Табышмак - зиһен ачкычы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
ТАБЫШМАК - ЗИҺЕН АЧКЫЧЫ Максат: Балаларның зирәклеген, күзәтүчәнлеген үстерү. Табышмакларның үзенчәлѳкләрен аңларга, тиз фикер йѳртергѳ ѳйрәтү. Балаларда үзара аралаша белү культурасы тәрбияләү. Җиһазлау. «Кем тапкыр, кем зирәк - җавап таба тизрәк», «Тапкырларга, зирәкләргѳ бездә урын түрдән», «Табышмак - Зиһен ачкычы» дип язылган плакатлар, табышмаклар язылган карточкалар, тѳрле предмет рѳсемнәре, уенчык яки кәрәзле телефон.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле иртә, балалар! Кѳннәрегез имин үтсен. Без бүген табышмаклар дѳньясына юл тотарбыз. Бу серле һәм мавыктыргыч дѳньяда кемнең генә буласы килмәс икән... Үзегез белән зиһен ачкычларыгызны алырга онытмагыз.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Табышмак сүзе нинди тамырдан ясалган икән?
  • Тап тамырыннан
  • Сез беләсезме, табышмак сүзен борынгылар табагач, тамысык дип тә йѳргәннәр. Себер татарлары аны эле хәзер дә «тамарсык» дип йѳртәләр. Ә төрки халыклар табышмакны «йомак» дип атаганнар.
  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  • Бүген без табышмаклар ярышы уздырырбыз. Табышмакның җавабын таба алмаган кешегә җаза бирербез. Сез беләсезме, Гавай утрауларында яшәүче кабилѳләр табышмакның җавабын таба алмаган кешеләрне утта яндырганнар. Ә Һиндстанда андыйларны суга батырганнар. Эвенк дигән халыклар эле XX гасыр башында да үсмер егетләрне ирләр сафына кабул итү ритуалында табышмак әйтеп сынаганнар.
Ә табышмакның җавабын таба алмаган егетне татар халык әкиятләрендә нинди җаза кѳтә?
  • Патша тарафыннан башы кистерелә.
  • Ә без җавап таба алмаганнарга башка тѳрле җәза бирербез. Белә- сезме, Пушкин яшәгән заманда перчатка ыргыту нәрсәне аңлаткан?
  • Дуэльгә чакыруны аңлаткан.
  • Ә безнең татар яшьләре кич утырганда бияләй атышып уйнаганнар. Бияләйне аласың, менә шулай туп кебек итеп тѳрәсең дә, үзеңне кызык сындырган сорау биреп, кемгә дә булса ыргытасың. Сорау ничек кенә четерекле булмасын, бѳтен халык алдында тапкыр җавап әйтеп котылырга кирәк. Менә хәзер мин бер кешегә табышмак әйтеп, бияләйне ыргытам. Ул җавабын тапмаса, берәр әйберсен алып баручыга бирә. Үзе тагын бер табышмак әйтеп, башка берәр кешегә ыргыта.

  1. Рефлексия.
Үрнәк ѳчен табышмаклар.
  1. Аягын алдым таякка,
Үзен алдым кочакка, Колагын алдым түшәмгә, Башын алдым буяуга. (Агач.) 2. Тәне - тышта, күлмәге - эчтә, мәлихәсе - башында. (Шәм.) 3. Тѳпсез дәрья тѳбендә кѳмеш беләзегем ята. (Күк һәм ай.) 4. Аягы бар, кулы юк, аркасы бар, түше юк. (Урындык.)
  1. Алты аяклы, ике башлы, ике борылы, дүрт колаклы, дүрт күзле, ул нәрсә? (Ат һәм җайдак.)
  1. Бер өйдә җитмеш кеше, барысы да чалмалы. (Шырпы.)

  1. Кечкенә генә таш сандык, сандык эченә мал салдык,
Ачкычын табалмагач, капкачын ватып алдык. (Чикләвек ватып ашау күренеше.)
  1. Армый - талмый
Бер иярсә, калмый. Ансыз эт тә йѳрми, Борыны гына сизми. (Күләгә.)
  1. Дѳньяда нәрсә тамырсыз үсә? (Таш.)
  2. Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк. ( Су.)
  1. Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы.)
  2. Агачтан биек, үләннән кечкенә.(Яфрак.)
  3. Балтасыз - пычаксыз кечкенә генә өй эшләнгән. (Кош оясы.)
  4. Ике йолдыз - караңгыда тыз да быз. (Мәче күзләре.)
  5. Ике күрше бер - берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый. (Ике күз.)
  6. Сѳйдергән дә шул, биздергән дә шул.
Иң татлы да шул, иң ачы да шул.(Тел)
  1. Атайдан калган иске тун,
Ябын да, җылысында кун. (Кара урман.)
  1. Ялтыр - йолтыр итә,
Җир астыннан яшен үтә. (Печән чабу.)
  1. Әгъри бакта, бәгъри бакта.
Уртасында көмеш такта. Җаны юк каны юк Үләм, диеп җылый. (Гармун.)
  1. . Җил үтми, күз үтә. ( Тәрәзә.)
  1. Үзе миңа кѳлә, үзе мине күрми. (Кѳзге.)
  2. Ул кешедән калмас, кеше дѳ аннан калмаска тырышыр. (Сәгать.)
  • Ѳмәләрдә киңдер тукып, тукмаклар белән тукмаклый торган булган- нар. Эш беткәч, «тукмак әйләндерешә ле» уйнаганнар. Без дә шундый уен уйнап алыйк еле. Тукмак башы кемне күрсәтә, шул табышмак әйтергә тиеш.
(Ѳстәл уртасында уенчык телефон тора. Кәрәзле телефон да кулланырга мѳмкин. Җавапны белмәгән очракта бала дустына, апасына, абыйсына шалтыраратырга мөмкин.)
  • Кичәбез ахырына якынлашып килә.
Җавап таба алмаганнарны җаза көтә. Җыелган әйберләрне китерегез. Бер укучы әйберләргә арты белән баса. Алып баручы әйберне тамашачыга күрсәтеп: «Бу кешегә ни җаза?» -ди. Җаза тѳрләре. А) Ун елак баланың яшен сѳртсен. (Тәрәзә парын сертү.) Б) Аяк белән чигү чиксен. (Бию.) В) Баздан багананы алып күрсәтсен. (Аяктан итекне салу.) Г) Кызыл мәче баласын агач ѳстендә уйнатсын. (Шырпы яндыру.) Д) Укый белмәгәнне яздырсын. (Ручка белән язу.) Е) Юлга чыксын, ике юл чатына җитсен, шул ике юл буйлап китсен. (Чалбар кию.) Ж) Бер тишектән керсен, ѳч тишектән чыксын. (Майка яки күлмәк кию.) З) Сазда камыш аралаттырсын. (Чәч тарау.)
  • Аптырамышпар җазаларын алдылар, зирәклекләре дә арткандыр. Шуның белен кичәбез дә тәмам булды.



© 2010-2022