

аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

диалогта катнашу;

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

23.11




12 Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар [д], [д'];[т], [т'] авазлары, Д, д; Т,т хәрефләре. [д], [д'];[т], [т'] авазлары, Д, д; Т,т хәрефләре.Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар төшенчәсен кертү

Танып белү:

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү;

аңлап телдән сөйләү;

аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

диалогта катнашу;

чылбыр буенча уку.

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

30.11



13 з], [з']; [с], [с'] авазлары. З, з ;С,с хәрефләре. Яшеренгән сүзне табу. з], [з']; [с], [с'] авазлары. З, з ;С,с хәрефләре. Яшеренгән сүзне табу.

Танып белү:

кирәкле мәгълүматны эзләү һәм табу;

модельләштерә белү;

аңлап телдән сөйләү;

аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

чылбыр буенча уку.

Регулятив:

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

07.12



14 [г], [г']; к], [к'] авазлары; Г, г ; К, к хәрефләре. "Идел елгасы" "Кама ярында" текстларыөстендә эшләү [г], [г']; к], [к'] авазлары; Г, г ; К, к хәрефләрен өйрәнү. "Идел елгасы" "Кама ярында" текстларны уку

Танып белү: Дәреслектә ориентлаша белү;

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

чылбыр буенча уку.

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

14.12



15 Ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] авазлары, В, в хәрефләре. [ф], [ф'] авазлары, Ф,ф хәрефләре Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар турында ныгыту.Ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] авазлары, В, в хәрефләре. [ф], [ф'] авазлары, Ф,ф хәрефләрен өйрәнү

Танып белү:

материальобъектларкулланыпбиремнәрүтәү; аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;чылбыр буенча уку.

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

21.12



16 б], [б'], [п], [п'] авазлары. Б, б ;П,п хәрефләре. Р. Миңнуллин "Сабантуй" шигыре б], [б'], [п], [п'] авазлары. Б, б ;П,п хәрефләре. Р. Миңнуллин "Сабантуй" шигырен уку

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;аңлап уку һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив:

Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,тиешенчә җавап бирү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

Шәхескә кагылышлы:

үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

11.01



17 ж] авазы, Ж, ж хәрефләре. [ш], [ш'] авазлары, Ш, ш хәрефләре. "Ташбака белән Куян" әкияте. ж] авазы, Ж, ж хәрефләре. [ш], [ш'] авазлары, Ш, ш хәрефләрен өйрәнү. "Ташбака белән Куян" әкиятен уку.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

18.01



18 [җ'] , [ч'] авазлары, Җ, җ ; Ч,ч хәрефләре. "Яшелчә бакчасы" тексты. [җ'] , [ч'] авазлары, Җ, җ ; Ч,ч хәрефләрен өйрәнү. "Яшелчә бакчасы" текстын уку

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

25.01




19 Парсыз саңгырау тартыклар [х], [х'] , [һ], [һ'] авазлары. Х, х; Һ, һ хәрефләре. Х.Халиков "Хәзинә" шигыре. [х], [х'] , [һ], [һ'] авазлары. Х, х; Һ, һ хәрефләрен өйрәнү. Х.Халиков "Хәзинә" шигырен уку.Парсыз саңгырау тартыклар төшенчәсен кертү

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

01.02



20 [йо] , [щ] авазлары. Ё, ё ; Щ,щ хәрефләре [йо] , [щ] авазлары. Ё, ё ; Щ,щ хәрефләрен өйрәнү

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

08.02



21 [ц], [ц'] авазлары, Ц,ц хәрефләре.

[ц], [ц'] авазлары, Ц,ц хәрефләрен өйрәнү.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

22.02



22 ь, ъ-нечкәлек һәм калынлык аеру билгеләре. ь, ъ-нечкәлек һәм калынлык аеру билгеләрен өйрәнү, үткәннәрне ныгыту.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү;

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы:

Күршеңә,сыйныфташларыңа ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

29.02



1. Сәяхәткә чыгу Аптыраткыч әкиятләр сере. Халык авыз иҗаты әсәрләре, өйрәнеләсе әсәрнең жанр үзенчәлеге: кече фольклор жанры, халык әкиятләре, аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

Танып белү:

тексттан билгеләнгән өзекне табу; дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

Коммуникатив:

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

диалогта катнашу;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү.

