Классный час на темуТишек хәтер
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Мухаметшина И.А. |
Дата | 17.10.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбе укытучысы Мухаметшина Ирина әзерләде. Эндәшә белү-зур осталык. Максат: итәгатьле була белү сыйфатлары тәрбияләү, өлкәннәр белән хөрмәт итеп, матур итеп сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү, хаталарны таный белү сыйфатларын тәрбияләү.
1.Уку мәсьәләсен кую. Тишек хәтер.(инсценировка) Малай сөтле чәй чөмерә-чөмерә, кайнар, майлы коймакны тәмләп чәйни генә башлый, күзләре ботинкаларына төшә. -Ах! Бу әбине! Тагын оныткан бит. Бигрәк хәтерсезгә әйләнде соңгы вакытта. Күр инде, тагын ялтыратмаган минем ботинкаларны. Әгәр күрмәгән булсам шуны. Шул килеш мәктәпкә киткән булсам... Билләһи, сыйныфташлар алдында оятка кала идем. - Әби, дим, әби! (аяк тибеп кычкыра) - Әү, улым, коймагың беттеме? Хәзер өлгертәм, хәзер...(Әби йөгереп кергәндә абына.Савытны алып,коймак алып кермәкче була.) - Коймак кайгысы түгел әле монда, әби. Кил әле! - Ни булды, бәпкәем! (бер алдына,бер артына төшә)
-Ну, бу әбине! Ни булды диген була бит, житмәсә! Бигрәк хәтерсезгә әйләнде. - Әби, боргаланмыйча гына әйт әле: нәрсә эшләргә оныттың син бүген? - Уф, Аллакаем, нәрсәне генә оныттым икән тагын? Уф, бу хәтерсез башкайларымны... - Жәһәтрәк исеңә төшер, әби, мәктәпкә соңга калдырасың. - Өстәлдә чәчелеп яткан әсбапларыңны букчаңа сал- дым инде...(Китапларын карый.)Пинжәгеңнең сәдәпләрен тактым.. Нәрсәне генә оныттым икән соң? - Тизрәк, тизрәк, әби! Ашыгам.(Сәгатькә күрсәтә.) - Кичә каләмеңне югалткан идең, аны табып бирдем шикелле...(үрмәләп өстәл асларын карый) Күлмегеңне үтәкләдем... Букчаңа өч алма тыктым... - Их әби, әби... үзем әйтмәсәм, бернәрсә дә белмисең бит син. Кара менә, кара. Чалбарга түгеллә инде! Ботинка ларга кара! Күрәсеңме, үтүклән... кремланмаган бит! Ничек шуны онытасы иттең инде, әби? - Әй, бу башкайларымны, әй, бу тишек хәтеркәйләремне... Коймак пешерәм дип, онытыплар жибәргәнмен бит! Хәзер, улым, хәзер.(йөгереп барып щётка алып килә,тырышып-тырышып ышкый)
- Колагыңа шуны киртләп куй, әби, ялтырап торган ботинка - укучының куңел көзгесе ул! Шуны онытма... - Шулайдыр инде анысы, балакаем, шулайдыр... Малай ике коймакны бөтереп авызына чумдыра. Әби, мышкылдый-мышкылдый, ботинкаларны ялтырата. -Ну , акрын да кыймылдый инде. Кара инде, кара... Кит инде-е-е... Башка берәү булса, әйтер идем мин аңа. Үземнең әбием шул. Әйтеп булмый.Әй,бигрәкләр дә яратам инде үзен. - Ярар, әби, житәр. Бик ук ялтырап тормаса да ярар инде бу юлы. Иртәгә шәп итеп ялтыратырсың... Ой! Соңга калам бит!.. (Ике-өч коймакны әлектерә дә чыгып йөгерә. Артыннан әби нидер кычкырып кала) -Улым,улым...Ботинкаларың..Әй бу баланы.. -Өлгердем! (Атылып класска килеп керүгә, классташлары дәррәү көлеп жибәләр. Башын иеп, аякларына караса... ботинкалары өйдә онытылып калган!) -Ну, бу әбине! Ботинкаларны аякларга кидерергә оныткан бит, хәтерсез! Әй,әби,әби! Ләбиб Лерон. 2. Укучыларга күмәкләп тикшерү өчен сораулар. -Малайның әбисе нишләргә оныткан? -Малайның әбисенә мөнәсәбәте сезгә ошадымы? Ошаса ни өчен, ошамаса ни өчен? -Малай ошадымы сезгә? Ни өчен? -"Ялтырап торган ботинка -укучының күңел көзгесе ул", -дигән сүзләр дөресме? -Малай әбисеннән ботинкасын чистарттырып дөрес эшлиме? -Монда нишләргә кирәк иде? -Малайның күлмәкләрен,чалбарларын үтүкләве,сәдәфләрен тагуы,сумкасын тутырып куюы сезгә ошадымы? -Малай әбисен чын күңелдән яратамы, әллә сүз белән генәме? 3.Уку мәсьәләсен чишү. 1 .-Сез малайның әбисе урынында булсагыз, нишләр идегез? -Малай урынында булсагыз үзегезне ничек тотарсыз? -Әсәр "Тишек хәтер" дип атала. Кемнең хәтере тишек булган соң? -Малайның хатасын төзәтеп буламы? Ул әбисенә ничек эндәшә? (тавышын күтәреп, аяк тибеп,приказ тибында) -Бу яратумы? Өлкәннәрне яратуны сез ничек аңлыйсыз? 2.Малайга ни өчен оят булган ? Үзе өченме, әллә әбисе өченме? 3. Нәрсә ул "оят"? Начарлыгыңны, гаеп эшләвеңне аңлаудан соң туган уңайсызлану, үкенү хисе. -Мин оятымнан җир тишегенә керергә әзер идем. -..аһ,оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә. Г.Тукай. Көтелгән план үрнәге. - Өлкәннәргә ихтирам белән карарга.
- Үзең эшли алырдай эшләрне өлкәннәргә эшләтмә, үзең аларга гел ярдәм итеп тор.
- Үзеңнең кыланышларың турында уйлан,нәтиҗә яса һәм аларны кабатламаска тырыш.
- Гафу үтенә бел.
4. Рефлексия. Бу дәрестән сез үзегезгә нинди сабак алдыгыз? - Өйгә эш бирү.
"Әбием " темасына хикәя язып килегез.