Класс сәгате Гаилә - җылы учак

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе









Гаилә - җылы учак

Тәрбия сәгате





Укытучы: Шәймәрдәнова Рузалина Гаязетдиновна

2011 нче ел

Тема:Гаилә - җылы учак.

Максат: балаларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү;

гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал:"Көч һәм рух тамырлары" китабы,"Көмеш кыңгырау"газетасы, "Уку китабы", Р.Г.Ягъфәрова,(4класс),"Әдәплелек дәресләре"-4класс, "Татар халык мәкальләре" китабы. Мәкальләр язылган плакатлар. Презентация





Дәрес барышы

  1. Оештыру.Психологик уңай халәт тудыру.

  2. Уку мәсьәләсен кую.

1.Д.Нигъмәтуллина башкаруында"Хатын-кыз бәхете" исемле җырга клип карау.

- Җыр нәрсә турында?(гаилә бәхете)

- Хатын-кыз, әни кеше өчен иң кадерлесе нәрсә?

- (Тормыш иптәшең, балаларың булу.)

- Кеше тормышында иң мөһиме гаиләле булу.

- Димәк, без бүген класс сәгатендә гаилә темасына сөйләшербез.

Уку мәсьәләсен чишү.

1.1нче слайд.Гаилә бәхете-ил бәхете.

Гаилә бәхете-ил бәхете, ди халык. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз.

2.

- Гаилә һәр кешегә кирәк җылы учак ул.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Сезнең гаиләдә кемнәр бар? Сез ничек яшисез? Шул турыда сөйләгез әле. (Балалар үзләренең гаиләләре турында язып килгән хикәяләрен укыйлар.)

3.

- Димәк, гаилә ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши.

- Гаиләне кемнәр төзи? Әлбәттә, гаилә яшь егет белән кызның саф мәхәббәтеннән башлана.Алар катлаулы тормыш сукмагыннан бергә атлап барырга, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәргә, акыллы, сау-сәламәтбалалар тәрбияләргә өметләр баглап гаилә коралар.

4.2нче слайд.Әни кеше гаиләдә иң изге, хөрмәтле кеше.

Н.Толстойның "Балачак" әсәреннән өзек уку, фикер алышу(47-48б.).

- Нинди әсәрдән өзек? Авторы кем? Бала кемгә карап утырырга яраткан? Бала үзенең янында кемнең булуын теләгән?Әнисе баланы ничек иркәли?

- Сезне дә әниләрегез яратамы? Иркәлиме? Нинди сүзләр белән иркәлиләр? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Сез дә әниләрегезне яратасызмы? Матур сүзләр әйтәсезме?(Җаваплар тыңлана.)

- Үскәч аларны яратуыгызны ничек белдерерсез?Акыллы булып, аларны кайгыртмый яшәсәгез әниләр бәхетле була.

- Әни, әнкәй, әнием! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия бу сүзләр. Гаиләдә ана иң изге, хөрмәтле кеше."Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың", ди халык. Ана газаплар белән баласын тудыра аны аякка бастыру өчен көчен дә сәламәтлеген дә кызганмый.Балалары йөзгә кызыллык китерми торган чын кеше булып үссә - чиксез горурлана, шатлана.Ана кешенең бәхете шунда.

5.3нче слайд.Әтиле кеше-бәхетле кеше.

-"Әтисе булган кеше - бәхетле кеше", ди халкыбыз.Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы, гаиләне яклаучы, туендыручы. Яшәү шартлары булдыручы буларак игътибарга лаек.

-"Атасы кем - углы шул", ди халык.Сез әтиләрегездән нәрсәләргә өйрәнәсез? (Балаларның җаваплары.)

- Әти-әни пар канатлар булып, гомер юлларыннан матур итеп атлаучы гаиләләрнең балалары да бәхетле була.М.Гафуриның шул турыда язылган" Ата-ана"шигырен тыңлап китик.

6.

-Татар гаиләсендә элек-электән үк түр башында әби белән бабай утырган, аларның киңәш-табышыннан башка йортта берни дә эшләнмәгән."Картлар сүзен-капчыкка, яшьләр сүзен янчыкка", дигән әйтем бар халыкта.Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган?

-Әби-бабаларыгыз сезгә нинди киңәшләр бирә?

7.Педагогик ситуация чишү.("Көч һәм рух тамырлары"китабы,14б.)

-Сез, Илгиз урынында булсагыз, нишләр идегез?Әби-бабаларыгыз сезнең әти-әниләрегезне якты дөньяга тудырган, аларны кеше иткән һәм сезне дә тәрбияләргә булышалар.Алардан башка сез дә булмаган балыр идегез.Гаилә әгъзаларының һәркайсына игътибарлы. Ихтирамлы булганда гына тату яшәп була.

8.4нче слайд.Абыйлар-сеңелләр.

Абыйлар - сеңелләр турында.Р.Фәхретдиннең"Туганнар әдәбе" өйрәтмәләрендә шундый юллар бар:"Туганнарыгызны хөрмәт итегез, алар белән әдәпле булыгыз. Чөнки әти-әниләрегездән соң иң якын кешеләрегез - туганнарыгыз".Сезнең дә һәрберегезнең я апасы, я абыйсы, я сеңлесе бар.Сез алар белән нинди мөнәсәбәттә соң? Кайчагында якын кешеләребез-абый, апа, сеңел энкәшләр белән уртак тел табуы бик кыен."Көмеш кыңгырау" газетасының 19.01 санында шушы темага басылган мәкалә белән таныштырып китәм.

-Апа белән сеңел үзара мөнәсәбәтләрен ничек җайлаганнар?

(Җаваплар тыңлана.)

-Ш.Галиевнең "Миңа!Миңа!Үземә! шигырен тыңлап китик.Шигырьдәге малайның үз-үзен тотышы сезгә ошадымы?

-Р.Фәхретдиннең "Туганнар әдәбе"өйрәтмәләрендә болай дип язылган:"Үзегездән олы булган туганнарыгызны ата-анагыз кебек күрегез, аларны сөегез.Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, кулында булган әйберен кычкыртып алмагыз, чөнки бу эшләр аларның күңеле боегуга һәм ата-анагызның ачулануына сәбәп булыр".

Рефлексия.

1.5нче слайд."Мәкальне тәмамла!"уены.

- Дәрестән нинди сабаклар алдыгыз? Белемегезне тикшереп карыйк әле.Минә сезгә гаилә темасына мәкальләр , сез тәмамларсыз һәм мәгънәләрен аңлатырсыз.

-Ата-анасын тыңлаган адәм булган,.... ...

-Атасы барның ... ... .

-Картлар сүзен-капчыкка, ... ... ... .

-Бәхет аналарның аяк ... .

2.

-Әти-әниләрен яраткан, өлкән кешеләрне хөрмәт иткән, туганнары белән дус, тату яшәгән кеше бәхетле була.Сез дә әти-әниләрегезнең сүзен тыңлап, әби-бабаларыгызны хөрмәтләп, туганнарыгыз белән бер-брегезгә юл куеп яшәгез!Балачагыгыз бәхетле булсын!



© 2010-2022