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү; үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;

07.03



2. Санамыш серләре Халык авыз иҗаты әсәрләре. Яттан белгән әсәрләрне дөрес сөйләү.

Танып белү:

тексттан билгеләнгән өзекне табу; дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

Коммуникатив:

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

диалогта катнашу;

сәнгатьле итеп уку;

этикет кагыйдәләрен белү.

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү; үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;

14.03



3




Табышмак ничек төзелә


Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге. Дөрес һәм йөгерек уку.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

04.04



4. Тизәйткечләр Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган хәлләргә дөрес бәя куя белә, диалог төзүдә катнаша.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

11.04



5. Рифма һәм шигырь мәгънәсе Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Әкиятләр һәм шигырьләрнең жанр үзенчәлекләре белән таныштыру.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

18.04



6. Поэзия һәм прозада сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашы Әдәби әкият, шигырьләрдә жанр үзенчәлеге. Төрле жанрдагы әсәрләрне тыңлый белү, аларның эчтәлеген аңлау, әсәр эчтәлеге буенча диалог төзүдә катнашу

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

25.04



7. Урман мәктәбендә Төрле жанрдагы әсәрләрне кычкырып уку, сөйләм үзенчәлеген ачыклау

Танып белү:

02.05



8. Малайлар һәм кызлар турында Төрле жанрдагы әсәрләрне кычкырып уку, сөйләм үзенчәлеген ачыклау

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу; дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

09.05



9. Такмазалар,уйдырмалар, әкиятләр, бишек җырлары Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәр буенча диалог төзү.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

07.05



10. Рәссам нәрсә күрә? Тест Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәргә ясалган иллюстрацияләр һәм аларның әсәрне аңлауда ярдәме

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;«Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую.

16.05



11. Рифмалашкан сүзләр. Тестларны анализлау. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен табу.

Танып белү:

текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

эзләнә,үзгәртә, таба белү.

Коммуникатив:

күршең белән хезмәттәшлек итү;

укытучының һәм иптәшләренең сорауларына җавап бирә белү;

сәнгатьле итеп уку;

Регулятив:

Үз фикерңне әйтә белү;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

үзеңнең эшеңне оештыра белү.

Шәхескә кагылышлы:

Кеше һәм үзең эшләгән гамәлләрне бәяли белү;үз уңышларың/

уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

23.05




Әлифба чорының ахырына укучылар: 1. Татар теленең авазларының сузык һәм тартык; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен; - сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын; - сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен; - сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын; - әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген; элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын; - һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш. 2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә; - анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана; - сүзне иҗекләргә бүлә; - схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый; - схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый; - сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә; - элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый; 3. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый; 4. Һәр укучы үзенә генә хас темпта текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый; - текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 - 3 җөмлә белән) ; - укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә; - тыңланган текстка исем куша белергә тиеш.

I сыйныфны тәмамлаганда укучыларга таләпләр:

  • әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
  • текст эчтәлеген аңлау;
  • проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
  • фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
  • тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
  • "Эчтәлек" битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
  • бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.
Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш • төрле авторларның 3 - 4 әсәрен яттан; • укылган әсәрләрнең эчтәлеген. Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану
  • китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү
  • мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау

Белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары 1нче сыйныфта укучыларга билге куелмый. Ел буе белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе ачыклана бара, үсеш карталарында күрсәтелә.








Әдәбият:

Дәреслекләр

1. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р.. - "Әлифба". 1 сыйныф. Дәреслек.. - К, Мәгариф/Вакыт 2011

2. Сафиуллина Г. М. Гарифуллина М. Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. - Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. - К, Мәгариф/Вакыт 2011.

Укучылар өчен тәкъдим ителгән ярдәмлекләр

1. "Әдәби уку" 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. - . К, Мәгариф/Вакыт 2011. Сафиуллина Г. М.

2. "Әдәби уку" 1 сыйныф . Хрестоматия. - . К, Мәгариф/Вакыт 2011

Сафиуллина Г.М Методик ярдәмлек: 1. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. . -"Әлифба". Укытучылар өчен методик кулланма / Казан: "Мәгариф - Вакыт"нәшр., 2011. 2. Сафиуллина Г. М. һ.б./ "Әдәби уку" Укытучылар өчен методик кулланма- Казан: Мәгариф - Вакыт, 2011 С.Г. Вәгыйзов. Кызыклы грамматика. Казан: Тат. кит.нәшр., Укучылар өчен өстәмә әдәбият: Татар халык әкиятләре. Казан: Тат. кит нәшр. 2000 Балалар фольклоры. Казан: "Мәгариф", 2000 Балачак китабым. Казан: "Мәгариф", 2004 Р.Ягъфәров. Кәҗә-мәкәрҗә. Казан: "Мәгариф", 1998. Г.Тукай, Ш.Галиев, Б.Рәхмәт, М.Җәлил китаплары. "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары. school.edu.ru/ it-n.ru school-collection.edu.ru/ nsc.1september.ru/urok/











Беркетмә

1 нче сыйныфта әдәби укудан арадаш аттестация үткәрү өчен контроль-үлчәү материалының күрсәтмә варианты



Якынча йомгаклау тесты

1вариант.

  1. "Керпе нигә курыкмый" әкиятендә Керпе нигә энәләрен кире алган?

а) авыр вакытта аңа ярдәм итмәгәннәр;

б) Керпе саран булган;

в) Керпе аларга үпкәләгән.

2."Песәй" әкиятен кем иҗат иткән ?

а)Ф. Яруллин;

б) татар халык әкияте;

в)Г. Тукай.

3.Әкият геройлары кемнәр алар?

а) әкияттә катнашмаучылар;

б)әкияттә катнашучылар ;

в) әкияттә катнашучы кешеләр.

4.Шәвәли кайсы авторның герое?

а)Ә.Баян;

б)Ш. Галиев
в) Ф. Яруллин.

5.Хакас халык әкияте"Абый белән эне "нәрсә турында?

а)ярлылык турында;

б)туганлык турында;

в)икмәк турында.

2 вариант

1. "Керпе нигә курыкмый" әкиятендә Керпе нигә беркемнән дә курыкмаган икән?

а) усал булган;

б) энәләре булганга;

в) дуслары күп булганга.

2."Сайланма әсәрләр" нәрсә дигән сүз ул?

а) китаптагы әсәрләр;

б) язучының иң яхшы әсәрләре;

в) кызыклы әсәрләр.

3.Ф. Яруллинның "Хыялый чебеш"әсәренә ни өчен шундый исем бирелгән?

а) чебеш очарга хыялланып йөргән;

б) башка хыяллары да булган;

в)чебеш бик бәләкәй булган.

4.Нәрсә ул хикәя?

а) күңелле хәлләр турында;

б) чынлыкта булган хәлләр турында;

в) төрле кызык хәлләр турында.

5. Шәвәли кайсы авторның герое?

а)Ә.Баян;

б)Ш. Галиев
в) Ф. Яруллин.

Тест биремнәрен бәяләү спецификациясе.



Һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Дөрес булмаган җавапка 0.

Нәтиҗәдә түбәндәге билгеләр куела.

«5» ле билгесе 100 % дөрес эшләнгән җавапларга.

«4» ле билгесе 80 % дөрес эшләнгән җавапларга.

«3» ле билгесе 60 % дөрес эшләнгән җавапларга.

«2» ле билгесе 50 % тан да кимрәк дөрес эшләнгән җавапларга.


© 2010-2022